16+

Ким Миңнуллин: «Кадрлар бүген дә барысын да хәл итә» 

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин белән Татарстан Фәннәр академиясендә гуманитар фәннәр үсеше, фәндә кадрлар проблемасы, элмә такталарны тәрҗемә итү мәсьәләләре турында сөйләштек. 

Ким Миңнуллин: «Кадрлар бүген дә барысын да хәл итә» 

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин белән Татарстан Фәннәр академиясендә гуманитар фәннәр үсеше, фәндә кадрлар проблемасы, элмә такталарны тәрҗемә итү мәсьәләләре турында сөйләштек. 

– Ким Мөгаллимович, институтның төп эшчәнлеге, соңгы вакытлардагы яңалыклары белән якыннанрак таныштырып уза алмассызмы? Соңгы елларда институтта нинди хезмәтләр басылды? 

– Татарстандагы гуманитар фәнне 90нчы елларга кадәрге һәм аннан соңгы чорга бүлеп карарга була. 90нчы елга кадәр безнең институт бердәнбер академик институт булып яшәде. Шул еллар башында Фәннәр академиясе төзелгәч, аның составындагы гуманитар юнәлештәге башка институтлар барлыкка килде. Безнең институт исә 80 еллыгына бара һәм бүгенге көндә дә күп тармаклы булып калды. Эшчәнлегебезгә килгәндә, проектларыбыз арасында шактый озак еллар эшләнгәннәре дә, яңалары да бар. Аларның бер өлеше күптомлыклар белән бара. Мәсәлән, Габдулла Тукайның 130 еллыгына 6 томлыгын өр-яңадан эшләп чыктык, Гаяз Исхакыйның 15 томлыгы дөнья күрде. Галимҗан Ибраһимовның 15 томлык «Сайланма әсәрләре»нең 5 томы нәшер ителде. Моннан тыш, Габдулла Тукай темасы буенча яңа проект гамәлгә ашырыла башлады. Әлеге проект кысаларында татар һәм рус телләрендә әзерләнгән беренче китап 2018 елда дөнья күрде дә инде, ул «Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты (Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар (1886-1907)» дип атала. 90нчы елларда эшли башлаган Тукай энциклопедиясе дә киң җәмәгатьчелеккә барып иреште. Болардан кала, зур проектларыбызның тагын берсе – «Татар әдәбияты тарихы»ның 8 томлыгын эшләү. Институт тарихында беренче тапкыр халык иҗаты буенча рус телендә басма әзерләү эше тормышка ашырыла. 15 томның 7се басылып та чыкты. Параллель рәвештә татар халык иҗатының татар телендәге 25 томлык җыелмасы эшләнеп килә. Берничә томын киләсе елга басмага тапшырырбыз дип уйлыйбыз. Шулай ук әдәбият буенча монографик хезмәтләр дә дөнья күрә тора. Татар дөньясында тирән эз калдырган шәхесләребезне фотолар аша күрсәтү белән бәйле китаплар сериясе дә киң җәмәгатьчелек тарафыннан уңай бәяләнеп килә. Тагын бер зур эш юнәлешебез Язма һәм музыкаль мирас үзәге эшчәнлеге белән бәйле. Аның үзенчәлеге шунда: бүгенге көнгә кадәр дөнья күрмәгән яки революциягә кадәрге чорда каядыр басылып, шул газеталарда калган материалларны туплап, «Рухи мирас» сериясе басмалары рәвешендә фәнни әйләнешкә кертеп җибәрү. Болардан тыш, тел белеме юнәлешендә дә академик басмалар әзерләнә. Мәсәлән, 6 томлык «Аңлатмалы сүзлек», 3 томлык «Әдәби тел тарихы», 3 томлык «Татар теленең академик грамматикасы», 3 томлык «Татар теленең академик лексикологиясе». Тагын бер зур проектыбыз – фәнни экспедицияләр нәтиҗәсе буларак дөнья күргән басмалар. Без ел саен милләттәшләребез яшәгән чит төбәкләргә ике-өч экспедиция оештырабыз. Тупланган материаллар «Милли-мәдәни мирасыбыз» сериясе рәвешендә халыкка җиткерелә, фәнни әйләнешкә кертелә бара. Әлеге юнәлештәге 20гә якын китап дөнья күрде инде. Болардан тыш, сәнгать юнәлешендә дә зур эшләр алып барыла. Татар телендәге бердәнбер академик юнәлештәге басма – «Фәнни Татарстан» журналын әзерләү һәм нәшер итү шулай ук безнең Институт көче белән башкарыла. Әлеге проектларның күбесе «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү», «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау (2014-2019)» дәүләт программалары кысаларында тормышка ашырыла.

– Хезмәтләрне, сүзлекләрне электрон форматта халыкка җиткерүдә институтта нинди эшләр башкарыла? 

– Соңгы өч-дүрт ел дәвамында Институтта әзерләнеп дөнья күргән барлык китапларның да электрон вариантлары рәсми сайтыбызга урнаштырылып барыла. Сүзлекләр юнәлешендә башкарыла торган зур проектлар параллель рәвештә электрон форматта да гамәлгә ашырыла. Моның төп максаты – киң җәмәгатьчелекнең әлеге материаллардан файдалана алуы өчен мөмкинлекләр тудыру. Институтта элегрәк әзерләнгән, моннан тыш хөкүмәт нәшриятларында басылып чыккан сүзлекләрне дә күпфункцияле фондка урнаштыру, әлеге базаны камилләштерү эше бара. 

– Ким Мөгаллимович, хезмәтләрне, сүзлекләрне укучыга электрон форматта тәкъдим иткәндә нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килә?

– Теге яки бу фәнни хезмәтне интернетка урнаштыру турыдан-туры гына башкарыла алмый, бу электрон версияне тиешле форматта әзерләү зарурлыгына бәйле. Димәк, өстәмә белгечләр җәлеп итәргә, үзебезгә яраклы рәвештә махсуслашкан программалар эшләтергә, профессионалларны чакырыр өчен яхшы хезмәт хакы түләргә кирәк. Сүзлекләр буенча тел корпуслары эшли башлыйбыз икән, кешенең программист булу өстенә филологияне дә аңлавы мөһим. Бар яктан да килгән белгечне табу җиңел түгел. Атап үтелгән дәүләт программалары безгә кирәкле белгечләрне эшкә чакыру мөмкинлеген бирә. Мәсәлән, «Габдулла Тукай энциклопедиясе»н эшләгәндә 130дан артык белгеч катнашты. Моннан тыш, дәүләт программалары ярдәме белән, эпиграфик материалларны, кабер ташларын өйрәнү юнәлешен шактый җәелдереп җибәрә алдык. 

– Ким Мөгаллимович, институтта кадрлар белән тәэмин ителеш мәсьәләсе ничек тора? 

– Ул һәрвакыт катлаулы мәсьәлә булып торган. «Кадрлар барысын да хәл итә» дигән сүзләр юктан гына уйлап чыгарылмавын әлеге мәсьәлә белән күзгә-күз очрашкач аңлыйсың. Институтка килеп эшли башлавыма унөченче ел бара. Бигрәк тә безнең өчен илдә барган үзгәреш, тизлек, Россиянең тышкы, эчке сәясәте вазгыятендә кадрлар туплау шактый кыен мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Дөрес, институтка соңгы елларда яшьләр бик күп килде. Буыннар алышынуы булды, ул – катлаулы процесс. Буыннар алышуы бервакытта да тигез генә, җиңел генә узмый. Яшьләр килә, ләкин алар бер җиргә дә әзерлек белән килә алмый. Алар белән кем эшләргә, кем аякка бастырырга тиеш? Бездә дә буыннар чылбыру өзелү проблемасы бар. Милли кадрлар әзерләүдә 90нчы елларда зур мөмкинлекләр булып та, буыннар чылбыры эзлекле рәвештә ялганып бармады. Менә хәзер гуманитар фән дөньясын алып карыйсыз икән, 50-60 яшьлек белгечләр – формалашып бетмәгән, тиешле урынын ала алмаган, халкыбызга тиешле хезмәтләр бирә алмаган буын. Сан ягыннан да шулай. Аның сәбәпләре төрле. Бу турыда ныклап торып уйланасы, эзләнәсе, сәбәпләрен табасы бар әле. Бабайлар буыны оныкларны тәрбияләргә тиеш булып чыга. Ә бу әйбәт күренеш түгел. Ата-ананың үз урыны булырга тиеш. Алар тәрбияли, ә бабайлар ярдәм итә. Гаиләдә дә, җәмгыятьтә дә, фәндә дә шулай. Уртада зур өзеклек барлыкка килү – фән өчен зур зыян сала торган күренеш. Безнең штатта хәзер, шартлы рәвештә әйтәм, 75 яшьлек өлкәннәр, берән-сәрән урта буын һәм 30-35 яшьлек яшьләр. Менә бу яшь буынны тәрбияләү, аларны аякка бастыру, киләчәген кайгырту бик катлаулы мәсьәлә булып чыга. Аның нәтиҗәсе әйбәт түгел. Бүгенге көндә институтта бүлек җитәкчеләренең күпчелеге 30 яшь белән 40 яшь арасында. 25 яшьлек аспирантлар килә. Аларны 35 яшьлекләр өйрәтергә тиеш булып чыга. Ә алар докторлык диссертацияләрен яклап, үз юлларын узып бетмәгән бит. 20-25 яшьлек аспирантлар белән 50-60 яшьлекләр эшләргә тиеш. Мондый мәсьәлә килеп чыгуда өлкән буынның да җаваплылыгы бар. Шуңа күрә алга таба бу күренешнең сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Нәрсәне эшләп бетермәгәнбез? Ялгышлыклар кайда киткән? Бу мәсьәләнең үзенең механизмы булырга тиеш. Җәмгыять шуны таләп итә. Ул әйбер турында бик сөйләшергә яратмасак та, проблемалары шактый. Кадрлар әзерләүнең тагын бер проблемасы бар: ул, 90нчы елларда җәмгыятьтә зур үзгәрешләр булу сәбәпле, фәнни мәктәпләр арасындагы өзеклекләр барлыкка килүе. Мәскәү, Санкт-Петербург, төрки дөнья һәм башка республикаларның мөстәкыйльлеккә китүе, җәмгыятьтә икътисади проблемалар килеп чыгуы, фәнне финанслау катлаулану тагын бер тапкыр фәнне аксатуга китереп чыгара. Икенче яктан, үзебездә диссертация яклау советлары барлыкка килде, үзебез фән кандидатлары, фән докторлары әзерли башладык, Фәннәр академиясе барлыкка килде. Әмма ул «барлык белгечләрне дә бары тик үзебездә генә әзерләргә мөмкинлегебез бар икән, үзебездә генә әзерлибез» дигән фикергә китереп чыгарырга тиеш түгел иде. Ул багланышларны өзә, үз казаныңда кайнауга китерә, «кан алыштыру» дигән әйбер бетә. Шуның белән тагын бер тапкыр сыйфатка китереп суга. Моның да сәбәпләрен ачыклау зарур. Болар барысы да – комплекслы килеп каралырга тиешле мәсьәләләр. 

– Сезгә бурыч итеп куелган тагын бер юнәлеш – элмә такталар, урам исемнәрен тәрҗемә итү турында да сөйләшик әле.

– Болар – шулай ук эзлекле рәвештә якын килүне таләп итә торган четерекле, катлаулы мәсьәләләр. 90нчы елларда без әлеге мәсьәләләр белән системалы рәвештә, базаларны ныгыта-ныгыта, белгечләр әзерли-әзерли шөгыльләндек. Соңрак ул тагын сүрелә төште. 2017 елда әлеге мәсьәлә буенча Хөкүмәт карары кабул ителде. Дөрес, анда сүз эшнең бер юнәлеше – дәүләт оешмаларындагы барлык элмә такталар ике телдә булырга һәм барлык таләпләргә җавап бирергә тиешлеге турында гына бара. Моның өчен җаваплы оешма буларак безнең институт билгеләнгән. Шуңа күрә хәзер республикадагы барлык оешмалар белән актив эш бара. Бүгенге көндә 3 меңнән артык элмә тактага бәйле мөрәҗәгатьләр каралды. Тәрҗемә ителгән булса, тикшереп җибәрәбез. Тәрҗемә ителмәгән булса, тәрҗемә итәбез. Ләкин республика буенча гомуми планда механизм салынмаган. Бу мәсьәләләрне болай итеп кенә эшләүне барыбер дөрес дип санамыйм. Бер ноктага карап кына өмет итәргә ярамый. Һәр район, шәһәрдә үзләренең белгечләре булырга тиеш. Барлык яңартыла торган элмә такталарга карата закон үтәлергә тиеш. Шуңа күрә район-шәһәрләрдә башлыклар бу мәсьәләне көн тәртибендә тотсын иде. Ләкин бу, кызганычка, тиешле дәрәҗәдә үтәлми. Без нәрсә тәкъдим итәбез? Һәр районда үзләренең тәрҗемәсе булырга тиеш. Ә без, академик оешма буларак, алар белән эшләргә, семинарлар уздырырга, ниндидер кулланмалар чыгарырга, электрон почта аша элемтә тотып, консультацияләр бирергә тиешбез. Әгәр республикада шушы эшләр белән шөгыльләнә торган 100 кеше бар икән, без алар белән төрле юнәлештә эшләргә, камилләштерергә әзер. Ике-өч ел эчендә алар әйбәт кенә белгеч булып формалаша алырлар иде. Шуңа күрә тиешле механизмы салынмаса, алга китеш без өмет иткәнчә, без теләгәнчә була алмый.

Фото Татар-информ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading