Шәһри Казан

«Китап белән кермәгәнне компьютер белән кермәсә, нишләрбез?!»

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты оештырган «Татарча диктант» инде дүртенче тапкыр узды. Анда елдан-ел күбрәк илләр һәм күбрәк кеше катнаша. Үзеңне сынап карау өчен менә дигән форсат бу.

Татарча дөрес яза алуыңны гына түгел, милли горурлыгыңны, милли үзаңыңны билгели торган чара да булганга, быелгысын да Җир шарының 85 мең кешесе язган. 22 чит илдәге милләттәшләребез дә катнашкан. Күп кенә җирләрдә олысы-кечесенең күңелендә озак истә калырлык итеп чып-чын бәйрәмгә әйләндергән бу чараны оештыручылар.

Калфаклы-коймаклы

Әкиятче һәм батыр Абдулла Алиш исемен йөртүче 20нче гимназиядә татарча диктантны алты урында яз­дылар. Иң тәэсирлесе
Бө­тен­­дөнья татар конгрессы Башкарма комитетының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Казан бүлекчәсе әгъзаларыныкы булгандыр. Аларның күбесе милли киемнәрдән һәм барысы да сәйләннәр тезелгән калфаклардан иде. Әлеге оешманың җитәкчесе һәм бу гимназиянең директоры Рәхимә Арсланова үзе дә калфаклы ханым-туташларын ак калфак киеп, кайнар чәй, майлы коймаклы мул табын белән каршы алды. Башкача була да алмый. Диктант язарга килүчеләрнең барысы да озын хезмәт юлы узган олы хөрмәткә ия кешеләр. Гимназиянең якын дусты Гөлшат Сөнкишева, Гаяз Исхакый иҗатын берәмтекләп өйрәнгән галимә Лена Гайнанова, татар хатын-кызларының күрке булган сугыш чоры баласы Мансура апа Гыйльметдинова. Ә менә 78 яшьлек Нәсимә ханым белән 81 яшьлек Рәфкать Ибраһимовлар диктант язарга парлап килеп, бер партага утырып яздылар.

 – Оештыручыларга рәхмәт яусын. 61 елдан соң парта артына утырып, диктант яздым. Мәктәп елларына кайткандай булдым, – диде Гөлшат апа Сөнкишева. – Текст бик җиңел иде. Хаталарым калгандыр дип уйламыйм. Мәктәптә дә яхшы укыдым. 30 чак­рым ераклыктагы мәктәпкә вакыт уздырырга, башмак туздырыр­га гына йөреп булмый бит инде. Аннары газета-журналлар уку да дөрес язарга ярдәм итә. Соңгы елларда «Шәһри Казан» белән дуслаштым, бик яратып укыйм.
Диктант язарга килгән калфаклы ханымнар арасында Зөмәрә апа Халиковага, күп­ләр сокланып: «Сөбханалла! Күз тимәсен!» – дип карады. Отличник кыз шикелле беренче партага утырган Зөмәрә апа диктантка нык­лап әзерләнгән. Күзлеген дә, лупасын да алып килгән. «Күзләрем начаррак күрә, калганы барысы да яхшы», – ди ул. «Диктантны «бишле»гә язганмындыр дип уйлыйм», – ди гомер буе тәрҗемәче булып эшләгән ханым. Зөмәрә апа, бәлки, бөтен дөньяда да бу диктантны язучы иң өлкән кеше булгандыр.

«Татарча диктант» көнне Җир шары бер учка сыядыр шикелле тоела башлады миңа. Чөнки телефоныма дөнья­ның әле бер, әле икенче ягыннан шатлыклы хәбәрләр килеп торды.

Әбиле-бәбиле

Монысы Италиянең Болонья шәһәрендә булган. Бу хакта миңа әлеге шәһәрдә яшәүче Мамадыш кызы Лилия Шәйхиева җиткерде. Ул – әлеге чараны оештыручы. Диктантны әйтеп торасы булгач, 1 яшь тә 2 айлык кызы Мәликә белән барган. Мәликәгә иптәшкә анда тагын бер кызчык – Кырым татары кызы Натали булган.  Бу чараның әнисе өчен бик әһәмиятле икәнен аңлаган кыз­чык. Комачауламыйча, тынын да чыгармыйча, әнисенең алдында утырган ул. Башта Болоньядагы диктантны бу көннәрдә Италиядә гастрольләрдә йөрүче артист Илүсә Хуҗина әйтеп торырга тиеш булган. Ләкин ул ниш­ләптер килә алмый калган.
Чаллыдан килеп Модена шәһәрендә сигез ел яшәүче Зөмәрә ханымга инде 64 яшь. Аның өчен бүгенге диктант язу чын бәйрәмгә әйләнгән. Ул үзенең татарча белүенә сөенеп, «бишле»гә яздым дип уйлыйм», – ди, бер дә икеләнүләрсез. Шулай ук оештыручыларга рәхмәт әйтә. Мондый очрашулар ешрак булсын иде ди.

Реклама

Әйе, оештыручылар алдан ук хәстәрен күргәннәр монда да. Шәһәрнең рус мәктәбе кафесын сорап торганнар. «Кофе белән башлап, пицца белән тәмамлап бәйрәм иттек, – ди Лилия. – Башта бик күңелле булган иде. Аннары күңелләребез тулды, туган илне сагынып елап та алдык».

13 – бәхетле сан

Канаданың Монреаль шәһәреннән диктант язулары турындагы хәбәр бераз соңрак килде. Чөнки бездә көн булганда, анда төн икән. Зилә Миргалиева хәбәреннән дә диктант язуның океан артындагы милләттәшләребез һәм аларның дуслары өчен дә нинди әһәмиятле булуын аңладык.
 Татар мәдәнияте үзәге «Мирас» мондый диктантны өченче тапкыр уздыра икән инде Канаданың бу шәһәрендә. Бу чарага татарлар гына түгел, татарча белергә-өйрәнергә теләүчеләр дә чакырылган. Быел да бу диктантны татарлар белән бергә башкортлар да, руслар, хәтта канадалылар да – барлыгы 13 кеше язган. Сигез яшьлек Камилә Усманова иң яшь катнашучы булган. Мондый диктантлар Канадада ел буе даими язылып, дөрес язуны күнектерергә ярдәм итә икән. Әлеге бәйрәмгә, «Мирас» үзәгенең актив әгъзалары белән бергә, Россиянең Монреальдәге генераль консуллыгы хезмәткәрләре дә килгән. Бәйрәм бер табын артына утырып, баллы чәкчәк белән татарчалап чәй эчү һәм киләчәккә планнар билгеләү белән тәмамланган.

«Низаг алмасы»...

Бу юлларны укыганда, сез нинди хисләр кичерәсездер, ә миндә, шагыйрь әйтмешли: «Бер горурлык хисе яна». Мин дә шул милләттән бит! Ярый әле татар булып туганмын дип, көне буе сөенеп йөрдем. Диктантта катнашкан һәркем шундый хисләр кичергәндер.

Ләкин бездә бер генә эш тә беркайчан да бер мичкә балда бер кашык дегетсез генә булмый инде. Сүзем диктантның тексты турында. Башта Фәүзия Бәйрәмованың «Болын» әсәре буенча өзек була дигәннәр иде. Бу хакта хәтта матбугат конференциясе дә узды. Газеталар язып чык­ты. Ләкин иртәгә диктант дигән көнне текстны алмаштырдылар, алдакчы булып калдык. Әйе, хөр җанлы, азатлык көрәшенең башында торган әдибәнең әсәрен диктант итеп уку кемнәргәдер ошап бетмәве дә мөмкин. Хөрмәтле остазым Роберт Миңнуллин текстына бер дәгъвам да юк. Әйе, ул бик мәгънәле дә, бүгенге заман укучысын уйландыра да торган. «Китап белән кермәгәнне компьютер белән кермәсә, нишләрбез?!» – дип борчыла халык шагыйре. Барыбыз­да да шул бер яну. Ләкин ул текст алдан ук билегеле булган бит инде, аны Роберт абый төн чыкканчы гына язмаган. Нигә башта ук шуны алмас­ка?! Җитмәсә, текстта хәреф хатасы да бар иде. Ашыкканнары күренеп тора. Хәзер бу «Болын» низаг алмасына әйләнгән. Мәскәүлеләр әнә, Бәйрәмовага теләктәшлек йөзеннән, шул әсәрне язганнар.

Ярар, шундый зур әһәмияткә ия диктант янәшәсендә бу бик кечкенә мәсьәләдер бәлки. Киләсе булачакларында оештыручылар ныграк игътибарлы булсалар иде. Кояшсыз кара көзләрдә «Яз» дип язылган ак кәгазь битенә туган телдә язу үзе генә дә күңелләрдә яз ясагандай булды. Өмет уятты. Шагыйрь әйтмешли: «Ерак калмас инде язга да!»

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: