16+

Китап күңел үстерә 

Түбән Каманың «Мирас» район мәдәният йортында Татарстанның халык шагыйре, Тукай, Муса Җәлил премияләре лауреаты, Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе якташыбыз Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең «Ел китабы – 2017» бәйгесендә катнаша торган китаплары белән таныштыру максатыннан, авторның үзе катнашында кызыклы чара узды. 

Китап күңел үстерә 

Түбән Каманың «Мирас» район мәдәният йортында Татарстанның халык шагыйре, Тукай, Муса Җәлил премияләре лауреаты, Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе якташыбыз Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең «Ел китабы – 2017» бәйгесендә катнаша торган китаплары белән таныштыру максатыннан, авторның үзе катнашында кызыклы чара узды. 

«Китап күңел үстерә» дигән әлеге әдәби очрашуда «Ел китабы» бәйгесенең әһәмияте турында сүз барды. Әйе, бу бәйге халкыбызда әдәбиятка мәхәббәт уяту, укучыда зәвык тәрбияләүне, китап укучылар санын арттыруны, телебезне саклау һәм үстерүне максат итеп куя. Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы гамәлгә куеп, Республикабыз милли китапханәсе тарафыннан оештырыла торган әлеге бәйге кысаларында безнең Түбән Кама китапханәләр берләшмәсенең Кол Гали исемен йөрткән китапханәдә дә әдипләр белән очрашулар еш уздырыла.

Әлеге кичәне алып баручы һәм сценарий авторы Гүзәлия ханым Гыйбадуллина әдипне сәхнә түренә чакырды. Ул менгәч, соравын бирде:
– Разил абый, быелгы бәйгедә сезнең укучылар яратып өлгергән берничә китабыгыз катнаша. Шуларның беренчесе «Разил Вәлиев. Истәлек-хатирәләр, әдәби сәхифәләр, шигырьләр. Казан: Татарстан китап нәшрияты 2017. 327 бит». Бу искиткеч зәвыклы альбом-китапта озын тормыш һәм иҗат юлын тасвирлаган шигырьләр, парчалар, автобиографик хикәяләр урын алган. Әйе, 15 яшьлек үсмер Разилнең «Еллар аша сөйләшү» дип исемләнгән әңгәмә шигырендә «Я дөньяны үзгәртәм мин бүген. Я булмаса, үзем үзгәрәм» дигән юллары бар. Гап-гади авыл малае була торып шулай дип дөньяга аваз салырга ничек җөрьәт иттегез? – диде, сорауны кабыргасы белән куеп.
– Мин дөньяны үзгәртү максатын куймадым, эшем, иҗатым, кешеләргә карашым белән үз даирәмне үзгәрткәнмен, – дип җавап бирде шагыйрь.

Бәйгедә катнашучы икенче китабы – «Яза торган аяк»ны бер укый башласаң, һич тә аерыласы килми. Мәзәкләре тормыштан алынган. Китапка кергән һәр мәзәк бик витаминлы. Укучылар көлеп ләззәтләнәчәкләр.
Разил Вәлиевнең бәйгегә тәкъдим ителгән чираттагы китабы «Разил Вәлиев. Сайланма әсәрләр. Казан «Хәтер» китап нәшрияты. 2017 ел». Китап бу нәшриятка Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән. Ул Разил аганы күпкырлы эшчәнлегенең һәр өлкәсендә халкы, теле, туган республикасы өчен янып-көеп яшәүче шәхес буларак ача. Китапка кертелгән батыр якташыбыз, тыныч көннәрдә тиңдәшсез кыюлык үрнәге күрсәткән, Түбән Кама егете Рифкать Миргазизовның язмышы сурәтләнгән «Яшисе килә» повестеннан өзек яңгыраганда, беркем дә күз яшьләрен тыеп кала алмады. Сайланма әсәрләргә кертелгән әлеге повестьның да, башка шигырь-җырларның да бүген үсеп килүче буын өчен бик әһәмиятле булуын һәркем аңлап, Һәр әти-әнинең өстәл китабы булырга тиешлеген ассызыклады.
 Билгеле бер кичә кысаларында гына шундый талантлы әдип, олы шәхеснең күпкырлы иҗатын бәяләп бетерү – мөмкин түгел эш. Ике як өчен дә файдалы мондый кичә-бәйрәмнәр киләчәктә дә булыр әле. Без, тамашачылар, Разил Исмәгыйль улына «Ел китабы – 2017» бәйгесендә зур уңышлар теләп, китап яратучы милләттәшләребезне нәкъ менә шушы китапларны укырга чакырабыз.

Суфиян Минһаҗев, мәгариф ветераны, Аксакаллар шурасы әгъзасы.
Түбән Кама шәһәре.

фото: mann-ivanov-ferber.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading