Китапханәче әзи. "Ялгыш язган бу! Китапханәдә әзи-абый эшләми инде. Хатын-кызлар – апалар гына анда!" дияргә ашыгыр кайберәүләр. Бер дә ялгышмыйм. Без мәктәптә укыганда, Исләй китапханәсендә Әсхәт әзи эшли иде...
...Аны беренче тапкыр беренче класста, "Әлифба" бәйрәмендә күрдек. Беренче укытучыбыз Мансура апа тырышып-тырышып, "Әлифба"дагы хәрефләрне танырга, ә Әсхәт әзи китап укуны яратырга өйрәттеләр. Әзи дигәч тә инде... Ул беренче класс баласына гына зур булып, олы булып күренгәндер. Болай аңа 25-30 яшьләр генә булгандыр әле. Әсхәт әзи безгә "Әлифба бәйрәме"ндә бик матур, төсле китаплар күрсәтте. Тышына сап-сары чебеш рәсеме төшкәненең ни турында икәнлеген дә сөйләде. Бер чебеш булган икән, әти-әнисен тыңламыйча өйдән чыгып киткән бу. Бик күп нәрсәләр күргән, күңелле хәлләргә дә, күңелсезләренә дә тарган... Иң-иң кызык җиренә җиткәч, Әсхәт әзи сүзен бүлде! Хәлләрнең ничек беткәнлеген беләсегез килсә, китапханәгә киләсез инде, диде ул. Шул...
Мин икенче көнне үк китапханәгә бардым. Китапны алып кайттым. Хәреф җыя-җыя укып чыкканым хәтердә. Чебешнең исән-сау өенә кайтканын белеп шатланган истә калган... Икенче китапны да алып кайттым. Тик рәсемнәре юк иде. Шуңа юньләп укымадым да. Кире иттем. Тик Әсхәт әзи усал булып чыкты. Ни турында булуын сөйләргә кушты. Сөйли алмадым инде укымагач. Рәсеме булмаганга укымадым, дидем. Әсхәт абый шунда китапның бер тылсымлы серен ачты: күңел биреп укысаң, рәсемнәр күңелеңдә, күзалдында күренә диде. “Укып чык! Эчтәлеген сөйли алсаң гына, яңа, рәсемле китап бирәм” диде. Тырыштым инде. Сүзендә торды китапханәче әзи: бик матур рәсемле әкиятләр китабы бирде. Менә шулай китап "җене" кагылды миңа.
...Безнең авылга электр уты илленче еллар ахырында гына керде. Подстанциясенең көче шулхәтле генә булгандыр инде: ут бик еш сүнә иде. Кирасин лампасы яктысында, кирасинны күп бетерәсең дип орышуларны ишетә-ишетә китап укулар...
Ул заманда авыл кибетенә дә китаплар кайта иде. Аннан сатып алып та укый идем. Кибетче Исламия апа "Кара, нинди акыллы кыз, перәник алмый бит китап сатып ала!" дип мактый иде. Әсхәт әзи: "Син китап укырга яратасың, маладис! Менә өр-яңа китаплар укыйсың килсә!" дип, Казандагы "Книга – почтой" адресын да биргән иде Яңа гына чыккан бөтен китапны почта аша яздырып ала башладым...
Китаплар укып үзем өчен гаҗәеп дөнья ачтым. Дөнья язучылары, рус язучылары, үзебезнең татар язучылары китапларын су кебек эчтем. Китап дөньясын яратырга, аңларга өйрәткәне өчен балачагымның матур бер хатирәсе булып калган Әсхәт әзине рәхмәт хисләре белән еш искә алам...
Нәсимә Садыйк
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар