16+

Китәрме бездән коронавирус? Югары Ослан һәм Түбән Камада берьюлы 4 яңа очрак (яңа статистика)

Республикада соңгы тәүлектә коронавирус белән авырып китүнең 35 яңа очрагы теркәлгән.

Китәрме бездән коронавирус? Югары Ослан һәм Түбән Камада берьюлы 4 яңа очрак (яңа статистика)

Республикада соңгы тәүлектә коронавирус белән авырып китүнең 35 яңа очрагы теркәлгән.

Татарстанда 30 июльгә булган мәгьлүматларга караганда, COVID-19 йоктыруның 35 яңа очрагы ачыкланган. 12 кеше дәвалану өчен хастаханәгә озатылса, 23е өйдә генә, аларда әлеге чир җиңелчә, симптопмнарсыз үтә.  

1. Казан – 14

2. Яр Чаллы – 2

3. Әтнә– 2

4. Бөгелмә – 2

5. Буа – 1

6. Югары Ослан – 4

7. Яшел Үзән– 2

8. Кукмара – 1

9. Лаеш– 1

10. Түбән Кама – 4

11. Саба – 1

12. Чистай – 1

Республикада эпидемия башланганнан алып барлыгы 5 мең 569 кеше әлеге инфекцияне йоктырган. 4472 кеше савыккан, әлеге чирдән үлүчеләр саны – 41.  Ясалма сулыш алу аппаратына  – 40 кеше тоташтырылган.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading