16+

Китәсез дә мени, мигрантлар?

Бер төркем, Россиядә халык санын мигрантлар исәбенә арттырырга, дип утырганда, каршы якның алар бирегә чит мәдәният, дин, үзләренең гореф-гадәтләрен алып килә дип котлары очканда, мигрантлар агымы кискен генә кимегән дә икән – аларга биредә ошамый башлаган.

Бер төркем, Россиядә халык санын мигрантлар исәбенә арттырырга, дип утырганда, каршы якның алар бирегә чит мәдәният, дин, үзләренең гореф-гадәтләрен алып килә дип котлары очканда, мигрантлар агымы кискен генә кимегән дә икән – аларга биредә ошамый башлаган.

Озак вакытка дип килүчеләр саны узган ел тарихи күрсәткечкә җиткән – СССР таркалганнан бирле, моның хәтле кимү күзәтелмәгән.

2017 ел белән чагыштырганда, мигрантлар бүген илдә 4 процентка кимрәк. Үзләренә кайтып китүчеләр саны 16,9 процентка җиткән. Әзәрбайҗан, Әрмәнстан, Төрекмәнстаннан тыш, калган барлык илләрдән килүчеләр саны кимегән – бу күрсәткеч буенча беренче урында элек төп «донорлар» булган Украина (2017 ел белән чагыштырганда, өч тапкырга кимегән) белән Үзбәкстан тора. Хәзер Россиягә иң күп килүчеләр – Таҗикстан вәкилләре, икенче урында – Казахстан, өченче урында әлегә Украина бара.

Мигрантлар агымының кимүе халыкның табигый азаюы фонында бара. Ике ел элек кенә ул әлеге бушлыкны тутыра алган булса, былтыр бу күрсәткеч 57,2 процент кына булган. Элек бирегә Украина, Молдова, Грузиядән килеп эшләүчеләр хәзер Польша һәм Көнбатыш Европа илләренә баруны кулайрак күрә. Даими миграцион агым Урта Азия илләреннән генә булырга мөмкин, бу алар өчен биредәге диаспора ярдәме белән эш һәм торыр урын табу мөмкинлеге белән аңлатыла. Аларның күбесе әле СССР чорында яки 90нчы елларда үскән буын буларак, рус теле белән авыр­лыклар килеп тумый. Әмма бүген Казахстан белән Әзәрбайҗанның икътисады үсә бару сәбәпле, бу өлкәдә әлеге илләр Россиягә көндәшлек тудыра, мигрантларның агымын үзләренә бора.

Мигрантлар кимү белән бергә, читкә китәргә теләүче россиялеләр саны да арта төшкән. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, узган ел бу күрсәткеч 17 процентны тәшкил иткән. Ике ел элек – 9, 2014 елда барлык халыкның 7 проценты чит илгә китәргә теләге барлыгын белдергән. Китәргә теләүчеләрнең иң күбе – 14-29 яшьлекләр. Сораштырулардан күренгәнчә, читтә бәхетен сынарга теләүчеләрнең күпчелеге – махсус урта һәм югары белеме булган шәһәрнекеләр. Күпчелек Европа союзы илләрен сайлый (беренче урында Германия бара), аннан соң исемлектә АКШ белән Канада бара. Берләшкән Милләтләр Оешмасы фаразлавынча, 2050 елда Россиядә халык саны 8 процентка кимеячәк.  
Тарихи яктан күптән исбатланган: кайда тормыш дәрәҗәсе яхшырак һәм яхшырак эшләп була – мигрантлар шунда юл тота. Аларның саны кимегән икән, димәк, хезмәт хаклары да кимегән. Бер яктан караганда, эшче мигрантларны икътисад индикаторы белән чагыштырып була – аларның теге яки бу илгә күпләп баруы, йә киресенчә, барырга ашкынмавы андагы икътисади хәлнең торышын чамаларга мөмкинлек бирә. Рубльның долларга карата бәясе төшүе, шулай ук эш патентларының кыйммәтләнүе, хезмәт хакыннан ай саен шул регионның бюджетына салым түләү мигрантлар агымын киметә.

Ә чит илләргә акча аз китми. Узган ел БДБ илләренә киткән акча 9,48 миллиард долларны тәшкил иткән – аның күп өлеше Үзбәкстанга юл тоткан. Бу дәүләттән килүчеләрнең күп булуы икътисад торышына гына түгел, ә эшкә яраклы гражданнарның арта баруы белән дә аңлатыла – 2030  елга ул Россия, Төркия, Украина һәм Польшадан кала, бишенче урынга чыгачак. Өч ел элек Украинага киткән акчаның күләме 1 миллиард доллар булса, хәзер исә ул 200 меңне генә тәшкил итә. Ә физик затлар тарафыннан Россиягә күчерелгән сумманың күләме нибары 2, 65 миллиард доллар. Читкә китүче россиялеләрнең саны арткан саен, кергән акчаның күләме арта инде артуын, әмма бу хәл бер дә күңелне тынычландырмый әле. Безгә яшьләр, эшче көчләр килгән кебек, читкә дә өлкән яшьтәгеләр, пенсионерлар китәргә җыенмый, ә яшь буын, эшкә яраклы булганнар ашкына. Бушлык тулмый тормас ул, ләкин кем белән тулыланыр бит әле ул?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading