Шәһри Казан

Кияүгә чыгуның плюслары бармы?

Еш кына «Кияүгә чыгып, кем бәхет күргән?!» дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ярымшаярып та әйтеләдер инде ул. Шуның хәтле гел минустан торса, гаилә институты күптән юкка чыккан булыр иде. Димәк, плюслары күп ирле булуның! Психологик яктан да, экономик яктан да. Кыскасы, санаган кешегә санарлык...

Ә мин бер карашка бик сәер, ләкин үзем яраткан бер плюсын әйтим әле.

Менә безнең суыткычта, әйеме, әледән-әле тәм-том пәйда булып тора. Кем куя аны анда? Минме? Юк. Мин, гомумән, кибеттә пирожное, шоколад ише әйберне күрмим дә, күрсәм, алмыйм да. Ә чәй эчкәндә, эзләнә башлыйм Һәм... табам, билгеле! Иииии, шунда балаларча шатланам инде, «Нинди молодец бит ирем, дим, каян алган, каян белгән», дим! Рәхәтләндереп чәй эчәм шуннан соң.

Реклама

Ну ничек? Плюс түгелме инде бу?! Ирем булмаса, коры чәй эчеп утырасы кеше бит мин. Ничек яратмыйсың инде үзен. Шоколадны түгел, иремне күз алдында тотуым.

Кияүгә чыгуның бу плюсы бәлки иң зурысы да түгелдер, тик бәхетле гаилә тормышы әнә шундый вак кына шатлык-сөенечләрдән тора дип уйлыйм. Ә гаиләдә була торган бәхәс-ызгышларга килгәндә, анысы да, ара-тирә булганда, файдага гына. Ялгыз кешенең аның ни ызгышыр, ни дуслашыр кешесе юк бит. Яхшымы инде шул? Үз ярыңны табып, гөрләшеп яшәүгә һәм иң мөһиме конфетлы чәй эчүгә җитми инде.

Ярый әле, безне тулыландырып торучы ирләребез бар!

Айсылу Лерон.

Фото: www.instagram.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: