16+

Күкинең усал “кәтүк” разведчигы

Тормышта данлыклы кешеләрне якыннан күреп, сөйләгәннәрен ишетеп калу - һәркем өчен дә гомерлек истәлек. Балык Бистәсе районының Күки авылыннан чыккан Советлар Союзы Герое Миңнулла Сөнгатулла улы Гыйззәтуллин -күңелемнең якты хатирәсе.

Күкинең усал “кәтүк” разведчигы

Тормышта данлыклы кешеләрне якыннан күреп, сөйләгәннәрен ишетеп калу - һәркем өчен дә гомерлек истәлек. Балык Бистәсе районының Күки авылыннан чыккан Советлар Союзы Герое Миңнулла Сөнгатулла улы Гыйззәтуллин -күңелемнең якты хатирәсе.

Казанда яшәгән Миңнулла ага берничә мәртәбә Күкигә Сабан туена кайтты. Орден-медальләре белән мәйдан күрке булып басып торган Геройны өлкәнрәк авылдашлар хәтерли, әлбәттә. Ул елларда “Татарстан” колхозының партком секретаре булып эшләгән әтием Равил кунакларны өйгә чәйгә дәште. Сый-нигъмәтле табында сугыш турында бер сүз дә ычкындырылмады, ләкин Миңнулла Гыйззәтуллинның:”Тыныч тормыштан да кадерле әйбер юк, туганнар!”- дип, кабатлаганы бүгенгедәй хәтердә.

Кече өйдә әбием Әминә:”Миңнулла кечкенәдән сугыш чукмары иде. Кәтүк хәтле генә чагында да үзеннән берничә яшькә олы малайларны кыйнап, елатып кайтарды”,-дип, колагыма пышылдады...

Күки авылы егете Сөнгатулла белән Аксубай районының Карамәт авылы кызы Миңнурыйны язмыш Часовой шәһәрендә очраштыра. Ике яшь бер-берсен яратышып, гаилә корып җибәрә. Заводта эшләр кыенлашкач, алар Күкигә кузгала, тик “вакытлыча” кайтулары гомерлеккә була. Яшь гаиләне сөендереп, 1925 елның 10 ноябрендә уллары туа, аңа Миңнулла дип исем куштыралар. Бөтерчек малайның аягы җиңел була, аның артыннан тора-бара тагын 6 туганы дөньяга аваз сала.

Тормыш көйләнеп утырганда гына 1941 елның җәе ил өстенә кара кайгы алып килә: Ватан сугышы башлана. Миңнурый 7 балаларын ияртеп, үзенең яраткан Сөнгатулласын авылның кыр капкасына кадәр озата бара. Бу аларның бер-берсенә карашып, соңгы кул изәшүләре була. 1942 елның августында почтальон гадәти булмаган-күрер күзгә үк шомлы конверт тоттыра. Аны ачып укыгач, Миңнурый кәгазьне кулыннан идәнгә төшереп җибәреп, янәшәдә утырган Миңнулланы кочаклап, аңын югалта. Әлеге хәерсез кәгазьдә:”Гыйззәтуллин Сөнгатулла Ржев шәһәренең тимер юл станциясен алу өчен барган каты сугышта батырларча һәлак булды. 7.08.1942 ел” диелгән була.


- И балалар, әтиегез сугышта үлгән,-ди, бераздан һушына кайткан ана.
17 яшьлек Миңнулла, йодрыкларын кысып, торып баса:
- Әни, мин иртәгә үк сугышка китәм. Әтине үтергән немецны табып, үзен дә атып үтерәм!
- И улым, син дә китсәң, без монда өелешеп ачтан үләрбез. Әле син ат җигеп эшләп торгач, сыерга печәнен, ягарга утынын алып кайтып торасың. И улым, сиңа болай да чират җитеп утыра.


Әнисенең шушы ялварулы сүзләреннән соң, Миңнулла бераз сүрелә төшә. Бу әдәби әсәрдәге кебек уйлап чыгарылган яки фаразланылган әңгәмә түгел. Гыйззәтуллиннар гаиләсендә әлеге сөйләшү чынбарлыкта булган. Миңнулла:”Әни, мин иртәгә үк сугышка китәм. Әтине үтергән немецны табып, үзен дә атып үтерәм”,-дип, дөрестән дә әйткән.

1943 елның апрель ахырларында ат җигеп, туфрак эшкәртеп йөргән Миңнуллага бер малай йөгереп килеп, хәрби комиссариатка чакыру кәгазе тапшыра. Егет 1943 елның декабрендә 1нче Украина фронтының 20нче гвардия механикалаштырылган бригадасы составында яуга керә. Украинаны һәм Польшаны азат итүдә катнаша. 1944 елның июлендә фашистларны Сандамерски ныгытмасыннан бәреп чыгару өчен каты сугышлар башлана.

Бер төркем разведчикларга 1944 елның 30 июлендә Польшадагы Баранув-Сандамерски районында Висла елгасын йөзеп чыгып, дошман оборонасы турында мәгълүматлар туплау һәм безнең төп көчләргә елганы кичү мөмкинлеге тудыру бурычы йөкләнә. Разведчиклар арасында кызылармияче Миңнулла да була. Елганы кичкәндә снарядлар шартлаудан 6 разведчикның икесенең гомере өзелә. Икенче як ярга чыгып җитә алган 4 сугышчы-кызылармияче куакларга яшеренеп, шуыша-шуыша якындагы авылга үрмәли. Басуда боларга бер поляк крестьяны очрый.


Карт поляк безнең разведчикларга немецларның кайларда ныгытмалар төзеп урнашулары, нинди төрдәге кораллары барлыгы турында бик теләп сөйләп бирә. Ул әле тагын Германиягә куып алып киткәндә качып калган берничә украин кешесе турында да әйтә.

Разведчиклар үтенечен үтәп, поляк авылга кайтып хәлне белешә, үзе белән ике украин егетен дә ияртеп килә. Украин егетләре дә файдалы шактый гына мәгълүмат бирә. Немец-фашистлар Вислага таба ут яудыруны көчәйтә, димәк, безнең гаскәрләр елганы кичә башлаган. Разведчиклар һәм украин егетләре бергәләп, дошман ныгытмалары тарафына юнәләләр. Миңнулла яр буенда немецлар урнашкан окопка һөҗүм итәргә тәкъдим ясый. Аның белән барысы да килешә. Шуышып окопка якынлашалар һәм һәркайсы икешәр-өчәр граната ыргыта. Миңнулла да гранаталарын ыргытканнан соң, окопка сикереп төшә, автоматыннан атып, үзе генә дә 22 немец-фашистны үтереп ташлый. Әтисе Сөнгатулла өчен чын мәгънәсендә үч ала. Шушы батырлыгы өчен Миңнулла Гыйззәтуллинга 1944 елның 23 сентябрендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул Ленин орденына һәм “Алтын Йолдыз” медаленә лаек була.

 Икенче берсендә Миңнуллаларның 5 кешедән торган разведчиклар төркеме фашистларның машиналар һәм орудиеләр колоннасына барып чыга. Гыйззәтуллин граната ыргытып немец сакчысын юк итә, алдагы ике машина яна башлый. Көтелмәгән һөҗүмнән паникага бирелеп, немецлар кайсы-кая йөгерегә тотына. Ләкин, алар гвардиячеләрнең автоматлардан яудырган утыннан барыбер котыла алмый. Батальон килеп җиткәндә  биш разведчик колоннадагы фашистларны тар-мар итеп, машиналарны һәм орудиеләрне кулга төшереп өлгерә.

 Тагын берсендә Миңнулла да булган разведчиклар төркеме сакчы солдатларны үтереп, җиңел машинада килгән немец офицерын “тел” итеп алып кайта, офицер сумкасындагы документларны да штабка тапшыра. Гаять мөһим документлар булып чыга ул.

 Миңнулла Гыйззәтуллин 1нче Белоруссия фронтына күчерелгәч, Висла-Одер, Көнчыгыш-Померанский һәм Берлин операцияләрендә катнаша, 1945 елның апрелендә каты яралана.  Берлин янындагы сугышлардагы батырлыклары өчен ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Миңнулла Гыйззәтуллин 1993 елның 26 сентябрендә вафат булды, Күки зиратына җирләнде.


-Герой авылдашыбыз белән горурланабыз. Күки авылының олы урамы Советлар Союзы Герое Миңнулла Гыйззәтуллин исемен йөртә, мәктәптә аның истәлегенә бюст куелды, авыл клубында экспозиция оештырылды. Балаларда ватанпәрварлек хисе тәрбияләгәндә үзебезнең  Геройны үрнәк итеп күрсәтәбез,-ди Күки җирле үзидарәсе рәисе Альберт Бәдретдинов.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading