Күктән акча да ява: лотереяга билет отучылар тарихы
Яңа елда нинди генә могҗизалар булмый! Кемдер күптән күрешмәгән, озак еллар аралашмаган танышларын очрата. Икенчеләр гаилә кора, әти-әни була. Ә кемдер... миллионер исеме ала!
Мәскәү янында яшәүче Надежда Бартош исә гыйнвар башында миллиард сум акча отты! Әй кызыктылар инде аның бүләгенә. 1 гыйнвар көнне телевизор каршында лотерея билетлары тотып утыручылар аз булмагандыр. Хәер, ни сөйлим соң, үзебезнең гаиләдә дә барысы да 6-7 билет алган иде бәйрәм уңаеннан. Танышларым арасында да “баерга” җыенганнар бар икән. Төркемдәшем – 78 сум, хезмәттәшем 100 сум откан.
Шәхсән минем лотереяга 250 сумнан артык акча отканым юк. Андый нәрсә белән бик мавыкмыйм да. Күрәсең, бу уңыш эше. Барысы да Надежда ханым кебек күлмәк белән тумый бит!
Сүз уңаеннан, аңа лотерея билетларын туган көненә бүләк иткән булганнар. Баксаң, хәзер инде бай бичә булган Надежа 31 декабрь көнне туган икән. Әмма миллиард артыннан ире һәм кызы белән 9 гыйнвар көнне генә килгән ди. Әле алар билетны да 3 гыйнварда гына тикшереп караган.
- Мин тикшереп караган беренче билетның бүләге бер миллиард сумлык иде. Башта ышанмадым, ялгышлык килеп чыккандыр дип уйладым. Яңадан тикшереп карадым – экранда цифрлар үзгәрмәде, – ди җиңүченең кызы.
Миллиард сум откан ханым бүләкнең бер өлешен бизнеска тотарга, ә бер өлешенә истәлек буларак, үзенә бизәнү әйбере алырга планлаштыра икән.
Байлыкның бит аның икенче ягы да бар. Күрәсең, Надежда ханымны аптыратучылар күп булган. Ул хәтта социаль челтәрдәге шәхси сәхифәләрендә фамилисен дә алыштырган ди.
Ә бит алар бары 100 сумга билет сатып алган булган. Әле бит миллиардны да быел беренче тапкыр гына уйнаттылар. Моңа кадәр андый бүләкне уйнату булмаган. 53 миллион кеше арасыннан нәкъ сиңа эләксен әле 1 миллиард! Йөрәгең ярылыр, билләһи!
Миллиард ук отмасалар да, Казанда да лотерея ярдәмендә миллионер булучылар җитәрлек. Узган ел гына да әллә ничә казанлыга шундый бәхет елмайган. Төгәлрәк әйткәндә, 26 татарстанлыга күктән акча “яуган”. 2018 елда мондый бәхет 19 кешегә тәтегән булган.
Мисал өчен, 15 ноябрьдә Татарстан башкаласында яшәүче 18 миллион сумга якын акча оту бәхетенә ирешкән.
Узган ел миллионер булган ир-егетнең берсе билетта 13 һәм 14 саннары күреп сатып алган булган. Баксаң, бу аның һәм улының туган көннәре икән.
“Билет сатып алуга бик җитди карадым. Уен тәмамланганнан соң миңа смс-хәбәр килде. Миллион оттым ахры, дип уйладым. Карасам, чыннан да шулай. Җиңүемне белдергән хәбәр булды”, – ди ул.
Татарстанлы Галина һәм Рафаэль Айзатуллиннар да бергә тора башлауларына 40 ел тулу уңаеннан лотерея билеты алган булган. Рубин туйлары җиткәч кенә, көтмәгәндә миллионер булабыз, дип алар һич тә уйламаганнардыр, мөгаен. Өстәвенә, парлар күптәннән теплоходта сәяхәткә чыгарга хыялланган. Бүләкләрен дә шуңа тотачакларын әйткәннәр. Әлбәттә инде, әби белән бабай буларак, оныклар да өлешсез калмаган. Айзатуллиннар аларга да бүләкләр әзерләгән.
Иң зур бүләкне узган елның март аенда Казанда яшәүче һәм риэлтор булып эшләүче егет откан. Ул Көньяк Сахалинда яшәүче белән суперприз — 310 миллион сумны бүлешкән. Казан егетенә 155 миллион сум “тәтегән”.
Әлбәттә, күп кеше моңа ышанмый. Ничек инде 100 сумга билет сатып алып, миллионлаган сумнар оталар? Бу алдан сөйләшенгән эштер, ди. Әмма лотерея уеннары оештыручылар башка фикердә.
Баксаң, 2019 елның беренче яртысында лотерея билетлары сатып алучылар 23 процентка арткан. Татарстанда исә бәхетен сынап карарга теләүчеләр 21 процентка күбәйгән.
Сүз уңаеннан, зур суммада акча откан очракта билетның ялган булмавы 40 көн эчендә тикшерелә. Акча исә ярты ел эчендә җиңгән кешенең исәп-хисап счетына күчерелергә тиеш.
Надежда Бартош җиңүеннән соң күпләр билетларын тикшерергә дип почта бүлекләренә, яисә билетларны сатып алган кибетләргә барган. Социаль челтәрләрдәге Алабуга, Лениногрск, Әлмәт кебек шәһәрләрнең төркемнәрендә билетларның дөрес булмаулары, кайбер очракта барлык саннар сызылып та, отучылар исемлегендә булмаулары ачыкланган.
“Шәһри Казан” дәүләт лотереясының рәсми сайты аша оештыручыларга әлеге сорауларны берничә тапкыр юллап караса да, кызганыч, ике атна эчендә җавап килмәде.
Шуңа да җиңел генә баерга теләсәгез, лотерея билетларын рәсми сату нокталарыннан гына алырга киңәш итәбез.
Лилия ЛОКМАНОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 июнь 2023 - 14:38Таушалган кәгазь акчаны нишләтергә? Нинди акча белән кибеттә түләп була, ә нинди хәлдәгесен коммерция банкында алыштырырга туры киләчәк? Сүзебез шул хакта.900
-
3 июнь 2023 - 14:22Ятимлек гомере буена сагалап кына торды аны Хариса апа Нәбиуллина да көчле рухлы сугыш чоры балалары буынының бер вәкиле иде. Әнә шулай диләр балачагы, яшьлеге Бөек Ватан сугышы елларына туры килгәннәр, ачынып.2800
-
3 июнь 2023 - 10:28Ни өчен кондиционер эшләгәндә тәрәзәне ачарга ярамый? Быел да кайбер төбәкләргә җәй көтмәгәндә, вакытыннан алда килде. Аерым урыннарда температура нормадан 14 градуска артыграк. Синоптикларның фаразы буенча, җәй гадәттәгедән эссерәк булыр дип көтелә.10400
-
2 июнь 2023 - 17:57Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде Ландыш Гайнуллина – Апас авылы кызы. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт университетында татар теле укытучысы белгечлеген алып чыга. Гаилә кора аннан соң яман чир белән көрәшә һәм... аны җиңә.61314
-
2 июнь 2023 - 16:21Лилия Гиматдинова Мальдивта ял иткәндә көтелмәгән хәлгә юлыккан Татар эстрадасы артисты Лилия Гиматдинова гаиләсе белән Мальдив утрауларында ял итеп кайтты. Җырчының ялы күңелле, файдалы узган. Шул ук вакытта көтелмәгән хәл дә булган.87700
-
2 июнь 2023 - 15:49Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында балалар бакчасында, музыка мәктәбендә, китапханәдә булды Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы социаль объектларда булды. Беренче объект - «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге. Үзәк авыр тормыш хәлендә калган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшүсмерләргә һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтә.16100
-
2 июнь 2023 - 15:08“Миңа охшаган кызны таба алырмы?” Театр артисты Илфат Гыйбадуллинның әнисе янында булып, хәл-әхвәл белештек. Ф.Галиевның “Алмачуар”ында – Закир, П.Коэльоның “Алхимик”та – Илдус, М.Фәйзинең “Галиябану”ында – Садри, И.Юзеевның "Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз"да – Гөлүс...41100
-
2 июнь 2023 - 14:32Намазга иң беренчеләрдән булып килгән кешеләрнең исемнәре язылып барылыр Көннәрнең иң бөеге – Җомга көне. Бу турыда Габдуллаһ ибн Мәсгуд (р.г – «Радыйәл-Лааһү ганһү» дип укыла) шулай ди: «Айларның иң зуры Рамазан ае, ә көннәрнең иң зуры Җомга көне» (Табарани).25301
-
2 июнь 2023 - 12:46Авыл Сабан туйлары: кайда, ничек һәм ничә сумга узачак? "ШК" күзәтүе Халкыбызга тансык бәйрәм кайсы авылларда үткәрелә, ә кайсылары аннан мәхрүм икәнлеген белештек. 10-11 июньдә авыл-районнарда, 17се көнне Чаллы шәһәрендә, ә 24 июньдә башкалабыз мәйданнарында Сабантуйлары гөрләячәк.42212
-
2 июнь 2023 - 12:03БДИ: кайвакыт бала үзенә ышана, әмма... Мәктәптә нормаль укыган бала имтиханны бирми калмас, ди белгечләр. Әти-әниләр БДИ системасы аша узмаган һәм шуңа да балаларның үзләренә караганда да ныграк борчыла.20300
-
2 июнь 2023 - 11:11“Әйдә киттек Чиләбегә, ничу монда чиләнергә, кабак, бәрәңге җитешкәч, кайтырбыз өйләнергә” Әлеге ике мөлаем парны фоторәсемгә Чиләбе шәһәре Сабантуенда төшереп алган идем. Йөзләрчә чакрым юл үтеп, Чиләбе шәһәре Сабантуенда авылдашым Мөнәвәрә әби Нурмөхәммәтованың оныгы Илгизәрне, җәмәгате Виктория, соңрак әтисе Радик Гатаулла улы белән очрашырбыз, танышырбыз дип һич тә уйламаган идем.21201
-
2 июнь 2023 - 10:36Зөлфия Шакирова: "Миңа Җәвит сүзе түгел, әти белән әни сүзе мөһимрәк иде" Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар гаиләсен яшьләргә үрнәк итеп куяр идем. Алар сәхнәдә генә түгел, өйдә дә бер-берсенә карата ихтирамлы, “матурым” дип кенә торалар. Мин моңа Шакировлар йортына барып, үзләре белән аралашкач тагын бер кат инандым.232905
-
2 июнь 2023 - 09:57Климат үзгәрү аркасында Россия башкаласы Себергә күчерелергә мөмкин Глобаль җылыну аркасында Россия башкаласы Себергә күчерелергә мөмкин. Климатолог Алексей Кокорин фикеренчә, глобаль уртача еллык температура биш градуска күтәрелә калса, бу якынча 2080 елда булачак.34600
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
3 июнь 2023 - 08:29Без имениЛандыш молодец 😍Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 06:20Без имениДонья булгач,торле хэллэр була! Мин дэ белэм шундый гаилэне!Э нигэ калган гомерне матур итеп яшэмэскэ?!"Иремнең беренче хатыны белән кунакка йөрешәбез"
-
2 июнь 2023 - 20:24Без имениЮгары Лашчы авылы халкына изге эшләрендә АЛЛАҺ Тәгалә ярдәмен бирсен, ин шәә АЛЛААҺ!Авыл Сабан туйлары: кайда, ничек һәм ничә сумга узачак? "ШК" күзәтүе
-
2 июнь 2023 - 17:34Без имениМин сезнен жыоларыгызны бик яратып тонлыйм, сезне бэхетсез бердэ эйтмэс идем сез ботен жырчылардан да алда, сез бик булган кеше булганнан була дускаем исэн сау булыгыз жырларыгыз белэн без не куандырып торыгыз.Рисәнә Мостафина: "Миннән котылу чарасын таба алмадылар"
-
2 июнь 2023 - 16:45Без имениБалам юк, ирем юк диеп елап утыручыларга урнэк ханым, ходай исэнлек бирсен узегезгэ рэхмэт.Рисәнә Мостафина: "Миннән котылу чарасын таба алмадылар"
-
2 июнь 2023 - 16:00Без имениТалантлы кешене шулай кагалар инде. Өстен булыгыз түбән җаннардан! Сез бик булдыклы, талантлы. Авыз ерып яшәгез, сәламәтлек Сезгә!Рисәнә Мостафина: "Миннән котылу чарасын таба алмадылар"
-
1 июнь 2023 - 16:00Без имениБик матур олы букетлар инстаграммга куйган!!!! Зурлаганнар, сагынганнар!!!! Зур рэхмэт!!! Бик молодец та бит инде, тире тамганчы тырыша!!!! Алда да зур унышларга ирешуен телибез!!! Алга, только алга!!!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 14:05Без имениРусланга чэчэклэрне шакый гына бирмэделэр житэрлек итеп бирделэрбер жыр жырлаган саен оч дурт кеше чират торып чэчэгендэ булэгендэ бирделэр Казан халкы БИК яратты Русланны Руслан узендэ БИК давольно булып киткэндер диеп уйлыймРуслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 11:44Без имениКонцерт бик эйбэт булды. Таушы бик монлы,аж до мурашекРуслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 11:22Без имениСупер Руслан. Ин матур жырчы.Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.162000
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.648805
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.704801
-
2 июнь 2023 - 15:49Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында балалар бакчасында, музыка мәктәбендә, китапханәдә булдыБүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы социаль объектларда булды. Беренче объект - «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге. Үзәк авыр тормыш хәлендә калган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшүсмерләргә һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтә.16100
-
3 июнь 2023 - 14:38Таушалган кәгазь акчаны нишләтергә? Нинди акча белән кибеттә түләп була, ә нинди хәлдәгесен коммерция банкында алыштырырга туры киләчәк? Сүзебез шул хакта.900
-
27 май 2023 - 08:15Бөтенроссия авыл Сабантуе 2023: "Авылда Сабантуй 2011 елдан бирле узмады" Әстерхан өлкәсе Иске Канга авылында XIII Бөтенроссия авыл Сабантуе башланып китте. Татарстан Республикасынан җырчылар, ансамбльләр кунакларга күтәренке кәеф, дәртле җырлар бүләк итте. Катнашучыларны Татарстан республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм Әстерхан өлкәсенең вице-губернаторы Павел Паутов сәламләде.79601
-
27 май 2023 - 15:21Намазлык тегүче: "Сатам диеп тә уйламыйм, энәмнән төшүгә алып китәләр" Ун көн эчендә бер намазлык! 4 мең сум тирәсе. Бүленмичә эшләгәндә, әлбәттә. Бәясе дә чигелешенә бәйле. Ун елдан бирле чигү энәсе аның күз нурларында коенган Гөлшат Шәрәфетдинова үзе бу эшне авырыксынмый, бәясен дә азсынмый. Элек мендәр тышлары, яулык-алъяпкычлар чиккән, соңгы елларны намазлыкка керешкән.105623
-
27 май 2023 - 16:33Әстерханда Сабан туе: "Бу Россиядә беренче Сабан туе" Сабантуйлар сезоны Әстерхан өлкәсе Җәмәле авылында Бөтенроссия авыл Сабантуеннан башланды. Чарада Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов, Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин, Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин кунак булды55700
-
27 май 2023 - 18:23"Дустыма җиңелдем, аның өчен шатмын..." Сабантуй көрәшсез була алмый. Әстерхан өлкәсе Җәмәле авылында елның беренче Сабантуена батырлар җыелды.222015
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика