16+

Күктән төшкән айфон: яки көтелмәгән бүләккә шатланырга нигә ярамый?

Туган көнем алдыннан «ВКонтакте» битемә сөенечле хәбәр килде. Янәсе, мин ниндидер бәйгедә катнашып, яңа телефон отканмын.

Күктән төшкән айфон: яки көтелмәгән бүләккә шатланырга нигә ярамый?

Туган көнем алдыннан «ВКонтакте» битемә сөенечле хәбәр килде. Янәсе, мин ниндидер бәйгедә катнашып, яңа телефон отканмын.

Телефонның да ниндие бит әле, айфонның 8нче моделе (бәясе якынча 40-45 мең!). Яңа телефонымны алу өчен, миңа бары тик үз адресымны һәм телефон номерымны гына әйтергә кирәк. Бу мәгълүмат аларга телефон китерүче курьер өчен кирәк булачак, дип язылган хатта.

45 мең минем кесәдә?

Смсны күргәч, ни шатланырга, ни борчылырга белмәдем. Беренчедән, үз телефоным ватылып, чыннан да, яңасын алырга йөри идем. Икенчедән, бу хәбәр Россиядә яңа айфон моделе сатыла торган көнгә туры килде (28 сентябрь). Бөтен җаным-тәнем белән 45 меңлек телефон отканыма ышанасым килсә дә, бушлай сыр капкында гына була дигән гыйбарәне истә тотып, миңа айфон бүләк итүчене – Мирочка Махотина исемле кызның «ВКонтакте» битен тикшерә башладым. Ни күрим, чыннан да, кыз айфоннар тарата икән. Әнә битендә, «Айфоның өчен рәхмәт» дип, «отзывлар» да калдырганнар кешеләр. Минем кебек айфон отучылар, бәхетле елмаюларын яшермичә, фотолар да калдырган хәтта. Башка кеше шуның белән тынычланыр иде дә, рәхәтләнеп шәхси мәгълүматны биреп, айфонын көтеп утырыр иде. Аннан соң телефон белән адрес бирүнең нинди куркынычы бар инде аның?! Ул бит синнән банк картасын сорамый. Мошенник булып чыкса, трубкаңны алмыйсың һәм өеңә кертмисең, шул гына. Юк бит, каныма сеңгән шикләнү һаман тынычлык бирмәде. Эһе... Бу кызның бөтен фотолары да әле кичә генә куелган бит! Менә тотылды. Җавап бирмәдем мин моңа. Туп-туры полиция хезмәткәрләренә шалтыраттым. Алардан җавап көткәнче, әлеге битне инде «удалять» итеп тә өлгергәннәр иде.

Берәүгә дә ышанма!

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәткәре Елена Радайкина сүзләренчә, мондый смс-хәбәрләр интернет мошенниклардан килә. Алар «ВКонтакте», фейсбук, инстаграм кебек социаль челтәрләр, ватсап, телеграм кебек мессенджерлар, телефон, электрон почта аша төрле юллар кулланып, кешене алдалый.

– Әгәр дә сезгә шундый хәбәр килсә, җавап бирмәгез, алар җибәргән бернинди сылтамаларга да басмагыз. Иң яхшысы – полиция хезмәткәрләренә хәбәр итү. Алар халыкка шундый төр хәбәр килә икәнен белеп, хәбәр таратучыны күзәтеп тора ала. Монда аек акыл белән эш итәргә кирәк. Айфон – кыйммәтле бүләк, теләсә кем аңа кызыга ала, ләкин сез бернинди дә бәйгедә катнашмагансыз икән, бу инде шикләндерергә тиеш. Чит кешегә бернинди очракта да адресыгызны бирмәгез. Алар сезнең кайсы вакытта фатирда булмавыгызны белеп, аны талап китәргә мөмкин. Телефон номерын бирү дә яхшыга илтми. Башта телефон номерын сорарга, бераз вакыт узгач, банк картагыз эшләми, дип, аның пин-кодын сорарга мөмкиннәр. Соңыннан сезнең мәгълүматларны интернет кибетләрдән әйбер сатып алу өчен куллана алалар, – ди Елена Радайкина.

Интернет, телефон аша алдаучыларның алымнары күптөрле. Иң киң таралган алдаулар «Авито», «Юла» кебек бушлай игъланнар элә торган интернет сайтларына туры килә. Монда җинаятьчеләр, төрле сәбәпләр табып, кешедән банк карталарының номерларын белә. Соңыннан акчасын урлый. Якыннардан, туганнардан килгән «Бәлагә юлыктым, коткар!» дигән смс-хәбәрләр белән дә кешене бик яхшы алдалый җинаятьчеләр. Бу очракта, акча сорасалар, якыныңа шалтыратырга, аның кайдалыгын ачыкларга тырышырга кирәк. Банктан смс-хәбәр килгән очракта да шикләнергә була. Иң яхшысы – банкның үзенә барып хезмәткәрләр белән очрашып сөйләшергә.

Бүгенге көндә мошенниклык – аз ачыклана торган җинаять төре. Әлегә халыкны алдаган җинаятьчеләрнең 34,2 проценты гына кулга алына. 2018 елда 2996 алдау очрагы теркәлгән булса, бүгенге көндә аларның 807се генә ачыкланган.

Ринат Галиәхмәтов, блогер, «Татар малай» инстаграм аккаунты иясе:

– Мин Түбән Камада торганда, төнлә таныш булмаган номердан «Сәлам, брат! Мин Сочи якларына ял итәргә киттем. Авариягә очрадык. Миңа 500 сум акча җибәрмисеңме?» дигән смс-хәбәр килде. Минем үземнең юридик белем булгач, мошенниклар эшчәнлеген яхшы аңлыйм. Шуңа, артык игътибар итмичә, «Нигә 500 сум гына сорыйсың, 50 мең сорамыйсың?» дип язып җибәрдем. Шуннан соң бу кешедән хәбәр булмады. Күбрәк «ВКонтакте» аша алдалыйлар. Хәзер дә, дусларымның битен «ватып», миннән акча сорап язалар. Хәтта татар телендә язучылар бар. Бу вакытта мин, аларның үзләренә шалтыратып, шундый-шундый хәл килеп чыкты дип әйтәм. «ВКонтакте» битендә «заблокировать», «пожаловаться» дигән төймәләр бар, иренмичә, социаль челтәрнең администраторына язам. Үзеңне интернет-мошенниклардан саклау өчен таныш булмаган сайтларга кермәскә кирәк. Мин шулай ук телефоныма антивирус куйдым. Ул да шикле сайтлар турында хәбәр итеп тора. Аннан соң нинди дә булса сайтта теркәлгән очракта, аңсыз рәвештә генә «ок» дигән төймәгә басмыйм, башта бөтен документларны укып чыгам. Күп очракта «ок» төймәсенә басмыйча гына да сайтларда теркәлеп була. Шулай ук бәлагә очраган берәр кешегә акча җыябыз, дип шалтыратсалар, язсалар, иң беренче чиратта аны раслый торган документларның копиясен сорыйм. Менә шулай үземне алдатмаска тырышам.

Айсылу Лерон, журналист, радио, телевидение алып баручысы:

– Бер тапкыр минем инстаграм битемне урладылар. Мин аны белгечкә мөрәҗәгать итеп кенә кайтара алдым. Бу да интернет-алдауларның бер төре, аннан соң бу кешеләр, аккаунтыңны кайтару өчен, синнән акча таләп итә башлый. Мин алар белән элемтәгә чыкмадым, миннән акча сорый алмадылар. Ә менә минем хәлдә калган танышларымнан сораганнар. Аккаунтыңны кире сатып алу өчен якынча 20-30 мең кирәк икән. Алдануымда үзем гаепле. Почта ящигыма инстаграм тамгасы белән «сезнең битегездә шикле активлык бара, шуны тикшерү өчен логин белән паролегезне кертегез» дигән хәбәр килде. Мин инде, озак уйлап тормый автомат рәвештә, данныйларымны керттем. Хатны ачканчы, җентекләп, хат язган кешенең адресын тикшерергә кирәк икән. Аннан соң да шундый төр өч-дүрт хат килде, ләкин мин инде алдакчыларны аерырга өйрәндем.

Динар Хәмидуллин фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шимбэ кон улым белэн киленем, оныгым кайтты. Кызымнын кайтуын котэбез. Абыйсына кызым шалтырата. Ни булган икэн инде дип кайгырдым. Болай гына шалтырата, Ди, улым. Кич белэн сонрак кына кызым да кайтты. Тизрэк чабып чыктым, кызымны каршы алам. Минем Дэ кызым сойли. Мина абыйнын WK битеннэн СМС как килде, Ди. Абый 15000 акча сораган ди.! Нэрсэ булган икэн, диеп абыйга шалтыратым, Ди. Э абый авылга кайттык, Ди! Вэт Сина тамаша, жуликлар Бер Дэ тик тормый шул!!! Сак булырга кирэк икэн!!!

    Мөһим

    loading
    2
    X