16+

Көлмә кешедән...

Кызык та кызганыч та бу дөнья. Адәм баласына алга карап белү язмаган шул.

Көлмә кешедән...

Кызык та кызганыч та бу дөнья. Адәм баласына алга карап белү язмаган шул.



Әгәр дә Яңа ел көннәрендә берәрсе тиздән “борынчык” – битлек киеп йөриячәкбез дигән булса, аңа чигә янында бармакны әйләндереп күрсәткән булыр идек. “Ычкындыңмы әллә?!” – янәсе.
Ләкин бүген шундый көннәр килде. Урамга чыгып карасаң, бөтен кеше – битлектән. Башкача була да алмый. Кимәгәннәрне зур штрафлар көтә. Ә акча кычытып тормый әле монда кесәдә.

Уйласаң, уелып китәрлек. Тормыш-яшәеш “элек” һәм “хәзер”гә бүленде дә куйды. Беркем дә көтмәгәндә, беркемнең дә башына да килмәгәндә. Дөрес, элек тә бар иде ара-тирә битлек киючеләр. Бигрәк тә, грипп кизүе вакытында күбәя, башлыча, яшьләр була иде алар. Андыйлар яныннан шикләнеп кенә, сакланып кына уза идек: “Грипп йокмасын тагын!”

 Ул чакта, элек метрода бер кызның битендә кара төстәге эт борынчыгы төсле битлек күргәч, гаҗәпләнүдән газетабызга язма да язган идем. “Караборынның дусты” дип аталган бу мәкаләдә үсмер кызны үзенә шулай игътибар яулауда гаепләгән идем. Бер вагон битлексезләр арасында бу эт борынчыгы бигрәк эчне пошырып, ерактан ук кычкырып, акаеп торган иде шул.

Безнең татарда: “Көлмә кешедән, авызың өшегән”, – дигән мәкаль бар. Менә хәзер үзем дә элек өйдән чыкканда телефон белән ачкычны гына барлаган булсам, бүген битлек белән эшкә йөрер өчен бирелгән белешмәне дә онытмыйм дип кат-кат карыйм. Калган булса, кабат кереп алам.
Хәзер ул битлек дигәннәренең ниндие генә юк. Бигрәк тә, яшьләр аны гел модага кертте бугай. Киемнәре төсләренә карап битлекләрнең дә төсләре үзгәрә. Бик матурлары, чәчәкле-чуклылары да бар. Алар үзенә күрә бу соры көннәрне бизиләр дә әле. Урамда чәчәкле май икәнен искәртәләр.

Менә бүген эштән бүләк итеп биргән кара битлекләрне күргәч, шул “Караборынның дусты” язмасы кабат исемә төште. “Тагын ниләр күрәселәр бар икән инде?” - дип уйлап куйдым. Хәер, анысын бер Аллаһ кына белә шул.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading