16+

«Күлмәктән туган бабам» көндәлеге (Бөек Ватан сугышы хатирәләре)

«Әгәр без сугышны онытсак, Ул кабат киләчәк», – дип җырлана бер популяр җырда. Бөгелмә шәһәре мәктәбе укытучылары да моны яхшы аңлый.

«Күлмәктән туган бабам» көндәлеге (Бөек Ватан сугышы хатирәләре)

«Әгәр без сугышны онытсак, Ул кабат киләчәк», – дип җырлана бер популяр җырда. Бөгелмә шәһәре мәктәбе укытучылары да моны яхшы аңлый.

Шуңа да әледән-әле үз укучыларына сугыш темасына иншалар яздырталар. Кайбер укучылар бу тема белән ныклап кызыксына, эзләнүләр алып бара башлый.

Шәһәрнең 6нчы мәктәбендә укучы Дамир Мөхәммәтшин бабасының әтисе турында яза. “Күлмәктән туган бабам” дип атый ул үзенең язмасын.

Инша белән Дамирның укытучысы Румия Хафизова безне дә таныштырды. Чынлап та, сугыш турында гыйбрәтле, бик тәэсирле язма.

“Сугыш... Бик куркыныч сүз бу! Сугыш бик күп кешеләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы (инша узган ел язылган – Ред.). Шунысы кызганыч, сугышнын ачысын, афәтен кичергән, күкрәк тулы медальләрен чыңлатып, Җиңү көнен каршылаучы ветераннарыбыз бик аз, юк дәрәҗәсендә инде. Минем сугышта катнашкан бабам турында кешеләргә җиткерәсем килде. Бу гаиләнең тормышы – зур тарихның бер күзәнәге. Бабам үзе турында һәрвакыт: “Мин күлмәктән туган”, – дип әйтә торган булган.

Бабамның әтисе Әхмәтҗәлил Мөхәммәтшин Азнакай районы Чалпы авылында 1908 елда дөньяга килә. Революциядән соң аларны кулаклыкта гаепләп, Свердловск ягына сөргенгә озаталар. Туу турындагы таныклыкта әтисенең исеме һәм туган вакытының дөрес язылмавы сәбәпле генә Әхмәтҗәлил бабам Чалпыдан китми кала. Әтисе сөргеннән азат итәр өчен, улын үзенеке түгел дип әйтә.

Гаиләсеннән башка яшәү бабама җиңел булмый, билгеле. Ләкин илдә чыпчык үлми, диләр бит. Бабам да 27 яшендә Бөгелмәгә килеп, станциягә эшче булып урнаша. Бөек Ватан сугышы башлангач та аның беренче көннәреннән үк Кызыл Армия сафларына кушылып, 321нче укчы дивизиянең 493нче укчы полкы составында фронтка китә

Озак та үтми, аларның полклары Новгород өлкәсе янында әсирлеккә төшә һәм җәяү Германиягә озатыла. Кызганыч, тормышының бу фаҗигале өлеше турында

бабам беркайчан да сөйләмәгән. Әсирлектән ул бары тик 1945 елның апрелендә генә азат ителә. Бабамның бу чоры безгә сер булып калса да, бер вакыйганы ул күз яшьләрсез искә алмый калмаган. Германиягә җәяүләп барганда тамаклары ач, өсләре ялангач, үзләре хәлсез була алар. Ашарга ярый-ярамавына карап та тормыйча, теләсә нәрсә белән тукланырга әзер булган вакытлары күп була бабамнарның. Бервакыт шулай җәяү барганда юл кырыенда үлеп яткан ат гәүдәләрен күреп, күп кенә әсирләр шуңа ташлана. Ләкин атлар исләнеп, кортлап беткән булган. Бабам да ач бит. Ул да барырга тели, тик немец солдаты аны һәм берничә әсирне, әкрен генә: “Үләсең бит!” – дип, сиздермичә генә читкә этеп җибәрә. Һәм шулай итеп, немец солдаты бабамның гомерен саклап кала! Ә күпләр бозылган ит ашап үләләр. Менә шул вакыйга бабамның күлмәктән тууын исбатлый да инде.

Әсирлектән соң да бабама шактый күп авырлыклар күрергә туры килгән. Бик күп тикшерүләрдән соң гына акланган ул. Хәрби бүләге “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен!” медале дә, генералларның рәхмәт хатлары да бик соңлап эзләп тапкан аны.

Бабама Җиңү көнен күрергә дә, туган ягына кайтып тыныч тормышта хезмәт куярга да насыйп булган. Гомере буе: “Фашистны тиешенчә кыйный алмадым шул”, – дип үкенеп яшәгән бабам 1969 елда олы оныгының туган көнендә вафат булган.

Рәис бабам әтисе Әхмәтҗәлил бабай турында безгә еш сөйли, әсирлектә язган куен дәфтәрләрен саклык белән генә кулына ала. Бигрәк тә, немец солдатын гел искә төшерә. “Мин ул солдатка рәхмәтлемен, әтиемне саклап калган. Аңлагыз, балалар, начар милләт булмый, начар кешеләр була, кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен”, – ди бабам.

Бабам Әхмәтҗәлил Мөхәммәтшин әсирлектә күргәннәрен куен дәфтәренә язып барган. Ләкин язу гарәп телендә булганга, әлегәчә укый алганыбыз юк. Бәлки, кем дә булса безгә ярдәм итәр дип өметләнәбез. Әгәр дә ул дәфтәрне укый алсак, бабам турында күп кенә яңа мәгълүматлар белер идек”, – дип язылган иде иншада.

...Һәм менә күптән түгел генә Румиядән сөенечле хәбәр алдым. Казан Кремле музей хезмәткәрләре теге көндәлекне укый алганнар бит!

Көндәлектә әсирлектә бергә булган иптәшләренең исем-фамилияләре, адреслары да бар. Алар да кемнәрнеңдер кадерлеләре... Аларның бөтенесен бергә җыеп туплап бирәбез.

Азнакай Туек авылы – Шәфигулла, Ютазы, Бәйрәкә Гариф, Тымытык, Тат. Шуган – Якупов Сөләйман, Саба, Шәмәрдән станциясе Югары Симет авылы – Бакиров Хаир, Әлмәт Бишмунча – Шакирянов Зәкиян, Әлмәт, Чупай – Базанов Мәхмүт, Әтнә Күәм – Ниҗаметдинов Сәлим, Мөслим районыннан – Баздавнов Иван, Арча, Урнашбаш авылы – Хәбибулла, Азнакай Түбән Яке – Байдаков Сәлим.

Җиңү таңын якынайтуда аларның да өлеше бар. Бәйрәм алдыннан рухларына дога кылыйк. Ә Бөгелмә укучыларына һәм укытучыларына рәхмәт, Әфәрин!

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading