Шәһри Казан

«Кәҗәләремне бик яратам»

Гөлсинә һәм Фәварис Котдусовлар кәҗәләр асрый. Бервакыт аларның саны хәтта 25 башка җиткән булган.

– 1979 елда шушы йортка килен булып төштем. Күңелемә иң хуш килгәне – печән, утынның иркен булуы иде. Абзардагы сыерга күз төшердем: алдында да, астында да печән. Болай булгач була икән дип уйлап куйганым истә, – ди Гөлсинә апа – Башта каената, аннан соң каенана үлеп китте. Әни үлгәч, Азнакай кибетендә эшләгән җиремне калдырып кайттым. Мал-туар карарга кирәк иде бит.
Котдусовлар башта куяннар, аннары тавыклар тотканнар. Шуннан соң гына кәҗәләр асрый башлаганнар.

– Куяннарыбыз да бик күп иде. Язын да, көзен дә бәби китерәләр иде. Аның бәлеше бик тәмле иде шул. Кәҗәләремне дә бик яратам. Әнкәй үлгәнче сыер асрады, ә мин куркам аңардан. Якын барып, саварга шүрли идем. Ә кәҗәне кирәк икән – мөгезеннән сөйрисең, кирәк икән – җилкәгә салып та алып кайтасың. Арада берсе командир була. Башкалар шуңа ияреп йөри. Һәрберсенең үз исеме бар. Кәҗәләрне бик күп асраган вакытлар булды. 25әр башка җиткән иде хәтта. Хәзер кимеде инде. Өч ана кәҗәбез, күрше-тирәләргә кунакка керә торган бер тәкә малае бар. Җәй көне аларны көтү итеп көтәбез, – ди хуҗабикә.

Реклама

Кәҗә сөтеннән катык, эремчек ясыйлар икән. Ә бәрәннәрен саталар.
– 2 литр сөтне үзебезгә алып калам да калганын бәрәннәренә имезәм, чөнки аларын сатам. Ә сөт эчеп, яшел үлән ашаган кәҗә бәтие сәламәт, нык, актив була. Кәҗә сөте файдалы булса да, аны бөтен кеше дә эчә алмый шул. Аннан соң тагын бер үзенчәлеге бар: сыер сөте берничә көн торса да, кәҗә сөтен озак саклап булмый, – ди Гөлсинә апа.

Безне тыйнак кына тыңлап торучы Фәварис абый авылның зиратын карый икән. Чүпләрен җыештырып, печәннәрен чабып, коймаларын төзекләндереп тора.
– Бу безнең әтидән калган йорт. Шактый таушалган иде. Ихатабызга бер ят ир-атның аягы басмады, Фәварис барысын да үз куллары белән эшләп чыкты, – диде Гөлсинә апа, ирен мактап.


Азнакай, Балтач.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: