1 сентябрь алдыннан телефоныма ватсаптан хат килеп төште. Ачып карасам: «Тиздән бөтен өйләрдә! Дәресләр әзерләнде… Әниләр тамаксыз калды... Балалар чукракланды... Күршеләр яттан өйрәнде... Эт сөйләп бирде...» дигән көлдергеч җибәргәннәр. Ни көләргә, ни еларга белмәссең. Нәкъ безнең балаларның уку программасының өстенә «баскан да куйган» лабаса...
Башланды
Әле генә 1 сентябрьгә күпме акча түгеп балаларын әзерләгән ата-аналарның кабат тынычлыклары бетте: йокысыз төннәре, «борчулы» көннәре башланды. Интернетны ачып әниләр группасын карасаң, күпләр танышлары аша сабыйларына әйбәт репетиторлар эзли.
Узган ел улым беренче сыйныфта гына укыганлыктан, билгеләр куелмады. Шуңа да андый проблемалар миңа кагылмады, билге өчен куркуларны белмәдем. Менә быел бар да башкача: көндәлеккә билгеләр дә төшә, дәресләр дә әкренләп авырлаша башлады. Ә беркөнне улым, инглиз теленнән диктант була, дип кайтып әйткәч, бераз аптырашта калдым. Кемнәргә диген?! 2нче сыйныф укучыларына!
...Үзем 11нче сыйныфка кадәр немец телен үзләштердем. Әлеге чит тел безгә беренче тапкыр 5нче сыйныфта керә башлады. Шул җиде ел уку дәверендә бер тапкыр да диктант язып карамадык. Тик аңа карап кына мин укыган чит телне начар беләм дип уйламыйм. Бер елны Мисырга ял итәргә барып алманнар отеленә эләккәч, немец телендә аралашканнан соң, мин моңа тагын бер кат инанган идем.
Ә хәзер менә балам белән бергә инглиз телен өйрәнә башладым. Ике телнең хәрефләре охшаш булса да, укылышы ягыннан алар төрлечә әйтелә. Шуңа да башта бөтен теманы үзем «кимереп чыгам», аннан улыма өйрәтәм. Аңлап, үзләштереп бетермәгәннәрен интернеттан карыйм. Кайвакыт төн уртасы җитми торып йокларга да яткан юк. Минем өйрәтү белән генә әллә ни җимереп булмас, укуны башыннан «эләктереп» китмәсәң, соңыннан авыр булыр, дип, мин дә улыма репетитор эзләп карадым. Бер дус кызым аша инглиз теле укытучысының номерын табып шалтыраткан идем, аның өстәмә шөгыльләнер өчен буш сәгатьләре калмаганлыгы ачыкланды. Инде әти-әниләр балаларына укытучыдан урыннарны сентябрь башында ук «алып куйган»... Бәяләр дә хәйран гына – «кесәгә сугарлык» – репетиторда 1 сәгать шөгыльләнү 600-800 сумга кадәр, ә мөгаллим үзе өеңә килеп өйрәтсә – 700-950 сум. Безнең очракта, мәсәлән, атнасына өч тапкыр репетиторга йөртергә уйласаң, 2-3 мең сумга якын акча бер чит тел өчен генә сорала. Ә бала рус теле яки математика кебек фәннәрдән дә «аксый» башласа? Шуңа өстәп, мәктәп яшендәге берничә баласы булган гаиләләрне искә төшерсәң... Уйларга да куркыныч! 10-15 меңгә эшләп йөргән гади халыкның акчасы ашарына да калмый булып чыга.
Грузиядә уку башкача
Бер ел элек төркемдәш кыз монда булган бар мал-мөлкәтен сатып, бернидән дә курыкмыйча, гаиләсе белән Грузиягә яшәргә күченде. Инстаграм битендә ул кызларының грузин-рус телле мәктәптә ел буе ничек укыганнарын, андагы белем бирү системасын бөтенләй башка яктан ачып биргән бик тә кызыклы бер пост урнаштырды. Моны сезгә дә тәкъдим итәм: «Грузиядә укулар 15 сентябрьдән башланып, 15 июньгә кадәр дәвам итә. Без укый торган мәктәп ике сектордан тора: анда грузин һәм рус телләрендә белем алалар. Беренчесендә бары тик грузин телендә генә укытылса, икенчесендә (минем кызлар укый торганында) рус телендә генә белем бирелә. Шулай да кайбер фәннәрдән, мисал өчен математикадан – күнегүләрне, географиядән – параграфларны, берникадәр текст өлешен грузин телендә очратырга мөмкин. Гомумән, соңгы ике елда рус мәктәпләрендә балаларга урыннар җитми башлаган. Һәр сыйныфта 25-30 бала икешәр сменада белем ала. Кайчандыр мәктәп директоры бу кадәр укучы белем ишекләрен ачып керер дип хәтта күзалламаган да булган...
Грузиядә 1нче сыйныфка укучыларны 6 яшьтән кабул итәләр, аларга дәүләт өр-яңа ноутбук бүләк итә. Анда һәр фәннән уен формасында эшләнгән укыту программалары урнаштырылган. Шуның буенча балалар атнага бер мәртәбә мәктәптә дә, өйдә дә шөгыльләнәләр.
Мәктәптә 12 сыйныф өчен төгәл итеп расписание төзелгән. Минекеләр башлангыч сыйныфта укыганлыктан, алар көн саен математика, рус һәм грузин теле дәресләрен өйрәнәләр. Атнага өч мәртәбә инглиз теле һәм география (табигать белеме), ике тапкыр физкультура, музыка һәм рәсем дәресләрен алалар. Мәктәпнең үзендә түләүле түгәрәкләр дә эшләп килә: бәяләре 250-300 сум тирәсе. Ә төштән соң калып укучылар 700 сум түли. Әни буларак мин Грузиядә укуның уңай яклары дип түбәндәгеләрне әйтер идем:
Балаларга билгеләр 5нче сыйныфтан соң гына куела башлый. Бала аңлап бетермәгән дәресләрне әле 5нче сыйныфка кадәр әкренләп өйрәнә алу мөмкинлеге булу. Тыныч әни – тыныч бала сериясе кебек...
Грузия мәктәпләрендә балаларны бик яраталар һәм аларны гел мактап торалар. Кайбер укытучылар баланың дәфтәренә аның нинди әйбәт булуы, аны ничек яратуы турында язып та җибәрә. Бу исә балага тагын да тырышып укырга стимул бирә.
Мәктәпләрдә дәресләр унынчы яртыда башлана.
Ел буе балалар өй эшләрен үзләре эшләп барды. Бик кирәк булганда гына мин ярдәмгә килдем.
Мәктәп автобуслары. Балаларны мәктәпкә өйдән килеп алалар һәм алып кайтып куялар.
Мәктәптә 5 көнлек уку атнасы.
Ата-аналардан мәктәпкә ремонт ясау өчен акча җыю дигән әйбер юк.
Үзебез кайбер кирәк-яраклар өчен генә 5 лар (безнең акча белән 100-120 сум) акча җыйдык», – дип язган иде ул.
Үзеңнеке үзәктә дигәндәй, мин инглиз теле ничек укытылуы турында сорашмый кала алмадым. Баксаң, Грузиядә чит телне башлангыч сыйныф укучыларына бары тик сөйләм телен үстерүдән, дәфтәрләрдә хәрефләр язарга өйрәтүдән башлыйлар. 5нче сыйныфка кадәр грамматикага өйрәтү, зачет ише әйберләр бөтенләй юк, ди.
Бездәге 4нче сыйныфлардан башланган Бөтенроссия тикшерү эше, 9нчы сыйныфлардагы ТДИ, чыгарылыш укучыларына уздырыла торган БДИ кебек сынау алулар да Грузиядә укучылар өчен чит нәрсә. Имтиханнарны да быелдан бары 10нчы һәм 12нче сыйныф укучылары өчен генә калдырганнар, репетиторларны да имтиханнарга әзерләгәндә генә яллыйлар икән.
Бер төсле итеп форма киеп йөрүне таләп итү дә юк Грузиядә. Мәктәпкә өске өлеше ак, асты кара чалбар яисә кара футболка белән кара итәк киеп килергә мөмкиннәр. Беркем дә: «Формаң кайда? Нигә моны кидең?» – дигән сораулар белән укучыларга «бәйләнми», ди. Дустымның сүзләренә караганда, статистик мәгълүматлар буенча, укуга иң аз акча тотучы халык та – грузиннар.
«Тискәре якларына килсәк, грузиядә балалар китапларны бик саксыз тота. Бездәге кебек әсбапларны тышлау, кадерләп тоту аларга ят күренеш. Аннан тәртип ягыннан, Грузиядә укучылар бик шау-шулы. Мисалга, әти-әниләр җыелышында балалар олылар белән бергә утыра ала. Шунда берәр укучы йөгереп йөрсә дә, аңа сүз әйтмиләр», – дип ассызыклап үткән иде төркемдәшем.
Гаеп кемдә?
Сер түгел, без белем алган система күптән юкка чыкты. Укыту программасы да бөтенләй башка инде: 1нче сыйныфка бала укый-яза белеп килергә тиеш. Кая гына карама, белем алу хәзер акчага килеп «төртелә». Шуны аңлап бетермим, нигә укучыларны башлангычтан ук шуның кадәр авыр программа белән укытырга? Гаеп кемдә? Балаларын башкалардан артта калмасын дип, соңгы тиенен түләп укытырга риза булган ата-анадамы? Эш хакы әз булганнан өстәмә шөгыльләнүче укытучылардамы? Яки уку системасын булдыручылардамы? Сораулар күп, ә җавап юк. Әмма таякның юан башы һаман да әти-әниләр башына төшә: балаңны яхшы укучылар исемлегендә күрәсең килсә, акчаңны кызганма...
Илүзә ШӘРИПОВА.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар