16+

«Көмеш кыңгырау» иҗат бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Техникум-училище һәм көллиятләрдә укучы студентлар арасында иҗатка тартылучы, очерк-шигырь язучылар шактый күп.

«Көмеш кыңгырау» иҗат бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Техникум-училище һәм көллиятләрдә укучы студентлар арасында иҗатка тартылучы, очерк-шигырь язучылар шактый күп.

Бу көннәрдә аларның иҗатын бәяләделәр.
Техник һөнәри белем бирү дип кенә карап булмый, монда да язу сәләте әле ачылып кына килүче талантлы балалар да бар. Кайберләре уку йортындагы әдәби түгәрәккә йөри, араларында район газетасында шигырьләре басылган, хәтта җыентыкка керүчеләр дә күренде.

Казан технология һәм дизайн көллиятендә журналистика буенча “Көмеш кыңгырау” иҗат бәйгесе инде 4нче тапкыр уздырыла. Конкурста республика күләмендә эшләүче барлык урта һөнәри белем бирүче уку йортлары катнаша ала. Педагогика юнәлешендә укучы белән техник уку йортында белем алучыны беркадәр чагыштырып та булмый кебек. Тик кайчак техник белем бирүче һөнәри уку йортында да энҗеләр ялтырап китә. Мәсәлән, Казан энергетика көллияте студентлары Энҗе Гафиятуллина җитәкләгән “Энҗеләр” түгәрәгенә йөри. Безгә бу бик кызык тоелды. “Көллияттә берничә ел дәвамында әдәби түгәрәк эшли. Анда татар телен һәм сәнгатен яратучылар йөри. Утырышларда укучыларның язма иҗатын укып тикшерү, фикер алышу алып барыла”, – дип сөйли әдәби түгәрәкнең җитәкчесе, үзе дә шигырьләр язучы фән кандидаты Энҗе Гафиятуллина.

Лениногорск политехник, Казан радиомеханика, П.В.Дементьев исемендәге Казан техник-авиация, Кама төзелеш көллиятләрендә, Әлмәт политехник техникумы, Әтнә, Кукмара, Чистай, Нурлат аграр уку йортларында да әнә шулай татарча иҗат итүче балаларга игътибар булуы сөендерә. Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Нәбирә Гыйматдинова да бәйгеләрнең бүген күп булуын әйтә. Тик монысының үзгә булуын сөйли ул. “Биредә ел саен катнашырга теләүчеләр саны арта. Кызыксыну көчәйде. Бу татар теленең саклап калуның бер чарасы булып тора. Әлеге бәйге Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы белән киләчәктә дә оештырылса, яхшы булыр иде. Номинацияләр дә күбрәк булсын. Эссе, зарисовка кебек жанрларның да сүнмәвен телибез. Мондый бәйгеләрне үткәрү җиңел түгел, Казан технология һәм дизайн көллиятенә жюри исеменнән рәхмәтемне җиткерәм. Биредә тамга өчен генә эшләмиләр, ә татарга хезмәт итәбез дип тырышалар”, – диде ул. Бәйгедә катнашучыларның эшен “Мәдәни Җомга” газетасы журналисты, “Бәллүр каләм” иясе Сөембикә Кашапова, “Казан утлары” журналыннан прозаик Ландыш Әбүдәрова, “Шәһри Казан” газетасы журналисты һәм КФУ укытучысы Рәсимә Галиева, шулай ук “Болгар” радиосының әйдәп баручысы, журналисты Наилә Гыйбадуллина бәяләде.

Бәйгене оештыручыларның берсе Гөлфизә Мулланурова аңлатып үткәнчә, иҗат эшләре ике турда бәяләнә. Берсе әзерләп килгән өй эше – иҗади язма эшне уку, үз-үзләре белән таныштыру булса. Икенче турда биредә темалар тәкъдим ителеп, язма эш башкарырга тиеш булалар.

Беренче һәм икенче турлардан да канәгать калдык. Ландыш Әбүдәрова әйткәнчә, сәнәгать һәм политехник уку йортларыннан килгән балалар чип-чиста татарча сөйләшү генә түгел, татарча яза белүләре белән дә шатландыра. “Очерк яза белүчеләр өчен дә авыр җанр. Документальлек, әдәбилек синтезын булдыру оста язучыларга да кыенрак бирелә”, – диде ул. Гомумән, очерк номинациясендә Алабугадан Гөлзәрия Шакирова, шигырь номинациясендә Түбән Камадан Марианна Куляева җиңү яулады. Шулай ук 2, 3 урыннарга Әтнә, Чистай, Лаеш,Түбән Камада укучылар лаек булды.

Бәйгенең Казан технология һәм дизайн көллиятендә үтүе дә юкка түгел. Биредә иҗатка, татарча укытуга, гомумән, милләтебезгә чын йөрәктән хезмәт итүче акыллы педагоглар эшли. Көллиятнең алыштыргысыз директоры Илдар Яруллин үзе үк үзенчәлекле шәхес. Аның Чаллы шәһәрендә Гали Акыш исемендәге сәләтле балалар мәктәбендә директор, аның Чаллыда да, Казанда да оештыру эшләренең башында торуы күп нәрсәләр турында сөйли. Бик тәрбияле һәм мәртәбәле һәм тыйнак кеше ул. Икенчедән, биредә бик тә тыңгысыз, үз эшенең остасы булган татар теле укытучысы Гөлфизә Мулланурова эшли. Гөлфизә Мидхәт кызы 40 елдан артык татар тел гыйлеме биреп кенә калмый, балаларны татарча җырлата да, биетә дә. Дизайн көллияте булгач, милли бизәкләр төшерелгән киемнәр дә эшләтеп кидертә үзенең студентларына. Алар исә биредә алган белемнәрен кулланып бәйгеләрдә җиңүләр яулый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading