16+

Көн саен үлем. Коронавирусның чираттагы корбаны

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 39нчы үлем очрагы теркәлгән. Бу - Казанда яшәүче 1951 елда туган хатын. Әлеге хәбәрне Республиканың коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабында хәбәр иттеләр.

19 июльдә хастаны авыр формадагы коронавирус авыруы белән 7нче шәһәр хастаханәсенә китергәннәр. Ханымның хәле үпкә ялкынсынуы булганлыктан, нык катлауланган. Сулыш алуы авырлашканлыктан, ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Моннан тыш, аның берничә хроник авыруы дә булган.

24 июльдә аның йөрәге тибүдән туктаган. Коронавирустан үлүе махсус экспертиза ярдәмендә ачыкланган.
Мәрхүмәнең якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нишлэп сон ИВЛга тоташтыргач бетенесе улеп бара? Кеше хэле киресенчэ яхшырырга тиеш лэббаса...

    Мөһим

    loading