16+

Көнчыгыш маневры Көнбатышны сагайта

Россиянең 10 субъектында запаста булган берничә мең гражданнар чакыртып алынган, Көньяк һәм Үзәк хәрби округларда территориаль гаскәрләр формалаштырылган, ягулык һәм сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итү өчен – 80, азык-төлеккә 100 склад булдырылган.

Россиянең 10 субъектында запаста булган берничә мең гражданнар чакыртып алынган, Көньяк һәм Үзәк хәрби округларда территориаль гаскәрләр формалаштырылган, ягулык һәм сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итү өчен – 80, азык-төлеккә 100 склад булдырылган.

Материаль-техник тәэмин ителешне – 36 мең хәрби, техниканың төзеклеген 2 меңнән артык хәрби көчләр һәм сәнәгать предприятиеләре белгечләре тәэмин итәчәк. Шөкер, бу хәбәрләр сугыш башлану турында түгел, бары тик хәрби өйрәнүләр белән генә бәйле. Бүген «Көнчыгыш-2018» дип аталган маневрлар башланып китте. 17 сентябрьгә хәтле барачак әлеге зур өйрәнүләр биш гомумгаскәр, дүрт хәрби-һава көчләре һәм һава һөҗүмнәре оборонасы полигоннарында, өч диңгез һәм ике култык акваториясендә узачак. Әлеге өйрәнүләр ике этаптан тора. Беренчесендә – Ерак Көнчыгышта гаскәрләрне җәелдерү һәм Хәрби-диңгез флотын көчәйтү белән тәмамланса, икенчесендә оборона һәм һөҗүм барышында төрле төркемнәр белән идарә итү булачак.

Халыкара статусын алган маневрларда Россиядән тыш Монголия белән Кытай да катнашачак. Барлыгы 297 мең хәрби, 1000нән артык самолет, вертолет, пилотсыз очкычлар, 80гә якын хәрби кораблар һәм тәэмин итү суднолары, 36 мең танк һәм башка хәрби машиналарны катнаштыру каралган. Мондый зур маневр – Россия тарихында беренче. Соңгысы 1981 елда, СССР чорында булган иде. Белорус, Киев, Балтыйк буе хәрби округларында һәм Балтыйк диңгезе акваториясендә узган ул маневрларда 20 дивизия, 100 мең кеше, 100дән артык самолет катнашкан булган. Кайбер аналитиклар 1981 елгы маневрны масштабы һәм төркемнең саны буенча Бөек Ватан сугышы чорындагы иң эре операцияләр белән дә чагыштырган. Дөрес, 1981 елда техникасы да, коралы да башка булган инде.

1990 елларда өйрәнүләр АКШ, Япония белән берлектә үткәрелде, әмма ул чакта хәрбиләрнең саны берничә меңнән артмады. Ерак Көнчыгышта узган беренче эре стратегик өйрәнүләр 2003 елда булды, ул чагында 70 мең кеше катнашты. Соңгы елларда стратегик команда-штаб өйрәнүләре уздырылды, ә быел исә башка формасы – маневрлар сайланды.

37 ел элек булган маневрлар кебек, быелгысына да дөнья җәмәгатьчелегенең игътибары зур, бигрәк тә Көнбатыш җентекләп күзәтә. «Көнчыгыш-2018» маневры Россиянең масштаблы низагларга җыенуын күрсәтә», дип белдергән НАТО. Алар әйтүенчә, бу өйрәнүләр барышында Россия Европадагы куркынычсызлыкны һәм хезмәттәшлекне тәэмин итү оешмасының (ОБСЕ) нормаларын сакларга һәм чит ил күзәтчеләрен чакырырга бурычлы түгел, чөнки аның гаскәрләре ОБСЕ җаваплылыгы җәелдерелгән территориядән читтә үткәрелә (әлеге территория Уралда тәмамлана). Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы бу белдерүгә җавапсыз калмады: маневрлар масштаблы низагларга әзерләнү түгел һәм НАТО илләренә куркынычлык тудырмый. «Көнбатышта әле һаман һәрбер вакыйгада Россиянең куркынычлыгын эзләү бара, моңа бернинди нигезләмә юк. «Көнчыгыш-2018» өйрәнүләре НАТО һәм Евроатлантиканың җаваплылыгы җәелдерелгән зонадан бик еракта бара, аның әгъзалары куркынычсызлыгына тәэсир итми», – дип белдергән Мария Захарова.

Көнбатыш чикләрдән меңнәрчә чакрым ераклыкта уздырылса да, көнбатыш матбугаты әлеге маневрларга агрессив һәм ул НАТО белән Европа союзына юнәлгән дип яза. Бәлки аларны бер атна эчендә бөтен техника белән бергә 160 мең төркемне җыя алу бераз сагайткандыр? 2003 елгы Гыйракка каршы булган агрессияне искә төшерсәк, ул чакта АКШ һәм аның НАТО буенча союздашларына Фарсы култыгында 180 меңлек төркемне туплау өчен ярты ел вакыт кирәк булган иде. Борчылырга тагын бер сәбәп – әлеге маневрларда Кытайның да катнашуы. Элек, 1972 елда, АКШ бу ике коммунистик илне бер-берсеннән аера алган булса, хәзер алар бергә өйрәнүләр уздырып ята. Кытай Оборона министрлыгы өйрәнүләргә 3200 хәрби, 900дән артык төрле техника, 30 очкыч җибәрәчәк. Кытай ягы белдергәнчә, маневрлар ике ил арасындагы хәрби-стратегик хезмәттәшлекне ныгытуга, төрле куркынычлылыкка бердәм җавап бирү, регионда тынычлык һәм даимилек тәэмин итүгә юнәлгән. Шулай гына була күрсен дигән теләктә калыйк, кирәкми бит сугыш.

Фото бизәү өчен генә бирелде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading