16+

"Бер-беребезне өзелеп яраттык": көндәшен балта белән үтергән иргә хөкем карары чыгарылды

Татарстанның Югары судында коточкыч җинаятьтә гаепләнелүче Алмаз Маликовка хөкем карарын игълан иттеләр. 38 яшьлек Алмаз Маликовны 10 елга кырыс режимлы колониягә хөкем иттеләр.

"Бер-беребезне өзелеп яраттык": көндәшен балта белән үтергән иргә хөкем карары чыгарылды

Татарстанның Югары судында коточкыч җинаятьтә гаепләнелүче Алмаз Маликовка хөкем карарын игълан иттеләр. 38 яшьлек Алмаз Маликовны 10 елга кырыс режимлы колониягә хөкем иттеләр.

Ул Яр Чаллыда элекке хатынының йөргән егете Егор Бабенконы балта белән чабып үтергән иде. Аны үтерү һәм үтерү белән янауда гаепле дип таптылар. Карарны Татарстан Югары суды кабул итте.
- Хөкем карарына каршы апелляция бирү турындагы мәсьәлә суд утырышы беркетмәсен өйрәнгәннән соң дәүләт гаепләве белән хәл ителәчәк, - дип хәбәр иттеләр Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәтендә.

Җинаять узган елның 18 сентябрендә кылына. 38 яшьлек Алмаз Маликов үз машинасы белән элекке хатыны эшләгән медицина үзәгенә килә. Ир белән хатын 2018 елда рәсми рәвештә аерылышкан була. Маликов балта белән кораллана һәм үзе белән этен дә ияртә.

Көндәшен балта белән чабып үтерә
...Айгөл эш урынына көндезге сәгать өчләр тирәсендә килә, аны бирегә йөргән егете 32 яшьлек Егор Бабенко китерә. Хатын шунда ук элеккеге иренең машинасын күреп ала һәм куркудан калтырана башлый. Чөнки моңарчы Маликов һәр сөйләшкән саен аңардан үч алу белән яный. Егор хатынны тынычландыра һәм медицина үзәге ишегенә кадәр озатып куя. Аны кертеп җибәргәч, ир машинасына утыра. Шул вакытта аның янына Маликов йөгереп килә. Машинасының тәрәзәсен балта белән вата, янындагы этен дә көндәшенә каршы котырта. Бабенко күзен кан баскан ирдән ничек тә котылмакчы була, пассажир ишеге аша урамга чыга да, йөгерә башлый. Ләкин эте аны куып җитә, җиргә ега. Артларыннан килеп җиткән Маликов көндәшен балта белән чабып үтерә.Әле кичә генә сөйгәне белән киләчәккә планнар корган ир золымчы кулыннан вафат була.

Моны күргән дистәләрчә шаһит әйтүенчә, барысы да мизгел эчендә килеп чыга, алар кан эчендә яткан кешегә ярдәмгә ашыга. Әмма инде соң була...
Көндәшен соңгы сулышын алырга калдырып, Маликов канга баткан салкын коралын тотып элеккеге хатынын эзләргә, медицина үзәгенә юнәлә. Аның каршына Айгөлнең хезмәттәшләренең берсе чыга – үзе белән травматик пистолеты да булган икән. “Атам!” – дип янап, кансыз Маликовны аптырашта калдыра ул, башка хезмәткәрләр шул арада тиз генә медицина үзәгенең ишеген бикләп куя. Шуннан соң үтерүче фаҗига булган урыннан качып китә, ләкин тиздән хокук сакчылары тарафыннан тоткарлана. Тикшерү барышында үткәрелгән психиатрия экспертизасы ир-атны үз акылында дип таныган.

«Курку эчендә яшәдек»
Элекке иреннән могҗиза белән генә котылып кала алган Айгөл суд утырышында сөйләгәнчә, ул аңа күптән үч алу белән янаган.
Суд утырышында үтерүдә гаепләнүче үзен аеруча тыныч тотты һәм элеккеге хатыныннан күзен алмады. Үзе турында сөйләгәннәрдән: Мамадышта туган, Чаллыда яшәгән, шәхси фирмада каравылчы булып эшләгән, югары белемле, аерылган, тәрбиясендә Айгөл белән никахтан туган ике бала бар.
Шуннан соң дәүләт гаепләүчесе Руслан Губаев гаепләү бәяләмәсен укыды. Биредә Алмаз Маликовка “кеше үтерү” һәм “үтерергә омтылу”, моннан тыш элеккеге хатынын “үтерү белән янау һәм аның сәламәтлегенә аңлы рәвештә зыян китерү” маддәләре буенча да гаеп белдерелде.
Прокурор әйтүенчә, 2019 елның 10 сентябренә каршы төндә гаепләнүче үзенең элекке хатыны яшәгән фатирга исерек килеш килеп керә һәм «бу төн аның тормышында соңгысы булачак» дип кычкыра, аны бик каты кыйнап ташлый...

– Ул төнне үлемнән бары кечкенә улым гына коткарып калды, күршеләрне ярдәмгә чакырды, – дип сөйләде судта Айгөл үзе.
Коридор идәнендә аңсыз килеш яткан хатынны калдырып, золымчы йорттан чыгып китә. Айгөлне күршеләре табып ала, алар ашыгыч ярдәм машинасын һәм полицияне чакырта.

Даими рәвештә ире тарафыннан кыйналу, изелүләргә карамастан, Айгөл бу хакта полициягә гариза язмаган.
– Аннан бик курыктым, – дип аңлатты ул бу гамәлен. – Ул бит гел янады, кыйнап торды, шуның аркасында аерылыштык та. Әле: “Йөзеңә кислота белән сибәм”, – дип куркыта, әле: «Урманга алып чыгам да, үтерәм һәм беркемдә тапмаячак», – дип яный иде. Мине хәтта аның сеңелесе дә кисәтеп куйды, ул бит чыннан да сине берәр нәрсә эшләтергә тели, син газлы баллон сатып ал, диде. Аннары миңа аны Егор сатып алды...
Алмаздан янаулар дәвам итә һәм моны берничек тә туктата алмавын аңлагач, Айгөл ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган.
– Көтегез, шикаятегезне участковыйга тапшырырбыз, ул килер яки шалтыратыр, – диде хокук саклаучылар. Ләкин беркем килмәде дә һәм шалтыратмады да, – ди хатын судта.

«Мин ауга чыгам»
Гаепләү материалларыннан күренгәнчә, узган елның 2 сентябреннән алып Алмаз Маликов тәмам чыгырыннан чыга. Ул көн дә үзенең элеккеге хатынына шалтырата, аңа янаулы смс-хәбәрләр җибәрә. Өй һәм эш янында сагалап тора.
– Фаҗига алдыннан, 17 сентябрьдә Алмаз миңа шалтыратты. Иртәгә балаларны алып кил, алар белән саубуллашам, ә аннары синең башыңа җитәчәкмен, диде. Ә соңыннан: «Мин ауга чыгам», – дигән смс җибәрде, тикшерү эшендә болар барысы да теркәлгән, – ди Айгөл.
Шуннан соң Маликова сөйгәне Егор Бабенко белән Чаллының “Электротехник” полиция бүлегенә килеп, янаулар турында гариза яза. Ә икенче көнне алда тасвирланган коточкыч фаҗига килеп чыга...

«Хыялланган идем»
Суд утырышында золымчы кулыннан һәлак булган Егорның әти-әниләре дә чыгыш ясады. Алар улларының Айгөл белән якынча бер ел очрашуы турында сөйләде, яшьләр узган елның июлендә өйләнешмәкче дә булган, ләкин пандемия аркасында туйны кичектереп торырга булганнар.
Фаҗига булыр алдыннан Егор өч бүлмәле фатир сатып алган, анда Айгөл һәм аның балалары белән яшәргә планлаштырган...
– Инде, ниһаять, бу проблемалардан арынып, бәхетле гаилә корып җибәрермен дип хыялланган идем, – дип сөйли Айгөл. – Алмаз бик каты көнләште. Күпме аңлатып та карадым, баштарак балалар белән аралашсын, кысылмыйм, аларның да бит әтиләре булырга тиеш дип уйлаган идем. Әмма өметләрем акланмады. Мин яхшы мөнәсәбәттә булган саен, ул тәмам вәхшиләнде.

...Алмаз Маликов барлык белдерелгән гаепләүләрдән Егор Бабенконы үтерүдә генә үз гаебен таныган, ләкин махсус рәхимсезлек белән кылынган булуы белән килешмәгән. Калган гаепләүләрне дә кире каккан – янәсе элеккеге хатынын кыйнамаган, ул үзе баскычтан егылган. Айгөлне дә, аның йөргән егетен дә үтерергә уйламаган. Үтерелгән ирнең әти-әнисеннән дә гафу үтенмәгән.

«Бәхетле була алмам...»
Судта соңгы сүз алып Айгөл күз яшьләренә буылып Егор турында хатирәләрен яңартты.
– Егор бик кайгыртучан һәм көчле рухлы, гомумән, бары уңай сыйфатларга гына ия кеше иде. Миңа бер сәбәпсез чәчәкләр бүләк итте, һәрчак тәм-томнар китерде. Кибеткә азык-төлек алырга да гел үзе йөрде, хәтта ишек машинасын да һәрчак миңа ул ача иде. Аның янында чын принцесса кебек яшәдем! Комплимент ясамаган бер генә көнне дә хәтерләмим. Көненә берничә тапкыр бер-беребезне бик нык яратуыбыз хакында әйтә идек. Кичләрен сериаллар карарга яраттык, хәтта өйдәге хатын-кыз эшләрен дә эшли иде ул. Син ят, ял ит, мин барысын да эшләячәкмен, дип гел әйтә килде. Ә балалар. Егор улыма дәресләрен хәзерләште, аның белән футбол уйнарга йөрде. Ә кызым аның кулыннан төшмәде дә! Аларның хәтта үзләренең уртак уеннары да бар иде. Егор эштән кайтканда, балалар узыша-узыша ишеккә таба йөгерешәләр. Мин беренче, юк мин, дип аның муенына сарылалар. Без бик бәхетле яшәдек! Инде беркайчан да бәхетле була алмам, дип үз-үземне битәрләп йөргән вакытта очрады ул тормыш юлымда. Аның белән мин таш стена артындагы кебек хис иттем үземне. Кадерле ир-атлар, менә шундый булырга кирәк ул, Егор сыман, – диде Айгөл.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бигрэк эз бирделэр, гомерлек кирэк

    Мөһим

    loading