16+

«Көненә ике-өч мүк җиләге ашарга кирәк»

Мари Эл диюгә, аның куе урманнары, гөмбә һәм мүк җиләге күз алдына килеп баса. Анда олы юл буенда мүк җиләге сатып торучылар еш очрый.

«Көненә ике-өч мүк җиләге ашарга кирәк»

Мари Эл диюгә, аның куе урманнары, гөмбә һәм мүк җиләге күз алдына килеп баса. Анда олы юл буенда мүк җиләге сатып торучылар еш очрый.

Красногорский авылы тирәсенә җиткәч, сатучылар янында туктап алдык. Таня Чернова ниләр генә сатмый. Банкалардагы кайнатмалар күзне камаштыра, ниндие генә юк: күркә, кабак, җиләк, сырганак, бөрлегән кайнатмалары. Мүк җиләгеннән компот та япкан. Җимешләрен дә сата. 1 литры – 200 сум. 

– Быел мүк җиләге әллә ни күп түгел. Җәй коры килде бит. Гадәттә, бу җиләк урмандагы сазлыкта үсә. Мүк өстенә мәрҗән сипкән кебек. Муенсаны хәтерләтеп тәгәрәп яталар. Кемдер аны махсус комбайн белән җыя, мин кул белән җыярга яратам. Быел көненә 3-5 литр тирәсе генә җиләк җыя алдык, – ди. 

Мүк җиләген җыю куркыныч та икән. Сазлык булганга гына түгел, Мари урманнарында аюлар еш очрый, ди. Таня Чернованың үзенең күргәне булмаса да, танышларының аю белән очрашканнары булган. 

– Мүк җиләген күп кеше ала. Ул бит бик файдалы. Үзебез дә, сатканда, җиләкне кабып куябыз. Шуңа авырмыйбыздыр да. Көненә, һичшиксез, ике-өч мүк җиләге ашарга кирәк, – дип елмая сатучы. 

Мүк җиләге иммунитетны ныгыту өчен яхшы, шулай ук салкын тигәндә файдалы булып санала икән. Кайбер кешеләр аны антибиотиклар урынына эчәләр. Тән температурасын төшерү өчен дә кулланалар. Аның морсын, кайнатмасын, согын ясаучылар бар. Кышка туңдырып куйсаң да була. Мүк җиләгендә С витамины бик күп, шулай ук ул Е, К1, В төркеменә кергән витаминнарга да бай. Аппетитны яхшырта, ашказаны авырулары булганда, сидек юллары ялкынсынганда кулланыла. Кандагы холестерин күләмен җайга сала. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X