16+

Комсызлык аркасында - 30 ел колония

Шушы көннәрдә Татарстан Югары Судында үзенең вәхшилеге белән тетрәндергән җинаять эшен карау төгәлләнде. 20 көнгә сузылган биш утырыш дәвамында әлеге кан койгыч вакыйга детальләре торгызылды.

Комсызлык аркасында - 30 ел колония

Шушы көннәрдә Татарстан Югары Судында үзенең вәхшилеге белән тетрәндергән җинаять эшен карау төгәлләнде. 20 көнгә сузылган биш утырыш дәвамында әлеге кан койгыч вакыйга детальләре торгызылды.

Суд залыннан

Татарстанның Югары суды Чаллыдагы автомастерскойлар хуҗасы, эшмәкәр Абдулсалам Мааевның үлемендә гаепле дип ике кеше 37 яшьлек Эльвира Әхмәтова һәм аның сөяркәсе 30 яшьлек Александр Корнилов табылды. Җинаять эшен карау 1 июньдә башланган иде.

Әхмәтова Чаллыда массажист булып эшләгән (ә кайбер мәгълүматлар буенча, интим характердагы хезмәтләр дә күрсәткән). Клиентларының берсе Мааев булган. Сеансларның берсендә эшмәкәр өендә зур күләмдәге акча (биш миллион сумга якын) саклавы турында әйтеп куя. Биредә Әхмәтованың башында хәйләкәр план туа: Мааевка спиртлы эчемлек эчертергә, ә соңыннан иптәше Корнилов белән бергә аның фатирын таларга.

2021 елның 8 маенда Әхмәтова Мааевка бәйрәм билгеләп үтәргә һәм өендә кәеф-сафа корып алырга тәкъдим итә. Табын артында утырган вакытта хатын хуҗаның бокалына йоклата торган дару сала. Хәмер белән дару тиз тәэсир итә иргә, ул йокыга китә. Әмма озакка түгел. Әнә шуңа күрә барысы да Әхмәтова планы буенча барып чыкмый. Мааев кинәт уянып, фатир буйлап йөри башлый-ул вакытка массажист ханым сөяркәсен талау урынына кертеп өлгергән була. Корнилов фатир хуҗасының уянуын күреп, качып торырга мәҗбүр була.

Әхмәтова корбанын йокы бүлмәсенә алып кереп китә, ә аннары коточкыч хәл килеп чыга. Корнилов хуҗаның бүлмәсендә сакланучы битаны алып Мааевның башына һәм муенына суга башлый. Канга баткан хуҗаны калдырып болар акча эзли башлый, әмма уңышсызлыкка юлыгалар. Әлеге тентүләрнең барысы да өч сәгатькә якын дәвам итә. Бу вакыт эчендә Мааев берничә тапкыр үз аңына килә, тик күзләре канга баткан Корнилов аны янә бита белән кыйный. Күпме генә эзләсәләр дә, Әхмәтова белән Корнилов биш миллион сум акчаны таба алмый. Ни генә булса да алыйк, дип тумбочка өстендә яткан бер мең җиде йөз сум акча табып алып чыгып китә караклар.

Полиция хезмәткәрләре Әхмәтова һәм Корниловны икенче көнне үк тоткарлаганнар. Үлеменә кадәр Мааев өендә яшерен камера урнаштырган була.
— Әти бу камера турында кисәтеп куйган иде, әйтерсең лә, нидер сизенгән һәм, хәтта, васыять тә язып куйган, - дип искә алды Руслан Мааев.

Беренче булып әтисен тапкан Руслан Мааевның күрсәтмәләрендә ирнен бите урынында берни дә калмаганын, фатир эченең кан белән тулуы турында сөйләде. Әлеге тетрәндергеч хәлләрнең барысы да фатирда урнаштырылган видеокүзәтү камерасына эләккән. Шул видеоязма җинаять эшендә төп дәлил булып тора.

— Әти белән бәйрәм уңаеннан очрашу турында сүз куешкан идек, - дип сөйләде шаһит буларак чыгыш ясаган Руслан Мааев,- Әмма телефоны җавап бирмәгәч, нидер булгандыр, дигән шик туды. Әнинең үлеменнән соң әти үзе генә яшәде. Аның белән даими рәвештә күрешеп тора идек. Шундый хәл килеп чыгасын күз алдына да китерә алмадым. Фатирга керсәм, бөтен җирдә кан, шундый кансызлык белән кылынган бу җинаять. Әтинең битен бөтенләй танып булмый...Әле дә күз алдымда әлеге күренеш. Онытып булмый.

Хөкем ителүчеләр исә Мааевны үтерү турында ниятләре булмавын әйтеп, гаепләрен өлешчә генә таныды. Әхмәтова күп балалы әни. Кечесенә биш яшь. Беренче иреннән аерылган. Балалары  әнисенең кайдалыгы турында белми. 

Суд утырышларында хатын балалары өчен бик нык борчылуын һәм элеккеге иренә мөрәҗәгать итеп «малайларны сакла» дип елады. Сүз уңаеннан, Корнилов моңарчы төрмәдә утырып чыккан булган инде.

Әлеге фактны да исәпкә алып аны 18 елга, Әхмәтованы 12 елга гомуми режимлы колониягә хөкем иттеләр. Корнилов һәм Әхмәтова Мааевны җирләү чыгымнарын капларга һәм өч миллион сум (икесен Корнилов һәм бер миллионын Әхмәтова) түләргә тиеш булачак. Ә тагын Әхмәтованы кечкенә балалары булу сәбәпле, процессуаль чыгымнардан (адвокатка түләүдән) азат иттеләр.

Эльвираның элеккеге ире Илфар Әхмәтов та чыгыш ясады суд утырышында. 2019 елда алар Эльвира белән аерылышканнар. Өч баласы өчен дә алимент түләп торган, шуңа күрә Эльвираның шундый коточкыч адымга баруын аңлап бетерми. 
—  Кече улыбызга биш яшь. Әнисез ничек үсәр соң алар? Өчесе дә әле берни аңламый... көн саен елыйлар. Мәктәптә, яки балалар бакчасында әниләре турында белеп алып үрти башласалар, ни булыр алар белән. Мин гел эштә, аларны күзәтеп бетерә алмыйм. Белмим, нәрсә эшләргә. Белмим, - дип аптырап сөйләде Илфар.

«Гафу итә алсагыз, гафу итегез»
Һәлак булган Мааевның уллары 6 миллион сумлык матди зыянны түләттерү өчен дә гариза биргән. Алар бу акчаларны беркайчан да күрмәячәген аңлый - Әхмәтова һәм Корниловның мондый компенсацияне түли алачагы билгесез. 

Соңгы сүз алып Эльвира Мааевларга мөрәҗәгать итте.
—  Шамил, Руслан, зинһар өчен гафу итегез. Бәлки, сез кайчан да булса гафу итә алырсыз мине, -диде хатын күз яшьләренә буылып.
Хөкем ителүчеләрне яклаучы адвокат хөкем карарына шикаять бирергә ниятли. Аларның планнары турында ишетеп, Мааевның уллары да суд карарына шикаять бирергә карар иткән - алар фикеренчә, ул артык йомшак. Фикер алышуларда Руслан Мааевның юристы Корнилов өчен гомерлек төрмә, ә Әхмәтова өчен 25 елга ирегеннән мәхрүм ителү турында сораган иде. 

Комсызлык бер ишектән керсә, бәхет икенче ишектән чыгып китә, дигән мәкаль бар. Балаларының үсүенә, аларның һәр уңышына сөенү урынында хәзер өч бала әнисе ничә ел гомерен тимер рәшәткә артында үткәрәчәк.
Язма Татарстан Югары Суды матбугат хезмәте ярдәме белән әзерләнде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading