16+

Кондратьев ишегалларында тавыш бирү буенча ачыклык кертте

"Яңгыр явып торганда андый участоклар оештырырга тәкъдим итмибез, бу дөрес булмас иде. Әгәр дә инде һава торышы яхшы була икән, андый тавыш бирү урыннары оештырылачак".

Татарстандагы ишегалларында Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү оештырыла дигән хәбәр таралган иде. Әлбәттә бу, беренче чиратта, яңа коронавирус инфекциясен таратмау максатыннан эшләнелә. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев бу уңайдан ачыклык кертте. 

- Алар һава торышы яхшы булган очракта гына эшләячәк. Яңгыр явып торганда андый участоклар оештырырга тәкъдим итмибез, бу дөрес булмас иде. Әгәр дә инде һава торышы яхшы була икән, андый тавыш бирү урыннары оештырылачак, - диде Андрей Кондратьев. 

Аның сүзләренчә, мондый төрдәге тавыш бирү участоклары билгеле бер вакытта гына эшләячәк. "Күчмә" участокларның эш графигы участок сайлау комиссиясе белән килешенеп эшләнелә. Ягъни, күчмә участок һәм участок сайлау комиссиясе берүк вакытта эшләмәячәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading