16+

Кондратьев: "Тавыш бирүләр тыныч, куркынычсыз һәм сайлаучылар өчен уңайлы уза"

Татарстанда Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүләр дәвам итә. 29 июньгә булган мәгълүматлар буенча, республикада тавыш бирергә хокукы булганнарның 1 487 200 се инде сайлау участокларында булырга өлгергән. Бу тавыш бирергә тиеш булганнарның 50 процент чамасы.

Кондратьев: "Тавыш бирүләр тыныч, куркынычсыз һәм сайлаучылар өчен уңайлы уза"

Татарстанда Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүләр дәвам итә. 29 июньгә булган мәгълүматлар буенча, республикада тавыш бирергә хокукы булганнарның 1 487 200 се инде сайлау участокларында булырга өлгергән. Бу тавыш бирергә тиеш булганнарның 50 процент чамасы.

Сайлау участокларыннан тыш, 1 июльгә кадәр Татарстан территориясендә эшли торган ачык һавада оештырылган 300 дән артык урында, өйләрдә тавыш бирергә була. Искәртеп узабыз: өйдә тавыш бирергә теләгәннәр үз ниятләрен 1 июльнең сәгать 17.00 енә кадәр белдерә ала.
Моннан тыш, республикада сайлаучылар өчен махсус автобуслар да җиһазландырылган. Мондый мөмкинлектән 92 меңнән артык кеше файдаланган да инде.

Тик мондый урыннарда сайлау 30 июньгә кадәр генә дәвам итәчәк. Ә чәршәмбе, ягъни Бөтенроссия тавыш бирү көнендә исә стационар сайлау участокларын гына эшләтү күздә тотыла.

- Сайлау участокларына килә алмаган сайлаучылар янына сайлау комиссиясе әгъзалары һичшиксез киләчәк. Бу мөмкинлектән 144 мең татарстанлы файдаланырга өлгерде дә инде. Тавыш бирүләр тыныч, куркынычсыз һәм сайлаучылар өчен уңайлы уза, - ди ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев.

Аның сүзләренчә, сайлау комиссиясе әгъзалары атна дәвамында авыр хезмәт башкара. Әмма бу үз-үзен аклый, дигән фикердә җитәкче. Чөнки участокларда тавыш бирергә килүчеләрдән чират җыелмый.
Үзәк сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итүчеләр дә аз түгел. Көн саен якынча 200 ләп шалтырату кабул итәбез, ди Кондратьев. Хокук бозулар буенча да 11 мөрәҗәгать килеп ирешкән үзләренә. Алар барысы да тикшерелә һәм нәтиҗәдә мөрәҗәгатьләрнең берсе урынлы булып чыккан.

- Закон нигезендә, бу очрак буенча без чарасын күрдек. Фейк, ягъни нигезе булмаган хәбәрләр дә чыккалый. Әлегә аларның саны 5-6 тирәсе, - диде Андрей Кондратьев.

Лилия ЛОКМАНОВА

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading