16+

Кондыз сыекчасы яман шештән файдалымы?

Редакциягә Әлмәт районы авылларыннан, Балтачтан, кондызлар күбәйде, дип шалтыраталар. Кайчандыр Кызыл китапка кертелгән бу җәнлекләр соңгы ун елда, чыннан да, сизелерлек арткан икән. Кондыздан акча эшләүчеләр дә барлыкка килгән: баксаң, бу җәнлектә яман шештән һәм башка бик күп кенә авырулардан дәвалый торган үзенчәлекле матдә бар, ди. Бу хакта Балтач районы Алан авылы аучысы Хәлим Кәримов белән сөйләштек.

Кондыз сыекчасы яман шештән файдалымы?

Редакциягә Әлмәт районы авылларыннан, Балтачтан, кондызлар күбәйде, дип шалтыраталар. Кайчандыр Кызыл китапка кертелгән бу җәнлекләр соңгы ун елда, чыннан да, сизелерлек арткан икән. Кондыздан акча эшләүчеләр дә барлыкка килгән: баксаң, бу җәнлектә яман шештән һәм башка бик күп кенә авырулардан дәвалый торган үзенчәлекле матдә бар, ди. Бу хакта Балтач районы Алан авылы аучысы Хәлим Кәримов белән сөйләштек.

Серле дару кондыз сыекчасы (бобровая струя) дип атала. Бу һич кенә дә кондыз сидеге түгел. Әлеге матдә җәнлекнең аерым бизеннән бүленеп чыга. Яман зәһәр исле. Аны бары кондызны суеп кына алырга була.

– Кондызның сыекчасын аерып алабыз да аракыга йә медицина спиртына салып куябыз. Берничә айдан дару әзер. Спиртлы эчемлекләр кулланмый торган кешеләр өчен аны балга салып та ясыйлар, «дару»ның шәм формасындагылары да очрый. Бу дару бик файдалы булып санала, аны бездән сораучылар бик күп, – ди Хәлим Кәримов.
Кондызның сыекчасын сатып акча эшләүчеләр күп. Интернет шундый игъланнар белән тулган. Берничә номер буенча шалтыратып, хикмәтле даруның файдасын сораштык. Башта ук кисәтеп куйдылар: кондыз сыекчасы дип ялган дару сатучылар шактый икән. Шуңа да игътибарлы булырга, ышанычлы урыннардан гына сатып алырга кирәк. Шәхси медицина үзәгендә эшләүче белгеч кыз кондыз сыекчасын үтереп мактады: баш авыртуыннан, бит тиресен яхшырту өчен, бөердә ташлар булганда, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, гепатиттан, салкын тигәндә һәм бик күп башка авырулар вакытында файдаланыла икән. Кешеләр аны күбесенчә онкологиядән һәм ирлек көчен арттыру өчен сорый.

– Үземнең кулланып караганым юк. Ул даруны эчү түгел, исен дә исни алмыйм, бик зәһәр. Ләкин авырганда кеше соңгы саламга ябыша бит, барысына да риза буласың ,– ди Хәлим абый.
Дару арзан түгел. Интернетта бер шешә сыекчаны уртача 5000 сум тирәсенә саталар. Дөрес, аучылардан аны арзангарак алырга була.
Файдасы күп булса да, кондызның үрчүеннән зарланучылар җитәрлек. Бу җәнлекләрне юкка гына төзүчеләр белән тиңләмиләр. Алар төнлә дә, көндез дә бертуктамый эшләргә сәләтле. Баксаң, бер җәнлек көненә 1 килограммга кадәр агач ашый ала икән. Балтач халкы да кондызлар су буенда агачларны аудара, кәүсәләрне кимерә дип зарланды. Иң куркынычы – кондызлар җир астын казып оя ясый. Нәтиҗәдә, аскы катламда чокырлар хасил була. Кайчакта бу бушлыкларның зурлыгы 1 метрга 1 метр мәйданга җитә. Балтач районының Көек авылында шундый урынга туры килеп, җир убылып Т – 16 тракторы төшеп киткән.
– Элек бездә кондызлар булмаган. Алар безгә чит илдән кергән. Шуннан безнең мохиткә яраклашканнар. Бер яктан табигатькә файда китерә торган бу җәнлекләр элек Кызыл китапка кертелгән иде. Ни дисәң дә, алар яшәгән сулыклар балыкка бай, чиста була. Алар сулыкларны буа. Кондызлар беренче чиратта, нәкъ менә аучылар атмаганга үрчи. Аулау өчен Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсеннән рөхсәт алырга кирәк. Ау билеты булганнарга сезонлы юллама 2500 сум тирәсе тора, – ди Хәлим Кәримов.
Кондызның ите дә ашарга яраклы икән. Шашлыгы бик тәмле була, ди. Элек-электән затлы булып саналган тиресен 700-800 сумнан җыялар.

Кондызлар турында өч факт

Гадәти кондызның озынлыгы – 1-1,3 метр, авырлыгы 30-32 килога җитә.
Белоруссия өлкәсенә караган Бобруйск шәһәрендә һәм Австралиядә Альп зоопаркында кондызга һәйкәлләр куелган.
Уртача зурлыктагы кондыз диаметры 40 сантиметрлы кәүсәне бер көндә аудара ала.

Белгеч фикере

Владимир Жаворонков, Республика клиник онкология диспансерының баш табиб урынбасары:
– Кондыз сыекчасының файдасы турында ишеткәнем бар. Ләкин ракны дәвалауда медицинада ул кулланылмый. Әгәр дә теге яки бу традицион булмаган дәвалау ысулының файдасы галимнәр тарафыннан расланган икән, медицина аны кире какмый. Ә менә кондыз сыекчасына бәйле дәлилләрне әлегә белмим. Әгәр дә кеше үзе файдасын күрә икән, куллансын, бары бу хакта дәвалаучы табибын кисәтергә генә онытмасын. Шулай ук традицион булмаган медицина табиб кушкан алымнарның тәэсиренә тискәре йогынты ясарга мөмкин булуын белсеннәр иде. Иң яхшысы – вакытында дәвалану. Ир-атларда иң еш очрый торган онкология авыруы – ул мәни бизе рагы. Аны беренче стадиясендә ачыклау авыруны 85 процент очракта дәваларга ярдәм итә. Шуңа да 51 яшьтән соң һәр ир-атка ПСА анализы бирергә киңәш итәм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading