16+

Концерт түгел, могҗиза: кем кемне уздырды?

Узган җомгада «Пирамида» концертлар залында «Болгар радиосы»ның «Концерт түгел, могҗиза» дип исемләнгән тамашасы узды.

Концерт түгел, могҗиза: кем кемне уздырды?

Узган җомгада «Пирамида» концертлар залында «Болгар радиосы»ның «Концерт түгел, могҗиза» дип исемләнгән тамашасы узды.

Ни өчен гадәти концерт түгел, ә чып-чын могҗиза соң? Оештыручылар моның белән нәрсә әйтергә теләгән? Һәм тамашаның асылы нидән гыйбарәт?
«Болгар радиосы» баш мөхәррире, продюсеры Илфар Кәримов аңлатуынча, бөтен тормыш ул – үзе бер могҗиза.

– Җырның дөньяга туу да – үзе бер могҗиза. Кемдер җырның сүзләрен яза, кемдер аңа, илһамланып, көй иҗат итә. Ә инде ул җыр, тыңлаучыларның күңеленә үтеп кереп, аларны елмаерга һәм уйланырга мәҗбүр итә. Шул сәбәпле без бу концертны «Могҗиза» дип атадык, – диде ул.

Башка концертлардан әллә нинди зур, көтелмәгән могҗизалары белән аерылып тормаса да, яңалык кертелгән, үзенчәлекле номерлары истә калды. Беренче үзенчәлек алып баручыларга кагыла. Бу юлы «Болгар радиосы» алып баручылары Гөлназ Фәйзрахманова белән Илфак Хафизов һәр җыр алдыннан тамашачы каршына чыгып тормадылар. Сәхнәдә аларны тамаша башында, уртасында һәм ахырында гына күрдек. Ә тавышларын исә сәхнә артыннан гел ишетеп тордык. Сәхнәгә чыгасы һәр җырчы алдыннан алар кызыклы, фәлсәфи, юморлы афоризмнар, мәкаль-әйтемнәр яңгыратты.

Үзенчәлекле номерларга килгәндә, Лилия Хәйруллинаның бер чыгышта дүрт күлмәк алыштыруын, Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан башкаруындагы матур, мәгънәле «Алыштырмам» җыры вакытында сәхнәдә ясалган ясалма бозда тимераякта шуучы кыз хәтердә калды. Закир Шаһбанны халык аеруча яратып, җылы алкышлар белән каршы алды.

Татарстанның атказанган артисты Булат Нигъмәтуллин «ШК» хәбәрчесенә әйтүенчә, ул һәр концерттан могҗиза көтә икән.
– Ә монысы башкалардан, беренчедән, интенсивлыгы, кызу темпта баруы белән аерылып тора. Безне дә, халыкны да ялыктырмый. Икенчедән, сәхнә бизәлеше бик ошады. Залга килеп кергәч үк, матурлыгы белән сокландырды, – диде ул.
Тамашачылар танылган җырчы Илсөя Бәдретдинованың да чыгышын бик яратып кабул иттеләр. Җырчы үзе генә җырлап калмады, ә халык арасындагы популяр җырлар тезмәсе – поппурины тамашачы белән бергәләп башкардылар. Без әлеге җырчыдан да тормышындагы могҗизалар турында сораштык.

– Минем өйдә ике метрлы могҗизам утыра. Аллага шөкер, зур, акыллы, тәртипле могҗизам ул минем. Ә болай тормышта бер дә уйламаган җирдән могҗизалар булып куя. Кешегә бәхет өчен күп кирәкми бит. Бер җылы сүз дә җитә, – диде ул.


Әлеге җырчылардан тыш, концертта «Казан егетләре» төркеме, Рәфинә Ганиуллина, Рөстәм Закиров, Гөлназ Асаева, Алинә Шәрибҗанова, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Венера Ганиева һәм башка җырчылар катнашты. Ә менә афишаларда күрсәтелгән Әнвәр Нургалиев булмады. Алып баручылар аның, һава шартлары начар булу сәбәпле, килеп өлгерә алмавын әйтте. Шулай ук юмор һәм пародия осталары Алсу Фаракшина белән Айнур Сөләймановның, Рамил Шәрәпов белән Рәзилә Динмөхәммәтованың да чыгышын халык җылы алкышлар белән каршы алды.

Анна Арахамия фотолары
Реклама

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading