16+

Коръән мәҗлесен туй төсле итеп уздыру кирәкме?

Танышымны Балык Бистәсе районының бер авылына Коръән мәҗлесенә чакырганнар иде. Мәҗлес бик матур үтте, әмма күңелемне бер нәрсә генә тырнап тора, ди. Артыгын кылана бугай безнең халык, дип, бер дә иренмичә мәҗлескә әзерләнгән ризыкларның берсен дә калдырмыйча санап-тезеп күрсәтте ул:

Коръән мәҗлесен туй төсле итеп уздыру кирәкме?

Танышымны Балык Бистәсе районының бер авылына Коръән мәҗлесенә чакырганнар иде. Мәҗлес бик матур үтте, әмма күңелемне бер нәрсә генә тырнап тора, ди. Артыгын кылана бугай безнең халык, дип, бер дә иренмичә мәҗлескә әзерләнгән ризыкларның берсен дә калдырмыйча санап-тезеп күрсәтте ул:

– Өстәлләре бик мулдан әзерләнгән иде. Ундүрт төрле пирог пешергәннәр. Аны әзерләүдә бөтен урамнары катнашкан. Алары янына тагын дүрт зур җимеш бәлеше, ике ит бәлеше. – Ике кулын ике якка җәеп ташлап: – Менә шуның кадәр кәстрүл тулы ит, шуның кадәр үк токмач. Ул зур кәстрүлне дүрт конфоркасы да кабызып куелган газ плитәсе өстенә утыртканнар. Әйтсәм әйтим, бер капчык бәрәңге генә чистартканнардыр алар. Пирогларны табынга куяр өчен түгел, ә килгән халыкка өенә биреп җибәрер өчен пешерәләр. Өйнең бер ягында утызга якын әби-апалар, – болары килгәннәре генә, чакырылган алты-җиде кеше килмәгән булып чыкты, – икенче ягында ирләр утырды. Аларны озаткач та әбиләрнең киленнәре килде. Өй хуҗаларын гына жәлләдем, кирәк бит шуның кадәр пешеренергә, кунаклар киткәч юып-җыештырып та бетерергә кирәк бит әле...

Танышым әйтмешли, артыгын кыланып, мәҗлес үткәрүнең төп сәбәбен дә онытып җибәрәбез бугай шул. Әйтерсең лә мәҗлесләргә Коръән сүрәләрен, аятьләрен тыңларга түгел, корсак тутырырга киләбез. Ризыкны мул итеп әзерләсәң, савабы күбрәк булсын дип тырышумы бу, әллә «кеше ни әйтер?» дип якыннар-күршеләр алдында сынатасы килмәүме, әллә инде кеше куян куа дип, аларга иярергә маташумы?

Әлеге уңайдан безнең Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның фикерен ишетәсе килде.

– Соңгы вакытларда тормышларыбыз бик әйбәт, нәрсә ашыйк дисәк, шул бар. Әмма шул муллыкның икенче бер җайсыз яклары да килеп чыга.  Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтә: ашагыз-эчегез, чаманы югалтмагыз, исраф кылмагыз, ди. Нинди генә дини мәҗлес булмасын, халык ризыкны кирәгеннән  артык әзерли.

Мәҗлеснең максаты бит ашау-эчү генә түгел, туганнар-якыннар җыелышып вәгазьләр тыңлап, догалар кылып утыру. Бервакыт бер абзыйдан, сез хәлле кеше бит, нишләп корбан чалмыйсыз дип сорадым. Әбиегез бәлеш ясаудан курка, дип җавап кайтарды. Без ашларны ни өчен үткәргәнебезне, анда ни өчен җыелганны да онытып куябыз хәтта. Гадәттә, корбан ашында якыннарны шул корбан итеннән авыз итәргә чакырабыз. Анда, әлбәттә, имам килеп вәгазь сөйләсә, Коръән укыса, нур өстенә нур була. Корбан итеннән аш әзерләү дә җитә бит югыйсә бу очракта. Ә безнең халык ул Корбан ашына әллә ничә төрле ит, балык, салат әзерли. Корбан ите чыкканчы инде кешенең тамагы туйган була. Корбан итеннән авыз да ителми кала, ул кирәксезгә әйләнеп куйган кебек була. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең шундый сүзләре бар: кардәшләр, үзара аралашып яшәгез, йөзегез нурлы, ризыгыгыз киң, калебегез чиста булыр, арагызда мәхәббәт артыр. Без кунакка йөрешергә, аралашырга тиешбез. Тик арабызда шундый кешеләр дә бар: алар, ризык әзерләү мәшәкатеннән куркып, Коръән ашы үткәрүдән тыелып тора. Монысы да дөрес түгел. Мәҗлесне ризыкны зурдан купмыйча гына, җитәрлек итеп кенә әзерләп тә  уздырырга була, югыйсә. 1993 елда хаҗда булдым. Шунда бер гарәптә яшәдек. Кич белән ястүдән соң алар кунакка җыелалар, өстәлгә термос белән кайнаган су, бер кап кәнфит, бер кап печенье чыгарып куялар, шунда ук чәй белән каһвә тора. Кайсы нәрсә кирәк, шуның белән чәй эчеп, күңелле генә сөйләшеп утыралар. Ә без берәү килсә, ул кеше Ленинград блокадасыннан килгән сымак, башта өстәлгә ризык ташып арыйбыз.

Аннары кунакны көчли-көчли ашатабыз, ул ашаганда телевизорны кабызып куябыз. Ашап бетергәч, кайчан китәр икән, табак-савыт юасы бар дип, ах-ух килеп утырабыз. Кунак киткәч, болар нәрсәгә килгәннәр иде, ни хәлләр икән алар дия башлыйбыз. Килгән кешене ашатып утырырга түгел, аның белән аралашырга тиешбез. Ризык аның үз өендә дә бар.  

– Җәлил хәзрәт, хәзер шундый әйбер модага кереп китте, тәлинкәгә өч-дүрт төрле пирог куеп, һәркемнең алдына куялар да ашап бетермәгәнен кунак үзе белән алып китә...

– Мин үзем моңа каршы. Ризыкны үзең белән дә алып китеп, син хуҗаларга авырлык китерәсең. Ашка килдең, ашадың һәм киттең – бетте. Әйткәнемчә, мәҗлескә шартлаганчы ашар өчен килмибез. Шундый хәдис тә бар: туйганчы ашау – әдәпсезлек, туйганнан артыгын ашау – хәрам. Туйганчы ашап, тагын күтәреп тә алып китсәң – оятын кая куярсың? Табынның ямен дә җибәрү дип карыйм мин аңа. Мәҗлес беткәч, пакетлар чыгарылып, табындагы ризыкны бүлешеп тутыралар да әле. Мин шәхсән моны үзебезнең Балтачта тыйдым. Бер табында да моны рөхсәт итмим. Миңа калса, бөтен авылларда да имамнар-абыстайлар шундый тәрбия эше алып барса, халык та мәҗлесләргә тыйнак карый башлар.

– Мәҗлесләргә ирләрнеме, хатыннарнымы чакыралар, аның кайсы дөресрәк дип тә сораучылар бар.

– Хакыйкатьтә, мөселман халыкларының берсендә дә абыстай дигән кеше юк. Хатын-кызлар табыны да юк. Фәкать ирләр җыела, имам чакырыла. Ирләр киткәч, хатын-кызлар утырып чәй эчеп ала. Элек аны Китап тыңлау дип әйтәләр иде. Безнең татар халкы бик каһәрләнгән бит инде. Сугышлар да күп булган, ирләр аз калган, шуңадырмы, абыстайлар барлыкка килгән. Абыстайлар бары татарда гына бар. Йорт хуҗасы кемне чакырасын үзе хәл итә инде, әмма имам чакырып, ирләрне җыеп Коръән укыту күркәмрәк санала. Шунысы да бар, арабызда чын тәкъва ирләр бик аз.

– Җәлил хәзрәт, Коръән ашы турында сөйләшкәндә, сәдака турында да искә алмыйча булмый...

– Нәфел сәдакасын бирү яхшы нәрсә. Сәдака күккә менәр, бәла-каза күктән төшәр. Күктән төшкән бәла-казага сәдака киртә булыр, диләр. Әмма ашларда кулдан-кулга акча өләшү ул сәдака бирүгә керми. Берәү ун сумлык белән килә дә егерме сум белән кайтып китә. Димәк, ул бернәрсә дә чыгармады, сәдака үзенә артып кына кайткан кебек була. Без үз авылыбызда шундый бер матур тәртип булдырдык: йорт хуҗасы сәдака тарата, дога кылабыз да тәлинкә җибәрәбез. Бөтен кеше сәдакаларын шул тәлинкәгә сала. Үз авылыңдагы халыкның ничек яшәп ятканын һәр кеше белә, үзара сөйләшеп алабыз, кемгәдер бәла-каза килгән, кемдер җитди генә авырып киткән, кемдер тол калган – йорт хуҗасына тәлинкәгә җыелган акчаны шундый бер кешегә бирергә кушабыз яки инде, андый кеше булмаса, мәчеткә китерегез дибез. Йорт хуҗасы үлеп, яшь балалар калган икән, җыелган акчаны балаларның иң кечкенәсенә биреп калдырабыз. Акчаны санамыйбыз да, алып та китмибез. Бу эшне һәркем аңлап, үз ихтыяры белән эшли.

Әнәс Мингалиев фотосы
Фото: samtatnews.ru

Язмага реакция белдерегез

30

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнең халык шулай шул ул. Элегерәк 1950- 1970 елларда тагын татар авылларында тагын бер матур гадәт бар иде. Авылда берәр кешегә кунак килсә, аш әзерләп авыл буенча кунак итеп йөртәләр иде 6-7 һәм аннанда күбрәк йортка. Бер вакыт бер абзыйга рус дусты кунакка килгән. Гәдәт буенча өйдән-өйгә ашка чакыру киткән. Берзаман рус абзый бер үзе генә хуҗадан башка өйгә кайтып кергән. Хуҗа хатын ни булды, нишләп үзең генә дип сорагач: " Алар әле тагын 4 өйгә баралар, белмим исән-сау кайтырлармы" , дип сөйләгән. Татарларның бу йоласын белмәгән рус абый беренче өйдә үк хушланганчы ашаган, икенче өйдә уже яфаланып утырган, ә өченче өйдән соң түзмәгә, кайтып ук киткән. Җитмәсә безнең халык бит әле ул "үтереп" кыстый....

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мәҗлесләр чамадан тыш ашауга гына кайтып кала кебек. Коръән, вәгазь укыганда кайчан бетәр дә, ашый башларбыз дигән вәсвәсә килгәли күңелгә, чөнки өстәлдә нинди генә сый юк ! Имам-абыстайлар да сезне ялыктырмыйм дип кыскарак укырга тырыша . Мавыктыргыч итеп вәгазь сөйләүчеләр азая бара, күбесенең вәгазе мәчеткә йөрмисез, намаз укымыйсыз, сәдака бирмисез дип кеше сүгүгә кайтып кала. Җәлил хәзрәтнең вәгазьләрен сәгатьләр буе тыңларга була

      Мөһим

      loading
      2
      X