16+

"Коръән - үзе музыка": Р.Ваһапов фонды ифтар үткәрде

Бүген – 7 май көнне халкыбызның мәшһүр җырчысы Рәшит Ваһаповның тууына 113 ел тулды. Бу уңайдан Р.Ваһапов фонды Казан үзәгендәге рестораннарның берсендә ифтар үткәрде. Камил хәзрәт Бикчәнтәев мәрхүмгә багышлап Коръән укыды.

"Коръән - үзе музыка": Р.Ваһапов фонды ифтар үткәрде

Бүген – 7 май көнне халкыбызның мәшһүр җырчысы Рәшит Ваһаповның тууына 113 ел тулды. Бу уңайдан Р.Ваһапов фонды Казан үзәгендәге рестораннарның берсендә ифтар үткәрде. Камил хәзрәт Бикчәнтәев мәрхүмгә багышлап Коръән укыды.

Фондның генераль директоры Рифат Фәттахов әйтүенчә, Рәшит Ваһаповның туган көне изге Рамазан аена туры килүе - шатлыклы вакыйга. “7 май - татар халкына кабатланмас бөек җырчы бүләк иткән көн”, - диде Рифат Фәттахов. Ифтарда язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре бар иде. Сәидә Мөхәммәтҗанова, Гөлсирин Абдуллина, Марсель Вәгыйзов мөнәҗәт башкарды. 

“Ваһапов фонды соңгы 20-30 елда татарның мәдәният һәм сәнгать дөньясына гаҗәеп өлеш кертте дип саныйм. Рифат Фәттахов үзе башлап җибәрде һәм тезгенен нык тотып алып бара. Рәшит ага Ваһапов истәлегенә Коръән укуны тыңладык. Бу үзенә күрә зур мәгънәгә ия. “Фаҗигале елларда татар халкы ничек сакланып калган?” - дигәч, Илһам Шакиров: “Ислам дине, мәгърифәт һәм татар җыры, татар моңы белән”, - дип әйтә иде. Кайбер муллалар: “Җыр дингә хас әйбер түгел”, - дип әйтә, бу һич кенә дә дөрес фикер түгел. Илһам абый да, Рәшит ага да - моның ачык мисалы. Коръән үзе, азан үзе – музыка. Догаларны, Коръәнне һәрвакыт моңга төреп бирәләр, шуңа да ул кеше күңеленә ныграк барып җитә. Шуңа күрә Рәшит Ваһапов – җырчы гына түгел, күңелләребезгә иман иңдерүче дә”, - диде  Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең  Кайгыртучылар Советы рәисе Разил Вәлиев.

Рәшит Ваһаповның якты истәлегенә багышланган чаралар моның белән генә чикләнми. Бүген электрон музыкаль мәйданнарда тәүге тапкыр Рәшит Ваһаповның “Умырзая” җыентыгының премьерасы булачак. 13:10 сәгатьтә “Татарстан” радиосында Рәшит Ваһаповка һәм фестивальгә багышланган тапшыру көтелә.

Бүген шулай ук Ваһапов фонды хезмәткәрләре һәм фестиваль лауреатлары Рәшит Ваһаповның каберенә чәчәк салалар.

Исегезгә төшерәбез, 17 май көнне Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Ваһапов фестиваленең Гала-концерты узачак. Бүген – Рәшит Ваһаповның туган көне уңаеннан билетлар 30% ташлама белән сатыла. Промокод: 113. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading