16+

Коронавирус: 83 яңа очрак һәм бишенче үлем

Тынычланырга һич тә ярамый: коронавирус артка чигенергә уйламый да әле. Татарстанда яңа вирустан тагын бер кеше вафат булган.

Коронавирус: 83 яңа очрак һәм бишенче үлем

Тынычланырга һич тә ярамый: коронавирус артка чигенергә уйламый да әле. Татарстанда яңа вирустан тагын бер кеше вафат булган.

Татарстанда узган тәүлек нәтиҗәләре буенча 83 кешедә COVID-19 диагнозы ачыкланган. 81 очракта вирус башкалардан күчкән. 11 кеше хастаханәгә озатылган.

География: 
1.    Казан – 42
2.    Чаллы – 11
3.    Аксубай – 1
4.    Арча – 6
5.    Әтнә – 2
6.    Баулы – 1
7.    Буа – 2
8.    Биектау – 4
9.    Алабуга – 1
10.    Кукмара – 2
11.    Лаеш – 5
12.    Лениногорск – 1
13.    Түбән Кама – 1
14.    Нурлат  – 1
15.    Сарман    1
16.    Теләче – 1
17.    Чистай – 1

Шулай итеп, эпидемия башланганнан бирле, Татарстанда коронавирусның 1498 очрагы теркәлгән. 

Шуның белән бергә, коронавирустан тагын бер кеше вафат булган. 5 майда 1938 елда туган Түбән Кама кешесе бакыйлыкка күчә. 1 май көнне ул йөткерү һәм югары температура белән хастаханәгә салына. 4 майда ясалма вентеляция аппаратына тоташтырыла. Кызганыч, дәваланып чыгарга насыйп булмый үзенә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading