16+

Коронавирус акылга утыртсын иде

Җәмәгать урыннарында маска (битлек) һәм пирчәткә (татарчасы бишбармакча) кию мәҗбүр ителгәч булды бу хәл. Үзебезнең кече бизнес вәкилләренә бик тә комачаулаучы федераль кибетләр челтәренең берсенә маска белән генә кергән идем.

Коронавирус акылга утыртсын иде

Җәмәгать урыннарында маска (битлек) һәм пирчәткә (татарчасы бишбармакча) кию мәҗбүр ителгәч булды бу хәл. Үзебезнең кече бизнес вәкилләренә бик тә комачаулаучы федераль кибетләр челтәренең берсенә маска белән генә кергән идем.

Пирчәткә кирәк, диделәр. (Икенче шундый ук эре кибетләрнең берсендә иртән маска белән генә йөреп чыккан идем, югыйсә). Ярый, без тыңлаучан халык бит инде, машинага чыгып, пирчәткәне дә кидем. Майга буялып беткән, машинадагы вак-төяк төзәтү эшләрен башкара торган чүпрәк пирчәткәне. Маена да, чүпрәк икәненә дә карап тормадылар, кибет эченә уздым. Ярый кигәнмен икән: эчтәрәк ике тәртип саклаучы “корбан”нар эзләштергәли. Алар яныннан да тыныч кына узып киттем. Кыскасы, майлы пирчәткәм белән рәхәтләнеп үземә кирәк-ярак алып чыктым.

Рәвеш китерә беләбез инде без, сүз дә юк. Миңа калса, әлеге пирчәткәдә, корнавирус үзе үк булмаса да, башка вируслар күбрәк тә булгандыр әле. Майлы булуы гына бер хәл, узган ел бәрәңге алганда да кигән идем бит әле мин аны. Тузаны башкасы да булгандыр. Әйе, рәвешен китерәбез. Бер ай буена бер тапкыр да ни үтүкләнмәгән, ни юылмаган маскалар да киеп йөрдек бит әле. Ике колагыңа маска кигәнсең икән, ярый, бара, авызың ачык түгел бит, җиткән шул. Пирчәткәле икән, димәк, ярый, син тәртип бозмыйсың. Әнә бер танышым көне буе бер пирчәткә белән йөрдем, нәрсәгә генә тотынмадым үзе, кигән бит, шуңа бәйләнмәгәннәрдер инде, дип сөйли.

Әйе, бер яктан, кызык. Икенче яктан кызганыч. Кирәккәнне үтәргә кирәк булганга, еш кына үзебезне дә, башкаларны куркыныч астына куябыз. Бәлки коронавирустан да куркынычрак хәлләргәдер. Шуңа да бер генә юл бар: үзең турында бары үзең генә кайгырта аласың. Хөкүмәт тә, кибет эчендәге сакчылар да, куркытырга өйрәнгән мәгълүмат чаралары да түгел, фәкать үзең. Бары үзең генә нинди маска-пирчәткә киясен, аларны нинди ешлык белән юасын, нинди ризыклар аласын хәл итәсең. Ләкин! Башкалар турында да уйларга онытма! Синең майга-тузанга баткан чүпрәк пирчәткәдән башкалар да аласы ризык-җимешләргә күзгә күренмәгән вируслар күчмәсен дисәң, акыл белән эш ит. Җир йөзендәге һәр адәм баласы - колхозчысы да, завод эшчесе дә, зыялысы, хәтта президентлары да шулай – уйлап – эш итсә, вируслары, сугышлары да, кризис һәм башка зәхмәтләре дә булмас иде дә бит... Шуңа ирешү утопия дә түгел. Тик...

Коронавирус бераз акылга утыртсын иде...

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading