16+

Коронавирус аркасында эшсезләр саны җиде тапкырга диярлек арткан

1 марттан соң республикада һәр өченче кеше эшсез калган. Пандемиядән бигрәк тә сәүдә, төрле хезмәтләр күрсәтү, кунакханә, туклану өлкәләрендә эшләүчеләр зыян күргән." Хәзер хезмәт базарында хәл азмы күпме тотрыкланып килә", - ди Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Апрель азагында эшсезлек статусы атна саен 15 мең кешегә бирелсә, соңгы ике атнада алар саны 3 меңгә кадәр кимегән. Бүген республикада 74 меңнән артык кеше эшсез булып санала. Дөрес, эшсез калуга  коронавирус аркасындагы кризис сәбәпче дип кенә уйлау дөрес булмас иде. "Соры" базарда эшләүчеләр дә эшсезлек буенча пособиегә дәгьва кыла башлаганнар. Шунысын да әйтергә кирәк, рәсми рәвештә теркәлеп эшләмәгән кешеләргә минималь пособие түләнә.

Коронавирус пандемиясе вакытында эшсез дип теркәлүчеләрнең 40 проценты моңа кадәр рәсми рәвештә беркайда да эшләмәгән булган. "Эшсезлек буенча минималь пособие - 4,5 мең сум. Бу тагын бер кат рәсми рәвештә эшләүнең ышанычлы булуын раслый. Эшсез булып теркәлеп тә, "соры" базарда акча эшләвен дәвам итүчеләр бар. Законсыз пособие алучыларга карата эш ачып, акчаны кире кайтарган очраклар да булды",- диде Эльмира Зарипова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading