16+

Коронавирус буенча яңа статистика: Нурлат белән Сабада - 10, Татарстанда 47 очрак

Узган тәүлек буенча Россия буенча коронавирус йоктыручылар саны буенча янәдән антирекорд куелган. Илнең 85 төбәгендә берьюлы 19 768 кешедә яңа вирус ачыкланган. 389 үлем очрагы булган

Узган тәүлек нәтиҗәләре буенча Татарстанда коронавирусның 47 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина җиткерде. Авыруның бер очрагы читтән кайтучы кешедә табылган.

Шунысын да әйтергә кирәк, узган тәүлек буенча Россия буенча коронавирус йоктыручылар саны буенча янәдән антирекорд куелган. Илнең 85 төбәгендә берьюлы 19 768 кешедә яңа вирус ачыкланган. 389 үлем очрагы булган.

Татарстанда яңа авыру очраклары теркәлүчеләрнең 11е хастаханәләргә озатылган.

География:
1.    Казан – 21
2.    Баулы – 1
3.    Балтач – 3
4.    Бөгелмә – 1
5.    Чүпрәле – 2
6.    Кайбыч – 1
7.    Лаеш – 2
8.    Яңа Чишмә – 1
9.    Нурлат – 5
10.    Саба – 5
11.    Спас – 2
12.    Тәтеш – 1
13.    Чистай – 2

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading