16+

Коронавирус чигендеме?

Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстандагы идарәсе республика коронавирусның иң югары ноктасын узды, дип белдерде.

Коронавирус чигендеме?

Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстандагы идарәсе республика коронавирусның иң югары ноктасын узды, дип белдерде.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдергәнчә, Татарстанда коронавирус инфекциясе таралуның иң югары ноктасы апрель аенда булган.

"Яңа коронавирус чире таралуның хәлиткеч чоры апрель ахырында булды. Хәтерлисездер, апрель уртасында чирләүчеләр саны шактый күп иде. Майның икенче яртысыннан әлеге чир йогу очраклары кимүгә таба барды ", - диде Авдонина.

Исегезгә төшерәбез, моңарчы РФ премьер-министры Михаил Мишустин Россиядә COVID-19 белән чирләүнең югары ноктасын уздык дип белдергән иде. Аның сүзләренчә, илдә коронавирус таралу белән вәзгыять яхшыра, әмма бу әле йомшарырга кирәк дигән сүз түгел.

Фото: http://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading