16+

"Коронавирус дигән әйбергә җиңел карамагыз": Ильяс Галимов коронавирус эләктергән!

Татарның иң данлыклы батырларының берсендә коронавирус табылырга тора. Вируска тест тапшырган, әлеге төгәл нәтиҗәсе юк. 

"Коронавирус дигән әйбергә җиңел карамагыз": Ильяс Галимов коронавирус эләктергән!

Татарның иң данлыклы батырларының берсендә коронавирус табылырга тора. Вируска тест тапшырган, әлеге төгәл нәтиҗәсе юк. 

Ильяс Галимов турында сүзем. Бар да Самарага барып кайтканнан соң башлана. "Мондый хәлнең минем белән булганы юк иде әле. Иптәшем белән дустыбызның туган көненә барып кайткан идек. Аңарда да, миндә дә бер үк сиптомнар. Үтереп баш авырта, температура 39дан төшми, диареа азаплый. Тән, әйтерсең лә, кыйнап ташлаганнар диярсең, сындыра", диде Ильяс "ШК" хәбәрчесенә.

- Коронавирус дигән әйбергә бик шикләнеп карадым. Ялгандыр, уйдырмадыр, дип уйладым. Кызганыч, дөрес хәл икән. Гомеремдә әллә ничә тапкыр чирләдем, ләкин мондый хәлнең булганы юк иде. Кызганыч, җиңел карашым аркасында, үзем дә чирлим, хатын да, балалар да чирли хәзер. Гөнаһ шомлыгына каршы, ичмасам, авылга да, әни янына да кайтып килгән идем. Бүгенге көндә үзем инфекцион хастаханәдә ятам. Система куялар, дарулар бирәләр... Гафу, Радик, башка сөйләшә алмыйм, хәлем бетте. Ләкин бар кешегә шуны әйтергә телим: коронавирус дигән әйбергә җиңел карамагыз икән. Сау-сәламәт булып яшәүгә ни җитә, - дип сөйләде безгә Ильяс Галимов.

Тизрәк терелергә язсын, Ильяс! Авырмагыз, дуслар!

Фото: http://nashcheremshan.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллахы тагале Ильяска шифалар бирсен. Тиз араларда саламатлансен ИнШаАллах.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эникэемне! Хыдам, гаилэсен сакла ??????

      • аватар Без имени

        0

        0

        Хастаханәгә эләккәч исән каласыз. Үзем дә шунда салгач кына терелә башладым. Өйдә ятсам терелү икеле. Әнисе чирләмәдеме икән? Мин әниемә йоктырдым, ул тилмерә хәзер.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Урыны җәннәттә булсын.

          Мөһим

          loading