16+

Коронавирус: Казан галимнәре вакцина ясый

Татарстан белгечләре, төгәлрәк әйткәндә, Казан Федераль университеты галимнәре коронавируска каршы вакцина уйлап табу белән мәшгуль.

Коронавирус: Казан галимнәре вакцина ясый

Татарстан белгечләре, төгәлрәк әйткәндә, Казан Федераль университеты галимнәре коронавируска каршы вакцина уйлап табу белән мәшгуль.

КФУ профессоры, университетның Фундаменталь медицина һәм биология институның Прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге җитәкчесе Альберт Ризванов сүзләренчә, ун ел эчендә университетта тәҗрибәле белгечләр, сәләтле кадрлар тупланылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: биредә инфекцияле авыруларны гына түгел, ә кеше үлеменә китерә торган башка чирләрне дә тирәнтен өйрәнәләр. Аеруча яман шеш, йөрәк-кан тамырларына кагылышлы авырулар тирәнтен өйрәнелә. Чөнки дөньяда бу авырулардан кешеләр, инфекцияле авыруларга караганда, күбрәк үлә, ди галим.

Аның сүзләренчә, КФУ белгечләре ярдәме белән, республикада коронавирус белән авырып, терелгәннәрнең плазма үзәге дә булдырылачак. Казандагы Кан үзәгендә алынса, аны тикшерү, кандагы антитәнчекләрне барлау белән КФУ галимнәре шөгыльләнәчәк.

- Бу дәвалану ысулында яңалык юк, дөньяда кулланыла торган классик ысул. Плазма салу белән бик авыр хәлдәге авыруларны дәвалыйлар, бәхеткә алар саны, чагыштырмача аз, - ди Альберт әфәнде.

Сүз уңаеннан, коронавирус йоктыручыларның 15 проценты уртача, ә 5 проценты авыр форма белән авырый икән.
- Хәзерге вакытта дөньяда коронавируска каршы вакцина ясау белән 80ләп урында шөгыльләнәләр. Шуларның дистәдән артыгы клиник тикшеренүләр дәрәҗәсендә. Бу эш белән Россиядә дә шөгыльләнәләр һәм беренчеләрдән булып, Новосибирскидагы “Вектор” үзәге булды. Галимнәрнең һәр төркеме төрле ысуллар куллана, күп очракта бу коронавирусның чистартылган аксымын кулланудан гыйбарәт. Без исә генетик технологияләрне файдаланабыз. Бу вакцинада вирусның бөтен геномы юк, ә кайбер өлешләре генә алына. Ул вакцинаны организмга керткәннән соң, кешенең күзәнәкләре ул мәгълүматны “укып”, коронавирус эшләп чыгарган аксымнарны чит матдә дип танып, иммунитет эшләп чыгарачак, - дип аңлатты Альберт Ризванов.

Профессор фикеренчә, кайсы уйлап табу отышлырак, арзанрак булачагын алдан әйтеп булмый. Шуңа да төрле вариантларны карарга кирәк.
Майның икенче яртысында КФУ лабораториясендә вакцинаның прототибын булдырып, аны хайваннарда, үсемлекләрдә сынау башланачак.


Лилия ЛОКМАНОВА.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading