Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәлахов әйткәнчә, Тарих институты Археология институты белән кушылырга мөмкин, алар элек тә бергә булган. Тарих институтына структур үзгәрешләр кертелмәячәк, бер галим дә кыскартылмаячак, дип ышандырган Мәкъзүм Сәлахов.
Скопировать ссылку
Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәлахов әйткәнчә, Тарих институты Археология институты белән кушылырга мөмкин, алар элек тә бергә булган. Тарих институтына структур үзгәрешләр кертелмәячәк, бер галим дә кыскартылмаячак, дип ышандырган Мәкъзүм Сәлахов.
Президент химикларны котлый
Химикларның һөнәри бәйрәме уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан органик синтез” заводында була. Ул коллектив эшчәнлеге һәм үсеш проектлары белән танышачак. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләгәнчә, республикада Химиклар көне Түбән Кама шәһәрендә зурлап билгеләп үтелә торган булган. Коронавирус пандемиясе сәбәпле, быел колачлы чаралар оештырылмый.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан органик синтез» заводында видеоэлемтә аша республиканың әйдәүче тармагы булган химия тармагында эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлый.
Тарих институты ябылмый
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының ябылачагы турында сүзләр таралган. Указ да чыгарылган, имеш.
Әлеге мәсьәләгә Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова: “Мәрҗани исемендәге институт ябылмый, бернинди Указ да юк. Институтны тагын да камилләштерү турында гына сүз барырга мөмкин”, – дип җавап кайтарды.
Лилия Галимова Татарстан Фәннәр академиясе президентының да аңлатма биргәнлеген искәртте. Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәлахов әйткәнчә, Тарих институты Археология институты белән кушылырга мөмкин, алар элек тә бергә булган. Тарих институтына структур үзгәрешләр кертелмәячәк, бер галим дә кыскартылмаячак, дип ышандырган Мәкъзүм Сәлахов.
Комментарийлар