16+

“Коронавирус котыра. Крематорийлар эшләп өлгерә алмаса дип, хакимият зиратларда урын барлый”

Крематорийларга алып барып тормыйча, мәетләрне урамда ук яндыралар дигән хәбәр дә бар. Бу хакта Һиндстанда яшәүче ватандашыбыз Светлана Савчук хәбәр итә.

“Коронавирус котыра. Крематорийлар эшләп өлгерә алмаса дип, хакимият зиратларда урын барлый”

Крематорийларга алып барып тормыйча, мәетләрне урамда ук яндыралар дигән хәбәр дә бар. Бу хакта Һиндстанда яшәүче ватандашыбыз Светлана Савчук хәбәр итә.

Һиндстанда бер көн эчендә 347 мең кеше коронавирус йоктырган. Бу бөтен дөнья буенча рекордлы сан. Масштаб бик зур: 1 миллиард 400 миллионлы илдә 16 миллион кеше авырый.
Көнбатыш Бенгалиядә яшәүче ватандашыбыз Светлана Савчук сүзләренчә, үткән елны шәһәрдә аена ике авыру теркәлсә, бүген көненә йөзәр кешедә коронавирус барлыгы ачыклана. Бездә хәлләр бик куркыныч. Дели һәм башка эре шәһәрләрдә вазгыять тагын да катлаулы. Гаиләбез белән үзизоляциядә утырабыз. Шәһәр хакимияте чиркәүдән крематорийлар эшләп өлгермәсә, зиратта урыннар бармы дип сораган. Шушы факт кына да бездәге хәлләрнең никадәр җитди булуын күрсәтә”, – дип сөйләде ул “ШК” журналистына.
“Московский комсомолец” язганча, хастаханәләрдә кислород баллоннары җитми, пациентларның якыннары хәтта складларны баса башлаган. Ә крематорийда эшләүчеләр, арып, эш урынында ук аңнарын югалтып егылалар, ди. Бер хезмәткәр 1994 елда бубон чумасы вакытында да, 2006 елда су басканда да моның кадәр мәет күрмәгән, имеш. Крематорийларга алып барып тормыйча, мәетләрне урамда ук яндыралар дигән хәбәр дә бар.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading