16+

Коронавирус көзгә кабат әйләнеп кайтырга мөмкин 

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш инфекционисты Хәлит Хаертынов әйтүенчә, хәзер коронавирус пандемиясенең беренче дулкыны бара.

Коронавирус көзгә кабат әйләнеп кайтырга мөмкин 

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш инфекционисты Хәлит Хаертынов әйтүенчә, хәзер коронавирус пандемиясенең беренче дулкыны бара.

Үзизоляция режимы беткәннән соң, авыруның көз ахырларына кабат әйләнеп кайтуы бар.

“Халыкның 70-75 проценты авырып чыккач, бу вируска каршы коллектив иммунитет барлыкка килгәч кенә, коронавирус гадәти сезонлы ОРВИга әйләнә ала, дип фаразлыйбыз”, –  диде ул.

Үзизоляция режимыннан чыгар өчен авыручылар саны кимергә тиеш. Әлегә Татарстан “күтәрелү” стадиясендә. Бүгенгә республикада коронавирусның 50 очрагы билгеле. Коронавируслы кешеләр белән элемтәдә булганнар барысы да табиблар күзәтүе астында. Чит илдән кайткан кешеләр ике атна карантинда утыра. Аларга моның өчен 14 көнгә “больничный” бирелә.
 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading