16+

Коронавирус шартларында да сайлау мөмкинлеге бар!

Аракы урынына – ипине, тәмәке урынына кәнфит сайла! Хыяллан! Якыннарыңны кайгырт! Телефонга карап утыруның да файдалы ягын тап!

Коронавирус шартларында да сайлау мөмкинлеге бар!

Аракы урынына – ипине, тәмәке урынына кәнфит сайла! Хыяллан! Якыннарыңны кайгырт! Телефонга карап утыруның да файдалы ягын тап!

Сүз дә юк, коронавирус эпидемиясе тәмамлангач, дөнья инде башка булачак. Кешеләр дә башка булыр дип уйлыйм. Бу ситуациядә сынмый-сыгылмый чыга алучылар тагын да көчлерәк, ныграк булачак. 

Әлеге вирус, әйтерсең пауза төймәсенә басып, тормышның гадәти агышын туктатырга мәҗбүр итте. Бик күп проблемалар ачылды. Һәр өлкәдә. Хәтта сугышлар турында да ишетмибез, әнә. Сүрия, Төркия, башкалар хакында сөйли-яза арып бетә идек, алары да ишетелми хәзер. Димәк, сугышларсыз да яшәп була икән бит! Мөнәсәбәтләр ныклыгы проблемасы ачыкланды. Әйтүләренә караганда, Кытайда, әнә, аерылышучылар саны рекордлы күрсәткечләргә ия. Бездәгеләр нишләп бетә икән өйләрендә ятып? Судларга, башка җирләргә артык чыгып булмый әле, түзәләрдер. Ләкин миңа калса, бер-берсеннән туйганнар тиздән аерылыша башлар, ә шундый чакларда да бер-берсен өзелеп яратучыларның гаиләләре мәңгелеккә ныгып калыр.

Психологиягә бәрә бу хәлләр. Күпләр инде төшенкелеккә бирелә башлады. Үз-үзенә ышаныч бетүчеләр артканнан арта бара. Бизнеска, бигрәк тә вак һәм урта бизнес турында сөйләп тә тормыйм. Ике атналап эшләми утырырга мәҗбүр булучылар, әнә, яшерен генә өйләрендә яки офисларында бикләнеп, клиентлар кабул итә башлады. Безнең бинадагы тырнак ясаучы кызның клиентлары бик арткан бугай: ике көн инде иртәнге җидедән кичке тугызга кадәр тырнак буйый... Әйе, исән калырга кирәк. Исән калу гына түгел, үсәргә, яшәргә кирәк!  

Көчлеләр җиңәчәк. Әрсезләр һәм сәләтлеләр алга таба да үсәчәк. Гомер-гомергә шулай булган бу. Үз эшләренә салкын караучы, үсеш-үзгәреш турында уйлап та карамаучы, тормышларында стимул-мотивация таба алмаучылар сыначак, артка калу гына түгел, төпкә үк тәгәриячәк. Әнә, безгә: “Куркытмагыз әле, болай да авыр. Акча җитми башлады инде”, – дип яза кайберәүләр. Ә үзе тәмәкесен тарта, аракысын эчә. Анысына акчасы бар. Ә курыкмаска, аякта нык басып торырга өйрәнергә хәленнән килми.

Сайлау мөмкинлеге бар. Шундый авыр чакларда да (дөньяда гына түгел, Россиянең үзендә дә җиңел булган чагы бармы икән әле аның). Уйла! Укы! Үзаңны үстер! Стимул һәм мотивация тап! Аракы урынына – ипине, тәмәке урынына кәнфит сайла! Хыяллан! Якыннарыңны кайгырт! Телефонга карап утыруның да файдалы ягын тап!

Бүгенге вазгыять яңа үрләргә күтәрелү алдыннан тынычлап бер хәл җыю, ял итү паузасы булсын иде. Сынмыйк, сыгылмыйк, дуслар!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading