16+

Коронавирус вакытында маска кияргәме? 

40 процентлы аракы вирусны үтерми дип санала. Ә маска?

Коронавирус вакытында маска кияргәме? 

40 процентлы аракы вирусны үтерми дип санала. Ә маска?

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты, медицина фәннәре кандидаты Халит Хәертынов әйтүенчә, масканы гадәттә вирус белән авырган кеше генә кия. Әмма, бу очракта коронавирус һава юлы аша, тиз таралганны исәпкә алып, сәламәт кешегә дә медицина битлеге кию комачау итми.

"Авыру кеше төчкергән, йөткергән булса, вируслар төрле өслекләрдә сакланып кала. Шуңа да еш тотыла торган урыннарны, транспортта тоткычларны, телефон өслекләрен, кулларны гел йогышсызландырып торырга киңәш ителә. Урамда сәламәт кешегә битлек киеп йөрү ышанычлырак. Кулны составында спирт булган чаралар белән йогышсызландырырга була. 40 процентлы аракы вирусны үтерми дип санала. Медицина битлегенә килгәндә, әгәр ул бер тапкыр гына кулланыла торган булса, һәр 2-3 сәгать саен алыштырырга; әгәр күп тапкыр кулланыла торган маска икән, өч сәгатьтән соң аны сабын белән юарга, киптерергә, анары пар белән үтүкләргә кирәк. Масканы хлор белән кайнатмагыз. Бу очракта кеше хлорлы масканы киеп, киресенчә аллергия килеп чыгарга, сәламәтлеккә зыян килергә мөмкин”, – ди табиб.

Бу турыда тагын укырга: 

Коронавирус бүген барлыкка килгән авыру түгел

Коронавирустан үлүчеләрнең яртысы хроник авыру булган

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading