16+

Коронавирустан үлүчеләрнең яртысы хроник авыру булган

Коронавирус таралу куркынычы бер яктан борчыса, вирустан үлүчеләрнең күп булуы – икенче мөһим проблема.

Коронавирустан үлүчеләрнең яртысы хроник авыру булган

Коронавирус таралу куркынычы бер яктан борчыса, вирустан үлүчеләрнең күп булуы – икенче мөһим проблема.

Вафат булганнарның 50 процентында бер, 25 процентында берничә хроник авыру күзәтелгән, ди Татарстан  Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты, медицина фәннәре кандидаты  Халит Хәертынов.

Өлкән яшьтәге кешеләрнең күбесендә йөрәк-кан тамырлары, башка авырулар күзәтелү сәбәпле, алар гомеренә куркыныч янаган төркемгә керәләр. Шуңа да өлкән кешеләргә, хәтта даруханәләргә, кибетләргә дә чыгарга киңәш ителми. Бу мәсьәләдә волонтерлар ярдәм итә. Алар өлкәннәрне дарулар, азык-төлек белән тәэмин итәчәк. Өзлексез җитештерү өлкәсендә эшләүче 65 яшьтән узган кешеләргә исә үзизоляция режимы вакытында больничныйлар каралган. Аларга өйдә утырырга рөхсәт ителә.

Дөрес, Кытай табиблары, Европа илләре китергән статистика буенча, авыру яшьләрне дә аямый. Ләкин өлкән кешеләрнең авырудан өзлегү куркынычы зуррак булганга, аларга аерым игътибар бирелә.

Тагын укырга: Коронавирус бүген барлыкка килгән авыру түгел

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading