16+

Коронавируска каршы көрәштә Оборона министрлыгы тәҗрибәсен дә кулланырга кирәк

"Таҗлы вирус" белән авыручыларның саны артып бара, шуңа күрә табибларга да көннән-көн киеренке шартларда эшләргә туры килә.  

Коронавируска каршы көрәштә Оборона министрлыгы тәҗрибәсен дә кулланырга кирәк

"Таҗлы вирус" белән авыручыларның саны артып бара, шуңа күрә табибларга да көннән-көн киеренке шартларда эшләргә туры килә.  

Коронавируска каршы көрәш чаралары турындагы утырышта ил башлыгы Владимир Путин билгеләп узганча, әлеге чир белән бәйле вазгыять буенча бер айга түгел, алдагы өч-биш көнгә дә фаразлар булдырырга һәм шуның белән авыруга каршы көрәш чараларын да нәтиҗәле кулланырга кирәк. 

Вирус белән бәйле вазгыять көн саен үзгәреп тора, кызганычка, яхшы якка түгел. Авыручыларның да саны арта. Шуңа да халыкка медицина ярдәме күрсәтү стратегиясенә вакытында оператив төзәтмәләр кертергә кирәк. Сәламәтлек саклау системасы бердәм механизм булып эшләргә тиеш. Хастаханәләр, сырхауханәләрдә эш күләмен рациональ рәвештә бүлү дөрес. Монда сүз табиблар бригадаларын иң беренче чиратта шуларга мохтаҗ булган төбәкләргә һәм медицина учреждениеләренә җибәрү, медицина персоналына саклану чралары, ИВЛ аппаратлары һәм дарулар запасын оператив рәвештә озату турында сүз бара, – дип сөйләде ул.

Президент сүзләренчә, Мәскәүдә, башка төбәкләрдә ашыгыч ярдәм, сырхауханә, хастаханә хезмәткәрләре соңгы атналарада бик киеренке режимда эшли. Монда бөтен медицина учреждениеләре, профильле югары уку йортлары һәм училищеларның кадрлар потенциалын да җәлеп итәргә кирәк.

– Әлбәттә, алар, хезмәттәшләре кебек, аерым эш шартлары өчен өстәмә түләү алырга, саклану чаралары белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Саклану чараларының һәрвакытта да җитеп бетмәвен беләм, әмма дефицитны бетерергә кирәк. Бу очракта аларны үзәкләштерелгән система буенча алырга һәм бердәм федераль резервын булдыру турында уйларга тәкъдим итәм. Монда ук коронавирустан дәвалаганда кулланыла торган дару препаратлары, җиһазлар да керәчәк. Шул резерв хисабына төбәкләргә һәм медицина оешмаларына оператив рәвештә ярдәм итеп булыр иде, – диде Путин.

Белүебезчә, Россия Оборона министрлыгы хәрбиләре чит илдә инфекциягә каршы көрәшергә булыша. Президент ассыызклап узганча, аларның бу катлаулы шартларда эшләү тәҗрибәсе бар инде. Безгә дә бу тәҗрибәне кулланырга кирәк.

– Моннан тыш Оборона министрлыгы өстәмә бирелгән акчага төбәкләрдә йогышлы авырулар хастаханәләре төзү буенча эш алып бара, – диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading