16+

«Коронавирус»лылар солдатка бармыйча тора

Хәрби частькә җибәрер алдыннан һәр кеше коронавируска тест-система уза. Тест-система күрсәткече тискәре булган, ягъни сәламәт кеше генә алына. Хәрби частьләргә килгәннән соң да, әле чакырылыштагылар 14 көн карантинга ябыла.

«Коронавирус»лылар солдатка бармыйча тора

Хәрби частькә җибәрер алдыннан һәр кеше коронавируска тест-система уза. Тест-система күрсәткече тискәре булган, ягъни сәламәт кеше генә алына. Хәрби частьләргә килгәннән соң да, әле чакырылыштагылар 14 көн карантинга ябыла.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин указы нигезендә, 2020 елның 1 апреленнән 15 июльгә кадәр чакырылыштагы хәрби хезмәткә язгы чакыру кампаниясе башланды. Чакырылыштагы хезмәт срогы тулганнар кайтарып җибәрелә.

Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин моны 1 апрельдә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында онлайн режимда узган матбугат конференциясендә хәбәр итте. Республикадагы 16 мең кеше медицина комиссиясе уза, шулардан 3100 ир һәм егет хәрби частьләргә озатыла. Россиядә чакырылыштагы хәрби хезмәт срогы - 1 ел. Армиягә 18 яшьтән 27 яшькә кадәргеләр алына. Беренче чиратта югары уку йортларын тәмамлаганнар, урта һөнәри белем үзләштергәннәр, шулай ук ДОСААФ мәктәпләрендә укыганнар чакырыла.

- Коронавирус сәбәпле, медицина комиссияләре үткәрү 13 апрельдән генә башлана, ә хәрби частьләргә беренче озату 20 майга билгеләнгән. Хәрби частькә җибәрер алдыннан һәр кеше коронавируска тест-система уза. Тест-система күрсәткече тискәре булган, ягъни сәламәт кеше генә алына. Хәрби частьләргә килгәннән соң да, әле чакырылыштагылар 14 көн карантинга ябыла. Оборона министры армиядә сәламәт кеше генә хезмәт итәргә тиеш, дигән бурыч куйды, - диде генерал-майор Сергей Погодин.

Республиканың “Патриот” җыелу үзәгендә тормыш-көнкүреш өчен барлык шартлар тудырылган, өч мәртәбә тукландыру оештырыла. Хәрби комиссар Сергей Погодин сөйләгәнчә, коронавируска бәйле рәвештә саклану чаралары күрелгән. Солдатка китәчәк ирләр һәм егетләр, шулай ук медицина хезмәткәрләре битлекләр, антисептик әйберләр белән тәэмин ителгән. Бүлмәләргә дезинфекция үткәрелә.

- Егетләрнең күпчелеге Үзәк хәрби округтагы частьләргә озатыла. Татарстан 52 хәрби часть белән шефлык элемтәләрендә тора. Шәһәрләр һәм районнар вәкилләре әлеге частьләргә бара, бәйрәм чаралары үткәрә. Язгы чакырылыштан да 1 мең егет шефлыктагы хәри частьләргә билгеләнәчәк, - диде Сергей Погодин.

Чакырылыштагы хәрби хезмәткә китүчеләргә шәхси гигиена тупланмасы бүләк ителә, банк картасы бирелә. Солдатларның һәм сержантларның банк картасына ай саен 2 мең сум, ә ятимнәргә 3 мең сум пособие күчерелә. Бу картага солдатның туганнары да акча сала ала.

Республикадагы 4 элемтә операторы СИМ-карта бирә, солдатларга туганнары белән сөйләшкәндә түләү ташламалары каралган. 

“Кайнар элемтә” телфоннары:

Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты - 8 (843) 221-60-06;
Казан гарнизоны хәрби прокуратурасы - 8 (843) 264-23-51.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading