Шәһри Казан

Коронавирусны дәвалаучы Динә Семенова: "Ышаныч белән эшлибез"

Динә Семенова – Казандагы Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар  хастаханәсендә эшли. Йогышлы авырулар бүлеген җитәкли, хәзерге вакытта аның командасы коронавирус белән авыручыларны дәвалый. 

Динә кечкенәдән табиб булырга хыялланган. Хәзер  табиблар өчен шундый авыр вакытларда да бу һөнәрне сайлавына үкенми. Коронавирус аркасында хастаханәдә тәүлекләр буе кизү торырга туры килә аңа, гаиләдәгеләр аны һәрчак көтәләр, ерактан Динәгә көч биреп торалар. 

Реклама

– Безнең җитәрлек белемебез, күнекмәләребез бар. Командабыз төрле йогышлы авырулар белән эшләргә әзер. Шуңа да куркып калмадык. Безнең алдыбызга авыруны вакытында ачыклап, коронавируслы кешеләрне дәвалау, савыктыру һәм  исән-сау килеш өйләренә кайтару бурычы куелды. Тыныч кына, ышаныч белән эшлибез, – ди Динә Семенова.

Коронавирус белән авыручыларның хәлен табиблар  канәгатьләнерлек дип бәяли. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: