16+

Коронавирусның корбаннары тагын ике кешегә артты

Табиблар тарафыннан әйтеп киленгән, куелган катгый санитар таләпләргә карамастан, без әле дә ковид белән бәйле вазгыятькә салкын карыйбыз. Алай гына да түгел, кул генә селтибез. Һәм, ни кызганыч, моның нәтиҗәләре дә котылгысыз.

9 октябрьгә булган мәгьлүматларга караганда, тагын ике татарстанлы коронавирустан вафат булган. Республика буенча ковидтан 85 үлү очрагы теркәлгән.

1946 елгы хатын-кыз Чаллыдагы йогышлы авыруларны дәвалаучы хастаханәгә коронавирус белән бәйле ике яклы үпкә ялкынсынуы сәбәпле озатыла. Моннан тыш, хроник авырулары да барлыгы ачыклана. Үлем сәбәбе аутопсия, ягьни махсус тикшерү нәтиҗәсендә расланган.

1945 елгы ир-ат Әлмәт үзәк район хастаханәсенә ике яклы үпкә ялкынсынуы белән китерелгән. Йөрәк-кан тамырлары системасы белән бәйле хроник авыруларының кискенләшүе аркасында, хастаның хәле катлауланган. Вирус үзенчәлекле.

Мәрхүмнәрнең туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading