16+

“Коры” опера гына түгел, яки “Кара пулат” сәхнәгә кире кайта. Озаккамы?

“Кара пулат” моннан 7 ел элек Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев фатыйхасы белән сәхнәгә чыгарылган иде.

“Коры” опера гына түгел, яки “Кара пулат” сәхнәгә кире кайта. Озаккамы?

“Кара пулат” моннан 7 ел элек Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев фатыйхасы белән сәхнәгә чыгарылган иде.

К. Тинчурин театрында кешегә күрсәтергә оялмый торган ике спектакль бар. Аларның берсе — “Карурман”, икенчесе “Кара пулат”. (Шактый спектакльләр караган тамашачы буларак әйтәм).

“Кара пулат” моннан 7 ел элек Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев фатыйхасы белән сәхнәгә чыгарылган иде. Аннан ул югалды. Гәрчә бик зур һәм катлаулы декорацияләр кулланылып, көчле артистлар составы тупланган булса да.

Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов спектакльнең кабат сәхнәгә менмәвен артистлар составының таралуы белән аңлата. Төп рольләрне башкарган Рүзил Гатин чит илдә һәм Мәскәүдә эшләде. Аның элеккеге хатыны Гөлнора Гатина да төрле проектларда катнашуы һәм театрда эшчәнлеге аркасында вакыт таба алмаган. Һәм менә 7 елдан соң операны кабат карап булачак. Дөрес, башка артистлар составында. Нәргизә роленә Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина, ә Турыбатырга Илгиз Мөхетдиновны сайлаганнар. Башка артистлар, шул исәптән Артур Исламов та үз урынында кала.

“Моннан 7 ел элек миңа 20 яшь һәм мин спектакльгә сугышчы булып кына килгән идем.  Рузилгә карап, мин дә шундый рольләр хакында хыялланган вакытларым иде”, - ди Илгиз Мөхетдинов.

“Кара пулат” тарихи вакыйгаларга нигезләнгән әсәр. Аның музыкасын яшь һәм талантлы композитор Эльмир Низамов, ә сүзләрен Ренат Харис иҗат иткән. Асылда Болгарда XIV гасырдагы вакыйгалар, төгәлрәге Аксак Тимер гаскәре тарафыннан яндырылган унике кыз турында риваять ята. Ул унике кыз арасында хан кызы да була. Гаскәр башы аның кем икәнен ачыклый алмый озак интегә. Аңа хан кызының утта янмавы хакында хәбәр итәләр һәм сугышчылар кызларны кара пулатка ябып, яндыра.

... Опера башта Болгарда куелырга тиеш булган, әмма соңрак планнарны үзгәртеп, проектны Тинчурин театрына тапшырганнар. Киләчәктә “Кара пулат”ны бәлки Болгарда да күреп булыр, әмма бу бик зур чыгымнар таләп итә. Болгардагы тамашачыга барып җитмәсә дә, операны Мәскәүнең Кече театры сәхнәсендә күрсәткәннәр. “Тамашачылар безнең мондый әйберне күргәнебез юк иде әле, диделәр. Бу “коры” опера гына түгел. Бу татарның үзенчәлекле әсәре һәм куелышы”, - ди Фәнис әфәнде.

Тамашаны 18 майдан алып, биш көн рәттән карарга мөмкин. Фәнис Мөсәгыйтов тамашаны киләсе сезонда да күреп булачак, дип вәгъдә итте.

Фото: Тинчурин театры сайтыннан алынды

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading