16+

Ковидтан вакцина ясаткач кул нигә авырта?

Коронавируска каршы вакцина ясатканнан соң күпләр куллары авыртуга зарлана. Бу уңайдан табиб аңлатма бирде.

Коронавируска каршы вакцина ясатканнан соң күпләр куллары авыртуга зарлана. Бу уңайдан табиб аңлатма бирде.

Коронавируска каршы вакцина ясаткач, күпләр куллары, беләкләре авыртуга зарлана. Бу тән тиресенең һәм мускулларның препаратка реакциясе, дип аңлата табиб-терапевт Виктор Лишин.

“Кешегә вакцина компонентны кертелә. Ул аденовирус һәм коронавиурс өлешләре кушылып ясалган. Инъекция урынында концентрация зур күләмдә була. Ул тән буйлап таралсын өчен күпмедер вакыт таләп ителә”, - ди табиб.

Моннан тыш, прививка ясаганда шәфкать туташы нерв очларына ялгыш тиеп китәргә мөмкин.

“Әгәр дә барысын да дөрес эшләсәң, бер ни дә булмый. Кул техник хилафлык нәтиҗәсендә генә авыртырга мөмкин”, - дип яза “РИА Новости” Виктор Лишинга сылтама белән.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading