16+

Кояш яктысы кыйммәткәрәк төшә

Эссе климатлы илләрдә су җылытуда, электр утлары җитештерүдә кояш энергиясе файдаланыла. 

Кояш яктысы кыйммәткәрәк төшә

Эссе климатлы илләрдә су җылытуда, электр утлары җитештерүдә кояш энергиясе файдаланыла. 

– Безнең зонада кояш энергиясе бик кыйммәткә төшә, отышлы түгел. Шулай да Казанда кояш батареяларыннан эшли торган светофорлар бар инде, – дип җавап кайтарды «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Рөстәм Абдулхаков, кызыксынып биргән соравыма.

Без үзебезнең табигый энергия чыганаклары белән дә мактана алабыз. 

– Казанда тарифлар Башкортстан, Самара, Мари Эл һәм Чувашиядәгедән арзанрак та әле, – диде башкала мэры Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Ләкин «Казэнерго» җитәкчесе Рөстәм Абдулхаков әйткәнчә, 2019 елның 1 гыйнварыннан җылылык энергиясе өчен түләү 1,7 процентка артачак.

– Быел 17,1 километр торба алмаштырылды, дүрт котельный төзекләндерелде. Ягулык чыгымнарын һәм җылылык энергиясенең үзкыйммәтен киметү максатында, котельныйларны автоматлаштыру һәм диспетчерлаштыру үткәрелә. Диспетчерлык пунктына 58 котельныйдан һәм үзәк җылылык пунктыннан онлайн режимында хәбәр килеп тора, – дип әйтеп үтте үзенең чыгышында Рөстәм Абдулхаков.

«Казэнерго» карамагындагы 138 котельный күп фатирлы 1970 йортны һәм социаль өлкәгә караган 327 бинаны җылылык белән тәэмин итә.

Акционерлык җәмгыяте Казан урамнарындагы 81,9 мең электр лампочкасына һәм 2628 километр тышкы яктылык челтәренә дә хезмәт күрсәтә. Быел урамнарга тагын 6,5 электр лампочкасы куелган. Аларның күбесе «Салават күпере» микрорайонына, Юдино бистәсеннән Яңа Юдинога илтә торган юлларга урнаштырылган. Декабристлар, Әпсәләмов, Карбышев урамнарындагы скверлар, Фучик урамындагы бульвар, Кабан күле буйлары һәм Горки-Әмәт урман-паркы яктыртылган. Казан территориясенә кергән бистәләрдәге 117 урамга лампочкалар эленгән. 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading