16+

Кояш язга борылгач

Илдус Диндаровка – 70 яшь

Кояш язга борылгач

Илдус Диндаровка – 70 яшь

Язучы, шагыйрь, публицист Диндаров Илдус Гали улы 1949 елның 15 мартында Татарстанның Октябрь (хәзерге Нурлат) районы Биккол авылында педагоглар гаиләсендә туа. Башта туган авылының сигезьеллык, аннары Нурлат шәһәренең 1нче урта мәктәбендә укый. Мәктәптән соң комсомол юлламасы белән Түбән Камадагы Бөтенсоюз химия комбинаты төзелешендә катнаша. 1974 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый һәм Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1966 елдан 1984 елга хәтле Октябрь районының «Дуслык» («Дружба», «Туслах») газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары, мөхәррир вазифаларын башкара; Аксубай районы газетасы «Авыл таңнары»нда («Сельская новь») тәрҗемәче була.

Илдус Диндаров – 1984-1986 елларда Ленинград Югары партия мәктәбендә белем алганнан соң, 1986-1991 елларда Минзәлә районы газетасы мөхәррире, КПССның Октябрь райкомында җаваплы хезмәткәр. 1998-2002 елларда «Шәһри Казан» газетасында эшли. 1991 елдан бүгенгә кадәр «Ватаным Татарстан» газетасының Нурлат-Чирмешән төбәге буенча үз хәбәрчесе. 

Мәктәп елларыннан ук җирле матбугатта, республиканың газета-журналларында мәкаләләр, хикәяләр, шигырьләр бастыра. Яшь язучылар өчен оештырылган иҗади семинарларга чакырыла. Озак еллар матур әдәбиятны даими төстә җентекле өйрәнүе, иҗади эзләнүләре нәтиҗәле җимешләр бирә. 2006 елда «Нурлат йолдызлыгы» дигән коллектив җыентыкта бер төркем шигырьләре урын ала, 2007 елда исә «Гомер фасыллары» исеме белән беренче мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Хәзер ул – «Күңел яктысы» (2009), «Язмышлар балкышы – Бикколым» (2010), «Җәй кайда кышлый?» (2011), «Зиреклем –туган җирем» (2012), «Үз ягымда» (2014), «Чорлар чатында» (2019) исемле шигырь, хикәя җыентыклары һәм тарихи-документаль китаплар авторы. Болардан тыш, татар һәм рус телләрендә ул әзерләп бастырган 2 томлы «Нурлат җиренең күренекле кешеләре» («Знатные люди земли Нурлатской») дигән энциклопедия китабы район тормышында вакыйга буларак кабул ителә. Юмор һәм сатира жанрында да иҗат итә, ул – «Чаян» журналының даими авторы.

Кайбер лирик шигырьләре республика композиторлары тарафыннан көйгә салынган. Аның прозасының һәм шигъриятенең төп темасы туган җиргә, туган төбәккә мәхәббәт, халкыбыз язмышы, татар теленең киләчәге өчен тирәнтен борчылудан гыйбарәт. 

2009 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә. 2012 елда Татарстан Журналистлары берлегенең «Бәллүр каләм» бүләгенә лаек була. Нурлат шәһәренең мактаулы гражданины (2016). 
Илдус Диндаров – 2009 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X