16+

Күпбалалы әтиләр: «Акчага кызыгып кына бәби алып кайтмыйбыз!»

Россия Иҗтимагый палатасы гаиләдә өченче бала туган очракта «Ата капиталы» субсидиясен кертергә тәкъдим итте. Әлеге тәкъдим илдә балалар туу санын арттырырга тиеш, ди җитәкчеләр. Соңгы ун ел эчендә Россиядә халык саны беренче тапкыр кими башлаган.

Күпбалалы әтиләр: «Акчага кызыгып кына бәби алып кайтмыйбыз!»

Россия Иҗтимагый палатасы гаиләдә өченче бала туган очракта «Ата капиталы» субсидиясен кертергә тәкъдим итте. Әлеге тәкъдим илдә балалар туу санын арттырырга тиеш, ди җитәкчеләр. Соңгы ун ел эчендә Россиядә халык саны беренче тапкыр кими башлаган.

«Ата капиталы»на дәгъва кылган гаиләдә ир белән хатынның никахы рәсми рәвештә теркәлгән булырга, балалар бер ата-анадан туарга һәм тәрбияләнергә тиеш. «Ата капиталы» ана капиталы буенча түләүләрне алыштырмый. Аның суммасы ана капиталы түләүләре кебек булачак. Ул гаиләгә өстәмә керем кебек каралачак. 2017 елдан ана капиталы – 453 мең сумны тәшкил итә.

Проект авторы, Россия Иҗтимагый палатасының гаилә, аналар һәм балаларга ярдәм итү комиссиясе рәисе урынбасары, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Сергей Рыбальченко әйтүенчә, «бу финанс ярдәме генә түгел, ә ата кешенең үз өстенә җаваплылык алырга ярдәм итүче проект та». Аның сүзләренчә, өченче баланы хатын-кыздан нәкъ менә ир-ат сорап ала икән.
Яңа субсидияне инде Ерак Көнчыгыш, Калининград өлкәсе, Севастополь һәм Кырымда кертергә җыеналар. Икенче этапта проектка Үзәк һәм Төньяк-Көнбатыш федераль округлары кушылырга тиеш.

Субсидияне гамәлгә кертү өчен ил бюджетынан биш ел дәвамында триллионнан артык акча бүлеп бирергә тиеш булачаклар.

Булат Бәйрәмов (алып баручы, өч бала атасы)
Бу бик яхшы яңалык. Булсын ул! Ләкин аның белән генә Россиядәге демографик хәлне яхшыртып булыр дип уйламыйм. Бик күп танышларым баланы садикка урнаштырып булмый дип зарлана. Яхшы мәктәпләр дә җитеп бетми әле. Баланы өч яшькә кадәр балалар бакчасына алмыйлар, ә баланы карау буенча пособие 1,5 яшькә кадәр генә түләнә. Бу мәгънәсезлек, минемчә. Калган 1,5 елын ана акчасыз ни эшләргә тиеш соң ул? Ул пособиясен дә әйтер идем инде... Икенче балага ана капиталын алдык, өченчесенә биш елдан җир бирәбез, диделәр. Аның җире дә тәгәрмәчсез, двигательсез машина бүләк иткән кебек була инде. Машина бүләк итәм, көпчәк белән двигателен үзең сатып алырсың, дигән кебек була ул. Ул җиргә ут та, су да кертелмәгән, юлы юк.  Дәүләтнең гаиләләргә карашы үзгәрмичә, бәби алып кайтмый халык.     

Альберт Каюмов (шофер, өч бала атасы)
“Ата капиталы”н кертү генә илдәге демографик хәлне арттырмаячак. 400 меңлек акча балага кирәк-ярак алу өчен генә китеп бетә ул. Хәзер бала үстерү, аны аякка бастыру авыр. Яшьләргә яшәр урыны юк – шуңа ипотека колына әйләнәләр, кредитка баталар. Иртәгеге көнгә ышаныч булса, дәүләт үзе азрак аякка басса, кешенең матди хәле яхшырса үзеннән-үзе арта ул туучы балалар саны. Теләге булган кеше аңа да карап тормый инде, алып кайта. Минемчә, Татарстанда, Чечняда тормыш шартлары яхшы әле. Беренче бала тапкан очракта да республика ярдәм итеп тора. Башка төбәкләрдә өч бала түгел, берсен үстерергә дә мөмкинлекләре юк әле. Ана капиталын ипотекабызның бер өлешен каплау өчен тоттык.

Динар Хәмидуллин (редактор урынбасары, өч бала атасы)
Без “Ата капиталын” алырга аз гына ашыкканбыз. Төпчек кызыбызга яшь ярым инде. Ишле гаилә булгач көндә бәйрәм бездә хәзер. Эштән кайткач та өйдә диван өстенә салынырга мөмкинлек юк, балалар шөгыль табып кына тора. Акча биргәннәре өчен генә бала табучы кешеләрне аңламыйм. Акча бүген керә, иртәгә чыгып китә ул. Ә баланы аякка бастырырга кирәк. Акча өчен генә дип йөри башласаң бернәрсәсез дә калырга мөмкинсең. Өченче бала өчен җир кишәрлеге алу өчен чиратка бастык. Өч елсыз булмый әле диделәр. “Ана капиталын” да тотмый торабыз әле. Җир алгач, ул акчалар бәлки өйнең фундаментын салырга җитәр. “Ата капиталы” булса диварларын да күтәрер идек, аз гына ашыктык шул.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading