16+

Күпкә түзгән, азга түзик – өйдә генә утырыйк!

Коронавирус республиканың районнарына көннән-көн ныграк үтеп керә. Әле гыйнвар-февраль айларында әллә кая, Кытайда ниндидер авыру барлыкка килгән икән дип сөйләнеп йөргән әби-бабайлар хәзер өйләреннән дә чыга алмый.

Күпкә түзгән, азга түзик – өйдә генә утырыйк!

Коронавирус республиканың районнарына көннән-көн ныграк үтеп керә. Әле гыйнвар-февраль айларында әллә кая, Кытайда ниндидер авыру барлыкка килгән икән дип сөйләнеп йөргән әби-бабайлар хәзер өйләреннән дә чыга алмый.




Районнар буенча карасак, коронавируслылар Питрәч, Лаеш, Биектау, Теләче, Балтач кебек җирлекләрдә шактый. Кайберләрендә, мисал өчен Лаешта, андыйлар саны инде 30дан артты.


Мәскәүдән — Чүпрәлегә
Материал әзерләнгәндә, Чүпрәле районында  коронавирус йоктырган 18 кеше исәпләнә иде. Казан тирәсендәге районнарда андыйлар саны күп булу, бер яктан аңлашыла кебек. Башкала якын булгач, аннан алып кайтканнардыр, дияр идең. Ә Чүпрәле бит мәркәзебездән шактый ерак урнашкан. Баксаң, районга авыруны Мәскәү, Санкт-Петербургтан һәм башка төбәкләрдән алып кайтканнар икән.


Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов сүзләренчә, районда башка төбәкләрдән кайткан 150 кеше үзизоляция режимын үти. Шулай ук алар белән элемтәдә булган, аралашкан 365 кеше дә карантин режимында.
- Бездә Мәскәүгә йөреп эшләүчеләр күп. Алар инде аннан ук авырып кайта. Өйләрендә берничә көн ятканнан соң, тән температуралары күтәрелә башлый, - ди Айрат әфәнде.


Районда үзизоляциядә булганнарга ярдәм күрсәтүче 135 волонтер эшли. Алар азык-төлек, дарулар һәм башка төрле кирәк-ярак алып килүдә ярдәм күрсәтә. Алар барысы да саклану чаралары белән тәэмин ителгән, дип белдерде Айрат Җәләлов.


Кукмарада ни хәлләр?
Кукмарада карантинда 427 кеше булган. Шуларның 208 кешене күзәтү туктатылган, авыручылар саны, 28 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, 9га җитте.


Районның Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина сүзләренчә, авыручыларның барысы да башка төбәкләрдән кайтучылар. Күбесенчә – Мәскәүдән.


- Авыручылар, чит төбәкләрдән кайтучылар үзчикләүләрне, барлык кагыйдәләрне үтәү-үтәмәү буенча көнгә ике тапкыр тикшерүләр уздырабыз. Хакимият татарфыннан рөхсәт ителгән оешмалар гына эшли. Хокук бозу очракларын булдырмау өчен, алты мобиль төркем көн дәвамында сәүдә үзәкләрендә, шәһәр һәм авыл урамнарында рейдлар үткәрә, халыкка тиешле мәгълүмат җиткерә, - диде Айгөл Әхмәтшина.


Районда авыручы өч кеше Казанда, калганнары Кукмарада дәвалана. Аларга җирле табиблар ярдәм күрсәтә, белгечләргә биредә кытлык юк.
Моннан тыш, районда халык күп була торган һәм башка төрле җәмәгать урамнарында дезинфекция үткәрелә. Күпфатирлы йорт подъездлары да бу эштән читтә калмый.


– Пандемиянең башлангыч чорында халык мәгълүмати яктан кытлык кичерде. Билгесезлек тә кеше өчен авыр. Бу юнәлештә җитәкчеләребез актив эш алып бара, халык белән аралаша, туры эфирларга чыгалар. Кешеләр арасында уйдырмалар таралмасын, барлыкка килмәсен өчен, беренчел чыганаклардан мәгълүмат җиткерәбез, бер фактны да яшермибез, - ди урынбасар.


Мәгълүматтан тыш, район башлыгы инициативасы белән, матди кыенлыклар кичерүчеләргә, күп балалы гаиләләргә, мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары таратылган.


Әлки – “чиста”, чөнки чистарта
Әлки районында әлегә коронавирусның бер очрагы да теркәлмәде. Бу республикада “чиста” районнарның берсе.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ленар Аглиуллин сүзләренчә, районда бар да катгый рәвештә үзизоляция режимын үти.


- Шулай ук районда, шул исәптән, авылларда да, дезинфекция чаралары үткәрелә. Халыкка һәрдаим мәгълүмат биреп, микрофоннар аша кисәтеп, өйдә утыруларын сорыйбыз, - диде Ленар әфәнде.


Дезинфекция үткәрү арзан эш түгел, аны су белән генә ясап булмый бит. Өстәвенә, бөтен район территориясендә. Моны алар район бюджеты хисабына башкаралар икән. Ә чит төбәкләрдән кайткан райондашларын исә табиблар контрольдә тота.


Спасны Интернет коткара
Спас та, Әлки кебек үк, коронавируслылар булмаучылар исемлегендә. Гәрчә, бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән, Мәскәүдән генә түгел, Әстерхан, Томск, Хабаровск, Мурманск кебек шәһәрләрлән кайтучылар да бар икән.


- Көн саен халыкка мәгълүмат җиткереп торабыз. Моның өчен район халкы еш куллана торган социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәләрне, район газетасын, мессенджерларны файдаланабыз. Район башлыгы да гражданнарга еш кына видеомөрәҗәгатьләр ясый, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов.


Аның сүзләренчә, башка төбәкләрдән кайткан райондашларын да көн саен җирле табиблар контролендә, алар һәм ул кешеләрнең туганнары белән һәрдаим элемтәдә тора.


Спаста моннан тыш, коронавирус белән көрәш буенча районда оператив штаб төзелгән. Аны район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов җитәкли һәм көн саен видеорежимда штаб әгъзалары белән киңәшмә үткәрелә.


Сөенергә иртәрәк
Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова сүзләренчә, вирусның таралуын туктату өчен урамнарга чыгуны кимендә тагын 10-15 көн тыеп тору кирәк. Ник дигәндә, авыруның өченче инкубацион өлеше әле узылмаган. Белгеч фаразлавынча, үзизоляөия режимы 12 майлардан соң бетерелергә мөмкин. Әмма моның өчен май бәйрәмнәрендә мәңге шашлык ашамаган төсле су буйларына, гомер буе һава суламаган кешеләр кебек паркларга сибелмәскә иде.


Лилия ЛОКМАНОВА.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading