16+

Кранчы егет ничек маникюрчы булган?

«Уеннан чыккан уймак булды инде ул. Кызык өчен генә хатыным белән ир кешенең ничек тырнак ясавы турында кызыклы видеолар төшерә башладык. Ул вакытта үземне тырнак ясаучы булып китәрмен дип хәтта уйламаган да идем...»

Кранчы егет ничек маникюрчы булган?

«Уеннан чыккан уймак булды инде ул. Кызык өчен генә хатыным белән ир кешенең ничек тырнак ясавы турында кызыклы видеолар төшерә башладык. Ул вакытта үземне тырнак ясаучы булып китәрмен дип хәтта уйламаган да идем...»

Ә нә шулай искә ала хәзер ул чакларны бер ел элек маникюрчы булып эшли башлаган 25 яшьлек татар егете Рамил Вәлиулллин.

– Рамил, шулай да ничек тырнак ясау остасы булып киттең?
– Аның тарихын әллә каян эзлисе юк, чөнки тормыш иптәшем Әлфинә үзе дә маникюрчы. Ул инде күптәннән хатын-кызларга тырнаклар ясый. Шуңа да мин аңа кирәк вакытта гел булышып тора идем: эшенә кирәкле материалларны да бергә алдык, клиентларны да икәү җыя идек.
Әлеге сферага кереп киткәнче, мин бөтенләй тыгыз режимлы башка өлкәдә – төзелештә кранчы булып эшләдем. Аннары башка объектка күчеп эшли башлагач, буш вакытларым күбәйде. Берсендә шулай кызыксынып кына үземә маникюр ясап карадым. Шуннан хатыным да үзенең ике бармагындагы тырнагын ясап-буяп бирүемне сорады. Әйбәт килеп чыкты! Үземә дә ошап китте, икенче юлы аның биш тырнагын матурладым һәм әкрен генә ике кулына да маникюр ясап бирдем. Эшләгәндә тормыш иптәшем гел өйрәтеп, хаталарымны төзәтеп, киңәшләрен биреп торды. Тырыша торгач, үҗәтлек белән барыбер башкарып чыктым! Ә соңрак, башка мастерда укып, квалификациямне күтәрдем.

– Ике эшне берьюлы алып барырга ничек җитешәсең?
– Алдан язылып куелган кешеләргә маникюрны төп хезмәтемнән соң, ялларда ясыйм. Эштән соң бер кеше алсам, ял көннәрендә өч кешегә тырнак ясап бирәм. Бер кешегә маникюр ясау 2,5-3 сәгать тирәсе вакытны ала.

–Клиентларны ничек табасың?
– Миңа килүчеләрнең күбесе үзебезнең танышлар-туганнар аша табылды. Бер-берсеннән ишетеп, күреп киләләр. Аннан инстаграмда үземнең битемне ачтым. Анда ясалган эшләремне күрсәтеп барырга тырышам.

– Киләчәктә дә бу өлкәдә эшләрмен дип уйлыйсыңмы?
– Андый планнарым бар. Алга таба да, укып, квалификациямне күтәрәсем, тырнак үстерергә һәм үзем белмәгән төрле дизайн белән тырнак­ларга рәсем төшерергә өйрәнәсем килә.

– Бу эшне әти-әниең, дусларың ничек кабул итте?
– Тәнкыйтьләүчеләр хәзер дә бар. Көн саен диярлек социаль челтәрләрдән: «Сез бит ир кеше. Кая кысыласыз?», «Ничек шулай?» кебек сораулар язалар. Әмма аларның фикерләре мине кызыксындырмый. Эшне хатынныкына яки ирнекенә бүлеп каруны аңламыйм. Гаиләмә өстәмә керем эшләүнең бернинди начарлыгын да күрмим. Акча күктән яумый бит! Иң мөһиме: мине якын кешеләрем аңлый һәм кирәк вакытта ярдәм итә.

Илүзә Шәрипова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading